Казанда яшәүче Еркен Сарсенбаев Русия баш прокуратурына һәм Тикшерү комитеты җитәкчесенә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин өстеннән шикаять язган. Ул мөфтинең Франциядәге террорлык гамәлләреннән соң әйткән сүзләрен экстремистлыкка тикшерүне сорый.
Элегрәк мөфти Daily Storm журналисты белән әңгәмәсендә Европада исламга каршы фикерләр яңгыравын тәнкыйтьләп, Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыллаучыларны “әхлакый имгәкләр”, “кабахәтләр” дип сыйфатлаган иде.
Сарсенбаев шикаятендә мөфтинең Франциядә исламистлар тарафыннан кеше үтерүләрне хөкем итеп чыкмавына игътибарны юнәлтә. Бу Сәмигуллинның ислам радикализмына уңай каравы турында сөйләми микән дип сорый шикаять авторы.
16 октябрьдә Русиядән чыккан чечен кешесе Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар күрсәткән укытучыны үтергәннән соң, җавап итеп, бу карикатуралар зур итеп бина диварларында күрсәтелде, ә Франция президенты Эммануэль Макрон алга таба да шундый карикатуралар чыгару дәвам итәчәк диде.
Чечня мөфтие Франция президентын “дөнья мөселманнары дошманы”, “дөньяда беренче номерлы террорчы” дип атады. Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров Макрон мөселманнарны җинаятьләр кылуга котырта дип санавын әйтте.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да социаль челтәрләрдә бу вакыйгалар бөтен дөнья мөселманнарының дини хисләренә тиде дип язып чыкты.