Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин, Алиев һәм Пашинян Таулы Карабахта сугыш туктату турында килеште


Никол Пашинян
Никол Пашинян

Таулы Карабахта хәрби гамәлләр 10 ноябрь төн уртасында туктатыла.

Русия һәм Азәрбайҗан президентлары һәм Әрмәнстан премьер-министры Таулы Карабахта сугыш гамәлләрен туктату турында уртак белдерү имзаладылар.

Бу хакта беренче итеп Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян хәбәр итте. Ул Фейсбукта үзе һәм халкы өчен дә "бик авыр" белдерү имзалаганын хәбәр итте. Ул бу карарны фронттагы вазгыятьне анализлау нигезендә карар кабул иткәнен белдерде. "Бу җиңү дә, җиңелү дә түгел", - дип яза Пашинян.

Белдерүгә кул куйганын Русия президенты Владимир Путин да раслады. Аның сүзләренчә, Русия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Таулы Карабахта Русиянең солых көчләрен урнаштыру турында килешкән, бу килешү низагны "гадел нигездә һәм Азәрбайҗан вә Әрмәнстан халыклары мәнфәгатьләрендә" хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Белдерүнең тексты Русиянең "Спутник" мәгълүмат агентлыгының әрмән хезмәте тарафыннан таратылды. Анда әйтелгәнчә,

  • Таулы Карабахта хәрби гамәлләр 10 ноябрь төн уртасында туктатыла, тарафлар алган позицияләрдә кала.
  • Әрмән ягы Агдам, Кәлбәҗәр һәм Лачы районнарын 2020 елның 20 ноябренә кадәр Азәрбайҗан карамагына кайтара.
  • Таулы Карабахта һәм Лачы коридорында Русиянең 1960 хәрби, 90 бронетранспортер, 380 хәрби машина һәм махсус техника күләмендә солых көчләре урнаштырыла.
  • Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырыла, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.
  • Мәҗбүри күчерелгән затлар һәм качаклар БМО Югары комиссары идарәсе контролендә Таулы Карабах территориясенә кайтарыла.
  • Тарафлар хәрби әсирләр, көчләп тотылган затлар һәм һәлак булучыларның гәүдәләре белән алмаша.

Документта хәзерге вакытта әрмән ягы контролендә булган Таулы Карабах территорияләренең киләчәк язмышы турында берни әйтелми.

Таулы Карабах һәм Азәрбайҗанның күрше районнары 1990нчы еллар башыннан бирле әрмән ягы контролендә кала. Сентябрь азагында Азәрбайҗан бу җирләрне кайтару максатыннан һөҗүм башлады. Азәрбайҗан гаскәрләре Таулы Карабах чикләрен һәм танылмаган республиканың бер өлешен, шул исәптән Шуша каласын үз контроленә алды.

XS
SM
MD
LG