Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсе хөкүмәте Искердәге мәчет урнашкан җирнең бәясен 850 тапкыр арттырган


Искер күренеше
Искер күренеше

Төмән өлкәсе Искер тарихи җирлегендәге мәчет урнашкан җир кишәрлегенең кадастр бәясе һәм аренда бәясе күп тапкыр арттырылган.

Төмән өлкәсе хөкүмәте Искер тарихи җирлегендә мөселманнар мәчет торгызу өчен арендага алган җир кишәрлеге бәясен 850 тапкырга күтәргән. Мәчеттән тыш, монда Себер ханлыгы башкаласы Искер хөрмәтенә истәлек билгесе дә куелган. Бу төзелешләр Төмән өлкәсенең "Мирас" Төбәк татар иҗтимагый оешмасы тарафыннан башкарыла.

Азатлыкка "Мирас" оешмасының рәисе Луиза Шәмсетдинова сөйләгәнчә, җирнең кадастр бәясе арттырылганга күрә, аны арендага алу да кыйммәтләнгән. Бу мәгълүматны Луиза Шәмсетдиновага Төмән өлкәсе милек мөнәсәбәтләре департаментында да раслаганнар. Элек мәчет салынган җир кишәрлегенең бәясе 2 400 сум булса, хәзер ул 2 040 150 сумга кадәр күтәрелгән.

Татар оешмасы вәкиле сөйләгәнчә, өлкә җитәкчелеге аларга җир кишәрлеген арендалау килешүен өч елга гына төзи. Һәр өч ел саен оешма яңа шартларда яңа килешү төзергә мәҗбүр.

"Җирне алганда анда янган урман һәм кура җиләге куаклары баскан иде, җирне сөреп, тирән буразналар калдырылган. Без үзебез көрәкләр белән ул урынны тигезләп йөрдек. Әйләнә-тирәсендә ташландык кырлар, янып беткән урманнар иде, юл юк – утсыз, сусыз ялан кыр.

Мәчет торган җир Тубыл районында, федераль әһәмияте булган "Күчем шәһәрчеге – Себер ханлыгының борынгы башкаласы" археологик һәйкәле янында урнашкан. Бу урыннаң тирә-ягында ярлар, 50 метр биеклектәге коры үзәннәр, бер ягы гына Тубыл-Байгар юлына тоташа.

2004 елда без мәчет төзелешенә җир кишәрлеге бирүләрен сорап гариза яздык. Соңрак аны Төмән өлкәсе үсеше максатчан програмнарына кертергә тырышып карадык, тик файдасыз булды. Өч ел буе барган бәхәсләр, комиссияләрдән соң безгә өч һектар җир бирделәр. Шулардан 1,5 һектарын файдаланырга рөхсәт иттеләр, тик мәчет "Кәшәнә-мәчет" ("Часовня-мечеть") дип аталырга тиеш дигән шарт куйдылар. 2007 елда, 15тән артык комиссия узгач, без ниһаять җир кишәрлегенә аренда рәсмиләштерә алдык. Ул вакытта җирнең максатчан кулланылышы "авыл хуҗалыгы сөрү җирләре" дип атала иде, аны үзгәртеп, башка категориягә күчерергә туры килде.

Мәчет капиталь билгеләнеш объекты булуына һәм төзелешкә озак вакыт китүенә карамастан, җирне безгә өч елга гына арендага бирделәр. Һәр 3 ел саен тагын бәхәсләр һәм комиссияләр узып, безгә аренданы озайтырга туры килә.

Ләкин 2010 елда район идарәсе беръяклы рәвештә җирнең билгеләнешен үзгәртте, җир дини максаттан кулланыла торган дип, ягъни зират төзелешенә билгеләнгән дип үзгәртелде. Без җирне "мәчет төзү өчен" дигән категориягә күчерер өчен йөри башладык, анысына тагын өч ел китте.

Аннары безгә арендага биргән җир аша канун бозып юл салдылар, җирне саклап калу өчен тагын өч ел буе мәхкәмәләр юлын таптарга туры килде. Ул мәхкәмәләрдә җиңдек, бөтен комиссияләрне уздык, бик күп вакытыбыз, көчебез, акчаларыбыз китте. Күп теләктәшләр, көрәштәшләр таптык, халыкны җәлеп иттек, инвестор таптык, электр уты уздырдык, үз көчебез белән ике йорт һәм мәчет салдык. Эчке эшләрен генә башкараcы калды" дип сөйләде татар активисты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG