2020 елда нинди китаплар чыкты, кайсы китапны укымый калырга ярамый, нинди авторлар популяр булды? Бу хакта Азатлык китап яратучылар белән сөйләште.
2020 ел Азатлыкта "Минемчә" проекты чыга башлау белән дә истә калачак. Ни гаҗәп, аның идеясы күптән барлыкка килсә дә, гамәлгә куюга нәкъ менә коронавирус зәхмәте этәргеч булды.
2020 елда Азатлык сайтында иң күп укылган язмалар, иң күп каралган видеолар нинди булды? Сайтыбызга һәм социаль челтәрләребезгә еллык нәтиҗә ясыйбыз.
Азатлык сайтындагы тавыш бирүдә Айдар Шәмсетдинов белән Лилиана Сафина җиңсә, социаль челтәрләрдә өстенлек Фәүзия Бәйрәмовага бирелде.
Азатлык 2020 елга йомгак ясауны дәвам итә. Бу ел Татарстан өчен болгавыр булды. Милли хәрәкәткә басым артты, Навальный фонды үз тикшеренүләрен активлаштырды, Миңнеханов яңа мөддәткә сайланды, ашыгыч төстә татарның милли үсеш стратегиясе кабул ителде.
2020 ел Башкортстан өчен вакыйгаларга бик бай булды. Азатлык аларның иң мөһимнәрен искә ала.
Казаннар тәмамланып килүче 2020 елны ничек истә калдыра һәм киләсе елга нинди өметләр баглый? Социолог Чулпан Илдарханова һәм психолог Самат Хәбибуллин белән ел йомгаклары һәм киләсе елга ничек карарга кирәклеге турында сөйләштек.
Азатлык 2020 елга йомгак ясауны дәвам итә. Бүген без бу елдагы мөһим проектларның берсе - "Сугыш балалары" циклына нәтиҗә чыгарабыз, укучыларыбызның кайтавазларын искә төшерәбез, каһарманнарның хисләре белән уртаклашабыз.
Яңа ел кичендә мул табын әзерләү русияләргә күпмегә төшәчәк? Азатлык, Казанның Агросәнәгать паркына барып, бәяләрне өйрәнеп кайтты һәм классик өстәл әзерләү өчен ничә сум акча кирәк булуын белеште.
Киләсе елдан белгечләр нәрсә көтә? Русия Конституциясен үзгәртү нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Азатлык быел кабул ителгән кануннарга күзәтү ясап, киләсе елда безне нәрсә көтәчәген фаразлады.
Азатлык 2020 елга йомгак ясый. Ел дәвамында без төрле хәлләр, вакыйгалар турында яздык, әмма берничәсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бүген без шул шәхесләрнең тарихларын бергә искә алабыз.
"Кырым теләктәшлеге" оешмасы 2020 елга нәтиҗә ясады. Активистлар, адвокатлар, "Кырым балалары" оешмасы координаторлары Азатлыкка тоткарланган, утыртылган кырымтатарлар, әтисез калган балалар, кеше хокуклары торышы турында сөйләде.
дәвам