"Яңа Тура" базары сатучылары кешеләрнең аз йөрүеннән зарлана. Долларның рубльгә карата артуы бәяләрнең күтәрелүенә китергән. Сәүдә нокталарын ябучылар да аз түгел. Ельцин, суверенитет чорын сагынып искә алучылар да бар.
Казан янындагы "Яңа Тура" базарына кием-салым алырга килүчеләр кими. Моны сатучылар үзләре әйтә. Алар бәяләрне арттырырга мәҗбүр, ә халыкның кереме кимүгә таба бара. "Яңа Тура" базары 2013 елда ачылды. Хәзер монда 2,5 мең сәүдә ноктасы бар дип исәпләнә. Базарда төп ике павильон эшли. Алар яшел һәм кызылга бүленгән. Беренчесе 90 процентка тулы булса, икенче павильон 40 процентка гына эшли. 200 мең кеше йөрер дип көтелгән базарга иң күбе көненә 50 мең кеше килә. Азатлык базарга йөрүчеләр һәм сәүдә итүчеләр белән аралашты.
"Акчаны кысып тота башладык"
"Яңа Тура" базары – Яшел Үзән районы белән Казан арасында урнашкан. Шуңа да монда якын-тирәдәге авыллардан килүчеләр күп. Шулай да машина парковкасына карасаң, буш урыннарның шактый булуын күрәсең. Казаннан базарга махсус автобус та йөри. Алар тулы булса да, килүчеләрнең азчылыгын тәшкил итә.
Базар эчендә вазгыять үзгәргән. Халык азрак, этеш-төртешләр юк, сатучылар кешеләрне төрле ысуллар белән җәлеп итәргә ашкынып тора. "Кондиционерлы трусиклар", дип кычкыра берсе. "Соңгы пар аяк киеменә 20 процентлы ташлама", дип чакыра икенчесе. Ләкин аңа карап, халык әллә ни тартылмый.
Шул ук вакытта базарда сак хезмәте һәр почмакта кизү тора. Аеруча, яшел павильонда күзәтү көчле. Сәүдәгәрләрнең күбесе Үзәк Азия һәм Көньяк Кавказ халкы вәкилләре. Азәрбайҗаннар шактый. Күбесе телефоннары аша Карабах турында видеоязмалар карый. "Карабах тиздән безнеке булачак", ди бер сәүдәгәр икенчесенә.
Халык та бераз куркуга төшкән. Үземнең журналист булуымны әйтүгә сатучылар битлеген киеп куйды, артык сүз сөйләмәскә тырышты. Сатып алучылар да сүзгә саран. Олы яшьтәге бер әби: "Юк, сөйләмим. Йә фаш итәрсез", дип китеп барды.
Казаннан килгән Луиза ханым үзенә халат, улына кирәк-яраклар җыйган. Базарга сирәк чыгам ди. Ләкин кибетләрдә бәяләрнең артуын әйтә. Шуңа монда арзанрак дип килгән.
— Монда арзанрак дип әйтәләр. Мин үзем кибеттән киенә идем. Бүген базарга чыгарга уйладым. Кибеттә сыйфатлырак, ләкин акча ягыннан кыйммәткә төшә башлады. Керем кимеде. Ике ай эшләмәдек бит. Хәзер азык-төлек тә, киемнәр дә кыйммәтләнде. Базар бик ерак. Автобуста килгәндә үк арып беттем, – ди Луиза, фамилиясен әйтергә теләмичә.
— Нәрсә алырга телим, шуңа бәя артты. Күлмәкләр дисеңме, канцтовармы. Кибеттә мондый ассортимент юк. Монда барысы да бар. Керемем шул ук калды. Пенсиядә мин. Иремнең эше бар әле, Аллага шөкер, – ди Лилия Шәрипова.
Алсу Сафина базарга балалары белән килгән. Ул хәзер акчаны кысып тотарга туры килә ди.
— Безнең хезмәт хакына һәм пенсиягә монда йөрү җайлы. 11 мең пенсия алам. Хезмәт хакы да шуның кадәр, дип сөйли Алсу Сафина. — Кая барасың? Азык-төлеккә бәя артуга чыдар хәлем юк. Әллә нигә бер генә кием алам. Акчаны кысып тота башладык. Ипотека да түлим.
"Эчке киемнәр 40 процентка диярлек артты"
Сәүдәгәрләрнең төп борчуы — рубльнең төшүе. Сатучылар кием-салымны Мәскәү аша Кытайдан долларга сатып ала. Доллар бәясе арткач, бәяләр дә күтәрелгән.
— Без Мәскәүдән сатып алабыз. Ә анда Кытайдан долларга килә, — дип сөйли сәүдәгәр исемен әйтергә теләмичә. — Мин сата торган эчке киемнәр 40 процентка диярлек артты. Бәяләрне күтәрдем, әлбәттә. 200 сумга сата торган трусикны элек 150 сумга бирә идем. Хәзер һәркемгә дә авыр.
— Доллар бик каты күтәрелде, – ди сәүдәгәр Вахит Измайлов. — Менә карагыз, берничә ел элек доллар 28 сумлап тора иде, хәзер 80 сумга җитте. Әнә, җиләк-җимеш кибетенә керегез, бәяләрдә зур аерма күрерсез. Ипине 20 сумга алсак, хәзер 40 сум тора. Ни өчен? Мин гел бу сорауны үземә куям. Без бит Америкада яшәмибез. Монда җир, икмәк бар, ни өчен ипигә бәя арта соң? Кибеттә ипи, он, шикәргә бәя күтәрелүен күрәсең. Авыр. Мин көннән-көн вазгыятьнең начарлануын күрәм. Киресенчә, иртәгә тагын да авыррак булачак. Иң мөһиме — сәламәтлек. Коронавирус барлыкка килгәннән соң халык азайды.
Шуңа да халыкны зур ташламалар белән җәлеп итәргә теләүчеләр аз түгел. Инде 15 ел аяк киемнәрен сатучы азәрбайҗанлы Турҗанибат Салихов сатулаша торгач 4 500 сум тора торган аяк киемен 2800гә бирергә әзер иде.
— Бүген ике пар аяк киеме саттым, — дип сөйләде ул. — Якшәмбе дә сатып алучылар аз. Бәяләр 20 процентка артты бит. Кешеләр хәзер артык әйбер сатып алырга теләми. Бик аз йөриләр.
"Түбәтәй ясый торган чимал 150-200 процентка артты"
Татарстанда җитештерелгән тауарларга да бәя арта. Надир исемле сәүдәгәр Арчада тегелгән түбәтәйләр белән сату итә. Иң очсызы 400 сум тора. Чигелгәннәре — 450 сум. Иң кыйммәтлесе 1 мең сумга җитә. Аның сүзләренчә, түбәтәйгә дә бәя арта, чөнки чимал кыйммәтләнгән.
"Сату 70-90 процентка кимеде. Түбәтәйне никахка сатып алалар. Чикләүләр тукталып торганнан соң сатулар арткан иде. Хәзер бөтенләй төште. Түбәтәйне ясый торган чимал 150-200 процентка артты. Хәтфә, спанбонд кыйммәтләнде. Хәзер инде бик күп сәүдә нокталары ябыла. Без күпме эшли алырбыз — белмим", ди Надир.
Аның сүзләренчә, аренда хакы да кыйммәт. Бер квадрат метры 2 мең сумнан башлана, бу сәүдәгәрләр күтәрә алмый торган бәя дип зарлана Надир.
"Ельцин суверенитет биргән заман түгел инде бу"
Үзизоляция чорында “Яңа тура” базары өч ай ярым эшләмәгән. Сәүдә нокталары июль уртасыннан гына сатуга керешкән. Элек Чистайда эшләгән сәүдәгәрләр гаиләсе Руфия һәм Әсгать Сәлаховлар бер ел элек Турада үз сәүдә ноктасын ачкан. Көзге һәм кышкы киемнәр сата. Бәяләре 3,5 мең сумнан башлап 8 мең сумга кадәр җитә. Шушы бер ел эчендә алар сатуның төшүен, аренданың кыйммәт булуын һәм күп кенә сәүдә нокталарының ябылуын сөйләде.
— Халык азрак йөри, — ди Руфия Сәлахова. — Аренда кыйммәт. Безнең бер квадрат метр 2 мең сумга чыга.
— Аренданы төшермәделәрме? Яки киресенчә арттырдылармы?
— Бер айда 50 процентка, аннары 75 процентка төшереп алдылар.
— Көненә күпме сатыла соң?
— Берни сатылмаган көннәр була.
— Дүшәмбедән җомгага кадәр берни сатылмаска мөмкин, – дип кушыла ире Әсгать Сәлахов. — Шимбә һәм якшәмбе иң күп сатыла торган көн. Ләкин ял көне дә 2-3 әйбер сатабыз. 10га алабыз да 5кә җибәрәбез.
— Бүген күпме саттыгыз?
— Бер әйбер саттык. Әллә нәрсә мактанырлык түгел.
— Ябылучы сәүдәгәрләр бармы?
— Менә бу рәт тулы иде. Яртысы ябылды. Тагын ябылалар әле.
— Халыкның акчасы кимүе сизеләме?
— Халыкның акчасы юк, — ди Руфия, — азык-төлек кыйммәт, ашап-эчеп торырга кирәк. Алла ярдәм бирсен. Балаларга да бик күп кирәк.
Әсгать Сәлахов инде 26 ел сәүдә итә. Ул Ельцин заманын, суверенитет елларын сагынып искә ала.
— Сатуның кызыгы калмады инде. Гади халыкка да, сатучыларга да файда юк. Ельцин ирек биргән заман түгел инде. Ул вакытта яхшы сатыла иде. Хәзер бөтенләй кысалар. Без 1994 елдан бирле бу өлкәдә эшлибез. Ельцин вакытында суверенитет бирелде, сату әйбәт барды, тикшерүләр азайды, бизнес яхшырды, бандитларга да ишек ачылды. Халык акчалы булды. Без күп кризисларны күрдек. 1998 елны да кичтек. Ләкин быелгы кебек кризис белән беренче тапкыр очрашабыз. Пандемиягә кадәр бераз сатыла иде. Хәзер бөтенләй юк.