Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тере Тукай! MyHeritage тарихи шәхесләр сурәтләрен "җанландыра"


MyHeritage

Азатлык 10 танылган татар шәхесенең фотосурәтен җанландырып карады. Нәтиҗәләрне үзегез бәяли аласыз.

ДНК анализлары өчен генеалогик шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнгән MyHeritage хезмәте яңа нейрочелтәр булдырды. Deep Nostalgia дип аталган әлеге челтәр аклы-каралы фотоларны төслегә әйләндерә, аларның сыйфатын яхшырта, һәм, иң мөһиме, фотодагы шәхесләрне җанландыра.

Тарихи фотолардагы шәхесләргә йөз хәрәкәтләре өстәлә, күзләр һәм баш хәрәкәтләнә. Әйтерсең, кеше исән килеш алдыңда тора. Deep Nostalgia нейрочелтәренең максаты – кешеләрнең күптәннән үлгән туганнары, ата-бабаларына яңача карый алуы.

Андый "җанландыру" эше өчен нибары фотосурәт кенә кирәк. Нейрочелтәр рәсемнәр белән дә эшли белә, ләкин аларның анимация сыйфаты төрлечә чыга. Гомумән, фотосурәтнең сыйфатыннан да күп нәрсә тора, яхшы сыйфатлы фотоларда анимация дә "тере" килеш күренә.

Интернет танылган тарихи шәхесләрнең җанлы фотосурәтләре белән инде тулы. Кайберәүләр, моның белән чикләнмичә, таралган мемнарны да җанландырып өлгергән. Кемдер яңа мөмкинлекләр белән сокланып, моны Һарри Поттердагы могҗиза белән чагыштыра (әлеге китапларда фотосурәтләрдә кешеләр хәрәкәтләнгән), кемдер моны "куркыныч" дип атый.

Азатлык 10 татар шәхесенең җанлы фотосурәтен тәкъдим итә. Кайбер очракта, фотосурәт сыйфаты начар булу сәбәпле анимацияләр бик сыйфатлы чыкмаса да, әлеге җанлы сурәтләр чыннан да тарихи видеотасма кебек күренә.

1. Габдулла Тукай

Error rendering VK.

2. Мөхлисә Бубый

Error rendering VK.

3. Гаяз Исхакый

Error rendering VK.

4. Дәрдемәнд

Error rendering VK.

5. Сара Садыйкова

Error rendering VK.

6. Батырша

Error rendering VK.

7. Фатыйх Әмирхан

Error rendering VK.

8. Муса Җәлил

Error rendering VK.

9. Галиәсгар Камал

Error rendering VK.

10. Ризаэтдин Фәхретдин

Error rendering VK.

* * *

Бу хезмәтне куллану өчен MyHeritage сайтында теркәлү кирәк. Сайт 5 фотосурәтне бушлай эшкәртергә мөмкинлек бирә. Шуннан соң түләүле язылу сатып алырга тәкъдим ителә. Язма әзерләнү вакытына ул аена $8,29 тора иде.

Хезмәт җитәкчелеге сүзләренчә, алар фотосурәтләргә тавышлар өстәүдән максатчан баш тарткан. "Deep Nostalgia функциясе сагыш хисе аркасында барлыкка килде, ул яраткан туганнарыгызны җанландырырга мөмкинлек бирә", диелә хезмәт сайтында.

Сайтка йөкләнгән барлык фотосурәтләр бары тик шәхси базада гына саклана, дип ышандыра хезмәт. Шулай итеп, MyHeritage шәхси фотоларның таралуына юл куймаячак дип белдерә.

Ясалма интеллект тарафыннан булдырылган видеолар интернетта "дипфейклар" дип атала. Хезмәт күңел ачу максатыннан ясалса да, белгечләр инде аның куркыныч яклары турында кисәтә. Мәсәлән, чын булып күренгән, ләкин ясалма интеллект тарафыннан җанландырылган видео кешене дискредитацияләү өчен кулланылырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG