Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter һәм башка чит ил социаль челтәрләрен Русиядә нинди язмыш көтә?


Роскомнадзор Русиядә Twitter эшен "акрынайта" башлады. Социаль челтәргә томалау белән яныйлар. Азатлык әлеге вазгыятьне өйрәнде.

Twitter-га ни булды?

Узып баручы атнада Роскомнадзор 10 марттан социаль челтәргә керү тизлеген акрынайта башлавын игълан итте. Бу "Русия ватандашларын канунсыз контенттан саклау өчен" эшләнә, диелә. Янәсе, Twitter дәүләтнең "хокукый булмаган" контентны бетерү турында таләпләрен үтәми: имеш, социаль челтәрдә үз-үзенә кул салуга чакырулар, экстремистик материаллар, балалар порнографиясе, наркотик матдәләр куллану турында мәгълүмат һәм башкалар бетерелми.

Роскомнадзор белдергәнчә, Twitter андый контентны бетерү таләбен инде озак вакыт, 2017 елдан бирле үтәми килә. Оешма социаль челтәргә инде рәсми хат та җибәргән, анда язылганча, Twitter-га Русиядә томалау да яный.

Twitter чыннан да мондый контентны бетермиме?

Социаль челтәр дәүләт кануннарын үтәргә тырыша, ләкин ул Роскомнадзор теләгән барлык материалларны бетерми. Twitter даими рәвештә Transparency Report дип аталган хисап чыгара, анда ул дәүләт оешмаларыннан килгән таләпләрне һәм аларга җавапларны чагылдыра.

Соңгы хисапка күрә, 2020 елның беренче яртысында Русия дәүләт оешмалары төрле контентны бетерү турында таләп белән Twitter-га 8949 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Twitter шул таләпләрнең 20 процентын үтәгән, 1437 твит русияләр өчен яшерелгән булган.

Роскомнадзор үзе белдергәнчә, ул 2017 елдан Twitter-га 28 меңгән артык мөрәҗәгать җибәргән, ләкин тыелган мәгълүмат белән 3168 твит әле һаман ачык күренә.

Ә дәүләт сайтларына ни булды?

Роскомнадзор 10 март иртәсендә Twitter эшен "акрынайта" башлаганнан соң, күп кенә дәүләт сайтлары, шул исәптән президент, хөкүмәт, Русия думасы, Роскомнадзор сайтлары эшләми башлады. Бу ике вакыйга арасында бәйләнеш дәлиле юк, хөкүмәт бу проблемнарны "Ростелеком" җиһазларындагы җитешсезлекләр белән аңлатты. Шулай да, күп кенә интернет кулланучылар бу ике вакыйганы турыдан-туры бәйли.

Хикмәт шунда ки, 2018 елда Роскомнадзор Русиядә Telegram мессенджерын томаларга теләгәндә, ул берничә миллион IP-адресны томалады. Әлеге гамәлләр аркасында йөзләрчә сайт эшендә авырлык туды (шул исәптән, Татарстан сайтларында да, мәсәлән, "Ана теле" порталында). Telegram исә эшен элекечә дәвам итте.

Интернет кулланучылар игътибар иткәнчә, 10 март көнне Роскомнадзор гамәлләре аркасында адресларында t.co хәрефләре булган барлык сайтлар зыян күргән (бу Twitter кулланган доменнарның берсе). Аерым алганда githubusercontent.com (Github), rt.com (RT), reddit.com (Reddit), microsoft.com (Microsoft) сайтларына керү кыенлашты.

Twitter-ны акрынайту нәтиҗә бирәме соң?

Күпмедер күләмдә әйе. Роскомнадзор хисабында әлеге тырышлык уңышлы дип бәяләнде. Янәсе, социаль челтәр эше мобиль элемтәнең 100 процент трафигында, стационар элемтәнең 50 процент очрагында акрынайды. Акрынайту аудио- һәм видеоконтентка, рәсемнәргә кагыла диелә.

Интернетта Twitter-ның ничек эшләгәнен ачыклау өчен махсус хезмәт барлыкка килде. Тизлекне тикшерү өчен сайт Twitter кулланган abs.twimg.com доменыннан рәсемне йөкли, шуннан соң йөкләү тизлеген саный.

Азатлык Казанда берничә компьютердан әлеге хезмәтне кулланып карады. Барлык очракларда да Twitter эшчәнлеге акрынайтылган дигән нәтиҗә чыкты.

Twitter һәм башка социаль челтәрләрне алда ни көтә?

Иң мөһим сорау. Күп кенә белгечләр Twitter-ның Русиядә томалану ихималы зур дип исәпли. Әлеге гамәлне Twitter-ның Русия яклы пропаганда алып барган йөзләрчә аккаунтны томалавы белән бәйләүчеләр дә бар. Twitter үзе әлеге томалау ихтималы уңаеннан "тирән борчылу" белдерде.

Русия хакимиятенең дәгъвалары Twitter-га гына карамый. Соңгы айларда чит илләрнең башка социаль челтәрләренә дә тәнкыйть ешайды, Facebook, Youtube, Instagram кебек хезмәтләргә дә куркыныч яный. Әйтик, февраль азагында гына Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы Екатерина Мизулина Twitter, Facebook һәм Instagram-ны "деструктив материаллар" лидерлары дип атады.

Русия думасы депутаты Антон Горелкин "акрынайту" җәзасы якын арада Facebook социаль челтәренә карата да кулланылырга мөмкин дип белдерде.

Twitter һәм башка социаль челтәрләрнең Русиядәге хәле турында TJ-ның технологияләр бүлеге мөхәррире Дамир Камалетдинов белән сөйләштек.

— Сезнеңчә, хәзерге Twitter-га янау нәрсә белән бәйле? Бу социаль челтәрне Русиядә тулысынча томаларга мөмкиннәрме?

— Twitter Русиядә актив кулланучылары иң аз булган социаль челтәрләрнең берсе буларак, игътибар иң башта аңа юнәлтелде дип уйлыйм. Twitter урынында теләсә нинди башка челтәр дә була ала иде. Twitter бик актив булса да, статистикага караганда, аудиториясе бик кечкенә. Ул хакимиятләр таләпләренә буйсынмаса, хакимият белән элемтә урнаштырмаса, аны LinkedIn кебек тулысынча томалап куярга да мөмкиннәр. Заманында Linkedin да Русия хакимиятләре таләпләрен үтәүдән баш тартты һәм аны томалап куйдылар, һәм хәзер хәтта аны ачуны сораучылар да юк. Мондый хәл мөмкин булса да, Twitter ниндидер килешүгә ирешер дип уйлыйм. Гомумән алганда, Twitter Русиядә тыелган мәгълүматны тыю канунын бозмый. Гадәттә алар таләп ителгәнне кисеп, сөртеп ташлыйлар. Әмма анда ачыктан-ачык әйтелмәгән башка таләпләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, илдә үз вәкиллеген ачу. Узган елның ноябрендә Русия хакимияте ул турыда да сүз кузгаткан иде. Twitter аннан баш тартып барыбер томаланырга да мөмкин. Чөнки хәзер Twitter-ның Русиядә вәкиллеге дә, урысча аралашучы контакты да юк.

— Бу атна Ростелекомның интернет авырлыклары туды, күп кенә дәүләт сайтлары да эшләмәде. Роскомнадзор үзен гаепле санамаса да, бу хәлләр Twitter-ны акрынайтуга бәйле була аламы?

Дамир Камалетдинов
Дамир Камалетдинов

— Монда ниндидер бәйләнеш булу-булмавын әйтә алмыйм. Бу ниндидер очраклы туры килү дә булырга мөмкин. Чөнки Twitter акрынайтылган көндә Европадагы OVH дата үзәгендә булган зур янгын нәтиҗәсендә күп кенә популяр сайтлар начар эшли башлады. Русиянең дә кайбер сайтларының һостлары анда булгандыр, бәлки. Шуның белән дә бәйле була ала. Һәрхәлдә, Роскомнадзор шуның белән аңлатты. Әмма сәбәп Ростелекомда да була ала. Чөнки зыян нәкъ менә аңа туры килде һәм Ростелекомдагы проблемның сәбәбен беркем дә рәсмән аңлатмады. Нидер булды, әмма сәбәпләре ачык түгел. Монда Twitter-ны акрыйнайту белән ниндидер бәйләнеш бар кебек тоела миңа. Күрәсең, Ростелекомның җиһазлары көтелгәнчә эшләмәгән һәм башка ресурсларга, интернет челтәренең башка өлешләренә зыян китергән.

— Берничә ел элек Роскомнадзор Telegram белән сугышты, ул уңышсыз тәмамланды, Telegram Русиядә әле дә эшли. Twitter-га каршы сугыш уңышлы булырмы?

— Twitter, Telegram-нан аермалы буларак, томалауларны әйләнеп узу юлына басмастыр. Аның бер илдә дә болай эшләгәне булмады. Telegram башка илләрдә дә томалауларны әйләнеп узу юлын сайлаган иде. Русиядә томалауга кадәр үк аның томалаулар аша узу механизмнары булдырылган, проксилар көйләнгән иде. Ә Twitter-да ул юк. Техник яктан Моны эшләү проблемнары булмаса да, Русия Twitter Русия хакимияте белән ачыктан-ачык каршылыкка кермәстер. Чөнки, Telegram-нан аермалы буларак, Twitter реклам белән акча эшли. Алар Русиядә керемнәренең бер өлешен югалта ала.

— Киләчәккә нинди фаразлар, Facebook, Youtube-ларга карата да шундый чаралар күрелергә мөмкинме?

— Facebook-ны акрынайту мөмкинлеге бар, Youtube-ны акрынайта алмаслар. Күп кенә белгечләр әйтүенчә, Русиядә хәзер Youtube-ны акрынайту өчен техник мөмкинлекләр юк. Чөнки бу кадәр эшне башкарырлык җиһазлар юк. Трафикны акрынайту өчен бик зур ресурслар кирәк. Twitter-ны акрынайту техник яктан авыр түгел, чөнки андагы контент бик нык кысылган рәсемнәрдән һәм 2 минутка кадәр булган видеодан тора. Youtube-та исә сәгатьләрчә дәвам итүче бетмәс-төкәнмәс видео. Ул бик кысылган булса да, бик күләмле. Хәтта Роскомнадзорның яңа җиһазлары да бу кадәр эшне башкара алмаячак. Әмма Facebook-ны акрынайтырга теләсәләр дә, андагы текстларны акрынайтып булмый, текстлар элеккечә күренәчәк. Тулысынча томаларга уйласалар, монда да Facebook-ның чираты Youtube-тан алдарак булыр. Әмма Facebook төрле илләрнең кануннарын үтәүгә килгәндә, сыгылмалылык күрсәтә. Чөнки Facebook реклам белән акча эшли һәм Русиядә Instagram аша да шактый гына акча казана. Шуңа күрә аларга да ниндидер каршылыкка керү файдалы түгел. Ә Youtube-ны томалау мөмкин түгелдер. Чөнки аны хакимият тә, дәүләт телевидениеләре дә куллана. Аны томалау үз аягыңа ату кебек булыр иде. Чөнки Русиядә Youtube-ның шундый зур контентлы аналогы юк. Ул эшне өр яңа баштан эшләү бик авыр.

* * *

MediaScope мәгълүматына күрә, 2020 ел ахырына Twitter-ның Русиядәге айлык аудиториясе 11,4 млн кеше тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: YouTube – 79,4 млн кеше, Вконтакте – 73,41 млн, Instagram – 60,18 млн кеше.

Левада-центр (Русия хакимияте тарафыннан чит ил агенты дип аталган, оешма үзе моны танымый) мәгълүматына күрә, Twitter-ны русияләрнең 3 проценты гына куллана. Иң популяр социаль челтәр булып илдә Вконтакте кала (43%).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG