Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 — гаделлек өчен көрәш елы


Азатлык 2020 елга йомгак ясый. Ел дәвамында без төрле хәлләр, вакыйгалар турында яздык, әмма берничәсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бүген без шул шәхесләрнең тарихларын бергә искә алабыз.

2020 ел коронавирус пандемиясе белән истә калачак һәм ул һәр кешенең диярлек тормышына кагылды, яшәеш тамырдан үзгәрде. Пандемия вакытында һәрберебез өчен беренче урында сәламәтлек булды. Быел без кеше гомере кыл өстендә булганда медицина хезмәткәрләренең никадәр кырыс шартларда чиргә каршы көрәшкәнен күрдек.

Әмма аерым шәхесләргә коронавирустан тыш башка сынаулар да узарга туры килде, арабызда кеше хокуклары, азатлык, гаделлек өчен көрәшүчеләр бар. Кемдер сынауны җиңеп чыга алды, кемдер көрәшен дәвам итә. Азатлык ел дәвамында күзәтеп барган шундый шәхесләрне, аларның көрәш тарихларын искә алырга тәкъдим итә.

"2020 ел караңгы төш кебек"

Быел Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов өчен уңышсыз ел булды. Ул тугыз елга кырыс тәртипле колониягә утыртылды. Дилмөхәммәтов сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде. Ул әлеге вакытта Самардагы тикшерү изоляторында этап белән алып китүне көтә. Әлегә ни адвокаты, ни туганнары Айрат Дилмөхәммәтовның хөкемне кайда үтәячәген белми.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова 2020 ел — баламны төрмәгә утырткан ел дип сөйләде. Ул аның белән күрешә алмасмын дип курка.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

— Караңгы төш кебек. Балам әрәм булды. Ярты гомерен төрмәдә уздыра ул. Һаман да тикшерүчеләр килә, акча күчергән кешеләргә дә бәйләнәләр, алардан сорау алалар. Мине дә, 80 яшьлек карчыкны, сорауларга йөртәләр. Мин инде үземне дә карарлык хәлдә түгел. Картлык көнемдә шундый бәла... Ничек күрешеремен мин улым белән? Мин бит урамга да чыга алмыйм. Сәламәтлекне саклап булырмы? Айрат сау-сәламәт була күрсен. Коточкыч хәл, һаман ышана алмыйм бу хәлләргә. 9 ел бит, 9 ел! Уйлап чыгарылган гаеп, кырыс хөкем! Башын черетер өчен утырттылар аны.

Коронавируска каршы торып була, әмма гаделсезлеккә түзү авыр

Рәнҗимме мин? Баламны төрмәгә утырткан кешеләргә күз яшьләрем төшмәс дип уйлыйлармы? Аллаһ Тәгалә бар... Аңа гына ышанычым калды,—дип фикерләре, хисләре белән уртаклашты Агиләш ханым. — Авыр ел булды. Коронавирус та берни түгел. Аны җиңеп чыгып була. Әмма гаделсезлеккә түзү авыр. Мин гомер буена табиб булып эшләдем. Нинди начарлык эшләдем мин дәүләткә? Улым нинди начарлык эшләде? Фикер, сүз өчен хөкем итүләре — гафу итә алмаслык җинаять. Бармы гаделлек? Юк ул... Әмма мин улымның идеалларына ышанам. Ул азатлык өчен көрәшә.

"Хакимият өметсез итте, халык ярдәме көч бирде"

Татарстанның Апас районында яшәүче Алинә һәм Илназ Әхмәтовлар ел буе кызлары Әмирәнең гомерен саклап калу өчен көрәште. Азатлык аларның тарихларын беренчеләрдән булып сөйләде. Җәмәгатьчелек тә битараф калмады, аларга матди ярдәм, рухи яктан теләктәшлек белдерүчеләр күп булды.

Аларның өч яшьлек кызлары Әмирә сирәк авырудан интегә – бавыры таралмасын өчен балага көн дә "Орфакол" препараты кирәк. Дару кыйммәтле, бер елга җитәрлек дару якынча 16 миллион сум тора. Авыру балага акчалата ярдәмне республиканың бюджеты хисабыннан бирүләрен сорады ата-ана. Дәүләт баш тартты. Эш исә мәхкәмәдә дәвам итте. Алар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын мәхкәмәгә шикаять итте. Җәй шул көрәш мәйданында узды. һәм 10 декабрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларның таләбен канәгатьләндергән карар чыгарды.

Әмирә Әхмәтова
Әмирә Әхмәтова

— Безнең тормыштагы иң зур үзгәреш Әмирәгә диагноз куелган мизгелдә булды. Аның гомерлек авыру булуын, даруның бәясен ишетү аяктан ега торган хәбәр иде. 2020 ел безнең өчен аклы-каралы булды, — дип хисләре белән уртаклаша Алинә. —Балага дару алуда ярдәм сорап язылган хатларыбызга Русия, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыкларыннан, Бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкилләрдән килгән җаваплар, ә алар күбесенчә "отписка"лар, хакимият оешмалары белән аралашырга туры килгән минутлар – елның каралыгы, өметсезлеге, көчсезлеге, минем көн-төн кипмәгән күз яшьләрем.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармацевтика идарәсендә безгә: "Бюджеттан акча бүленеп бирелә алмый. Сезгә гомер буе фондларга ялынып йөрисе булачак" диделәр. Инвалидлык турында да: "Ул сезгә кирәкме соң?" - дигән сорау бирделәр.

Түрәләр бик каты бәгырьле итеп тотты үзләрен. Авыр чакта дәүләтнең безгә арт белән борылып басуы, хакимияттә утыручыларның хәлебезгә керергә омтылмаулары, мөмкинлек булып та булышырга теләмәүләре — шулар өметне өзде, канатларны кисте.

Күз яшьләрем хөкүмәт аркасында булса, һәр шатлыгым сәбәпчесе — гади кешеләр булды

Алар кискән канатларны безгә табиблар, фондлар, үзебез кебек гади халык, артистлар, блогерлар, журналистлар яңадан такты. Күз яшьләрем хөкүмәт аркасында булса, һәр шатлыгым сәбәпчесе — гади кешеләр булды. Дөресен әйткәндә, шулкадәр күп кеше безгә ярдәм итәр диеп уйламаган идем. Әмирәнең гомерен саклап калуда никадәр кеше үз өлешен кертте.

"Жизнь как чудо" фонды даруга акча туплый башлагач, ниндидер могҗиза булды: "Поколение" хәйрия фондыбезнең хакта ишетеп 1 миллион 200 мең сум акча күчерде, шулай ук билгесез бер кеше 600 мең сум акча күчерде. Азатлык безнең хакта сөйләгәч, бу теманы башка журналистлар да күтәреп алды. Кирәкле сумма тиз арада җыелып бетте һәм шуның аркасында гына без 2021 елның гыйнвар азагына кадәр җитәрлек дару ала алдык.

Мәхкәмә безнең яклы булды, моңа өстәп Әмирәнең инвалидлыгын 18 яшенә кадәр озайттылар. Бу безнең эшне барыбер азмы-күпме җиңеләйтте. Ләкин барыбер шатланырга куркам. Бу бит әле юлның башы гына. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу карарны шикаять итәргә, безнең дарулар бюджетка кертелми калырга да мөмкин. Бу елны мин курку хисе белән тәмамлыйм.

"Дөреслек эзләп мәхкәмә юлларын таптадык"

2020 ел "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендәге мәхкәмәләр белән истә калачак. Тоткарланган 10 татарстанлыны 11 елдан 22 елга кадәр колониягә хөкем иттеләр. Алар арасында Илнар Җәлилов – 22 ел, Руслан Габидуллин һәм Азат Гатауллин – 19ар ел, Абдукахор Муминджанов – 17 ел, Сергей Держипильский – 16 ел, Зөлфәт Сабирҗанов, Комиль Матиев һәм Фәрит Крыев – 15әр ел, Рөстәм Сәлахетдинов 14 ел, Илназ Сафиуллин 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Казан бүлекчәсен оештыруда һәм анда катнашуда, террорчылыкны финанслауда һәм пропагандалауда гаепләделәр.

Моннан тыш быел Мәскәүдә Югары мәхкәмәдә шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә "Уфа егермелеге"нең аппеляцияләре булды. Мәхкәмә моңа кадәр чыгарылган барлык карарларны да үз көчендә калдырды.

Руслан Габидуллин
Руслан Габидуллин

19 елга төрмәгә хөкем ителгән Руслан Габидуллинның әнисе Фәридә Габидуллина елын мәхкәмә юлларын таптап тәмамлыйм дип сөйләде Азатлыкка. Хәзер Русланның эше аппеляция мәхкәмәсендә карала. Ул Казанның Киров районы тикшерү изоляторында утыра.

— Күңел тынгылык бирми. Улыма да "елап йокыга китәм, елап уянам", дим. Ул мине тынычландыра: "Әни, борчылма," ди. Аллаһтан сабырлык сорап, Русия кануннары үзгәреп мөселманнарга карата гаделлек урнашсын иде дим.

Ният белән үтерүчеләрне дә 15 елга гына хөкем итәргә мөмкиннәр. Ә безнең балалар кемне үтерде? Шулкадәр гаделсезлек

Дөреслек юк. Бу кеше үтергән, теге кеше үтергән, Росгвардия кешесе кемнедер ничәнчедер каттан атып бәргән дигән хәбәрләрне ишетәбез, андыйларны да ун елдан артыкка хөкем итмиләр, иң күбе алты-җиде ел бирәләр. Ният белән үтерүчеләрне дә 15 елга гына хөкем итәргә мөмкиннәр. Ә безнең балалар кемне үтерде? Шулкадәр гаделсезлек. Шуларны ишетәсең дә йөрәк кая барып бәрелергә белми, — дип сөйли Фәридә ханым. — Мин әле дә эшлим. Эшләми мөмкин түгел, алайса ач калачакмын. Пенсия акчасы җитми. Улыма да, аның гаиләсенә дә ярдәм итәргә кирәк. Айга ике тапкыр улым белән күрешергә рөхсәт ителде. Азык-төлек илтәм. "Әни, бернәрсә дә кирәкми, мин ач түгел" ди ул. Камерада утыручылар бергә бүлешеп ашыйлар. Башкалар да туганнарыннан аңа җиңелрәк булсын өчен хәләл ризыклар сорыйлар дип сөйләде.

Аена 30 киллограм илтергә ярый. Хәзер ит тә тапшырырга рөхсәт итә башладылар. Чикләвек, витаминнар салам. Алар арзан түгел. Коронавирус вакытында азык-төлекне интернет аша җибәреп була башлады. Кыйммәткә төшә. Үзем чәй, ипи белән торсам да ярый, улыма җибәрергә тырышам.

Иң мөһиме — үзләрен җәзаламасыннар гына. Очрашуда кулларын карыйм, болай тәртпитә барысы да.

Бу эш белән утыртылган башка тоткыннарның әниләре белән аралашып торабыз, бер-беребезгә яклау белдерергә тырышабыз. Берәребез төшенкелеккә бирелә башласа, бер-беребезне тынычландырабыз. Бердәм булып яшәргә тырышабыз. Улымны еракка җибәрсәләр, ничек барырмын дип борчылам, Казаннан гайре беркая да чыкканым юк.

Русия кеше хокуклары вәкиле безнең шикаятьләргә бәйле эшче төркем булдырганнар дип әйтәләр. Коронавирус та бу эшкә аяк чалды. Очрашуларга да бара алмыйбыз, очраша да алмыйбыз. Видеоконференциягә дә оеша алмыйбыз. Әмма без туктамыйбыз, язабыз. Гаделлеккә өметләнәбез. Сагышлы, авыр ел булды, әмма яшәргә тиешбез, көрәшергә көч кирәк.

"Кешеләрнең ярдәме яшәргә көч бирә"

2020 елның азагында, декабрь аенда 2019 елда Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның җинаять эше нигезендә мәхкәмә утырышлары башланды. Тикшерү эше бер елдан артык барды, Рамил Читаның тикшерү изоляторында утыра. Бу фаҗига зур шау-шу тудырды. Русия гаскәрләрендә "бабайлык" юк дигәндә Рамил дә, аның әтисе Салимҗан Шәмсетдинов та мыскыллауга түзә алмаганга шундый адымга барылды дип аңлатты һәм гафу үтенде. Бу эш җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Бер өлеше Шәмсетдиновны аклый, бу мәхкәмә "бабайлык" күренешенә нокта куяр дип саный. Башкалары, нинди генә мыскыллау булмасын, кеше үтерергә ярамый, ул Русия кануннары нигезендә хөкем ителергә тиеш дип саный. Аңа гомерлек төрмә яный. Эшне присяжныйлар карый. Рамил Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев белән Руслан Нәгыев яклый. Азатлык һәрбер мәхкәмә утырышыннан хәбәрләр белән таныштырып бара.

Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Читадагы узган мәхкәмәгә Рамил Шәмсетдиновның әтисе Салимҗан да, ике абыйсы да бара алмый. Ерак юл, акчалары юк моңа. Адвокатлар Шәмсетдиновны яклау эшен бушлай башкара, әмма юл, яшәү чыгымнарын Салимҗан Шәмсетдинов каплый дип килешкәннәр. Салимҗан әфәнде кешеләр ярдәме булуы көч өсти дип сөйләде Азатлыкка.

Ярсуыннан, мыскыллауга түзә алмаганга шундый ялгыш адымга барып гомерен чәлпәрәмә китерде

— Авыр, хәвефле ел булды. Әле дә тынычланырлык түгел. Гадел булырмы мәхкәмә? Берни әйтә алмыйм. Могҗизага ышана торган яшьтә түгелмен бит. Һәм тикшерү дә ничек барганын чамалыйм. Җинаять эшендәге шаһитларны төрле җирләргә урнаштыдылар. Сорау алулар да шулкадәр генә булгандыр дип уйлыйм, — дип сөйли Салимҗан әфәнде. — Рамил җинаятьне махсус оештырган дигәнгә басыйм ясыйлар, ә сәбәпләре аларга кызык түгел. Улым бит армиягә үз теләге белән китте. Ул аңа әзерләнде. Кеше үтерәм дип бардымени ул анда? Юк бит. Ярсуыннан, мыскыллауга түзә алмаганга шундый ялгыш адымга барып гомерен чәлпәрәмә китерде. Шуны аңлап карар чыгарлар дип ышанам. Кызганырлар аны дип өметләнәм...

Мин һәр мәхкәмәдән соң адвокатлар белән сөйләшәм. Ничек узганын матбугаттан карап барам. Үзем бара алмыйм. Акча юк. Болай да тегеннән-моннан соранып, кырып-себереп адвокатларга бирәм. Мин бит эшли дә алмыйм, инсульттан соң мине эшкә алучы юк. Очкычка билетлар кыйммәт, аена кайчак 150 мең сум кирәк. Минем өчен бу бик зур сумма. Адвокатлар кайчак үз кесәсеннән дә түли, миңа әйтмиләр. Кешеләр узган ел күбрәк ярдәм итә иде, быел халыкта да керем азайды. Әмма теләктәшлек белдерүчеләр күп, Рамилне, мине аңлаучылар бар. Шалтыратсалар, ярдәм тәкъдим итсәләр, карта номерын әйтәм, шунда салам.

Ни әйтим, күпләр коронавируска бәйләп авыр ел булды диләр, ә минем үз фаҗигам һәм ул пандемиядән дә куркынычрак.

XS
SM
MD
LG