Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге протест чараларында йөзләрчә кеше тоткарланды


Петербурда протестчыларны тоткарлаулар, 21 апрель 2021
Петербурда протестчыларны тоткарлаулар, 21 апрель 2021

21 апрельдә Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да Навальныйны яклап протест чаралары узды. "Овд-Инфо" мәгълүматына күрә, Русия буйлап 1900дән артык кеше, шул исәптән Уфада 170, Казанда 70 кеше тоткарланган.

21 апрельдә Навальныйның Казандагы штабы башта протест чарасының Меңьеллык мәйданында узачагын белдергән иде. Штаб активистлары чара башлануга ике сәгать кала аның шәһәр үзәгендәге Бауман урамында узачагын хәбәр итте. Урам буйлап Казан кирмәненә барырга теләделәр. Чара башлануга 20 минут кала анда журналистлар һәм полиция хезмәткәрләре саны протест белдерүчеләрдән күбрәк иде.

Кичке сәгать сигез тулганда протест белдерүчеләр саны берничә дистәгә җитте, тагын 15 минут дигәндә йөздән артып китте.

Полиция протест белдерүчеләрне тоткарлый башлагач, аларның бер өлеше качып китте һәм Ирек мәйданындагы опера һәм балет театры янында җыела башлады. Бераздан полиция аларга таба юнәлде һәм алар да тирә якка качып таралды.

Протестчыларны тоткарларга килгән полиция
Протестчыларны тоткарларга килгән полиция

Театр янындагы тоткарлаулардан качып котылганнарның бер өлеше Казан кирмәненә таба юнәлде, әмма барып җитәргә 10 минут кала Дзержинский урамында да полиция аларны куып җитте һәм берничә дистә кешене якындагы йортның ишегалдына кысрыклап автозакларга япты һәм полиция бүлегенә алып китте. Анда барлыгы өч автобус китерелгән иде.

Тоткарлаулардан котыла алганнар шәһәр үзәгендәге башка урамнарга таралды. Кирмәнгә бару юлын полиция япкан иде.

Казандагы протест чарасы барлыгы сәгать ярым чамасы дәвам итте.

"ОВД-Инфо" исәпләвенчә, Казандагы протест чараларында 66 кеше тоткарланган. Алар барлыгы биш полиция бүлегенә алып кителгән — "Япеев", "Вишневский", "Промышленный", "Зареченский", "Юдино" бүлекләренә.

Протест чаралары Татарстанның Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә узды. "ОВД-Инфо" Чаллыда 10 кешенең тоткарлануын хәбәр итә.

Уфадагы каршылык чарасында катнашучылар шәһәрнең Ленин мәйданына җыелды. Анда инде көндез үк мәйдан тимер коймалар белән уратылып алынган иде. Полиция машиналары, автобуслар китерелде. Полиция җыелган халыкка канунсыз чарада катнашырга ярамау, җаваплылыкка тартылу турында кисәтү ясап торды. Нива машинасы махсус тавыш көчәйткечтән таралуны таләп итеп йөрде. Сәгать җиделәрдә инде полиция мәйданга килгән халыкны берәмләп тоткарлый башлады.

Уфадагы протест чарасында катнашучылар
Уфадагы протест чарасында катнашучылар

Халык үзара кычкырыша-кычкырыша тормышның авырлыгыннан, аерым алганда бәяләрнең артуы, хезмәт хакының түбән, торак коммуналь хуҗалык бәяләре югары булуыннан зарланды. Шунда ук Русиянең Кырымны басып алуына дәгъва белдерүчеләр дә булды. Алар бу хакта полиция хезмәткәрләренә дә сөйләде.

Шуннан халык Навальный штабы күрсәтмәсе белән оешкан төстә проспект буйлап үзәккә юл алды. Йөреш вакытында аларның колоннасы шактыйга сузылды. Idel.Реалии хәбәрчесе мәгълүматларынча, чарада 1500гә якын кеше катнашкан. Гыйнвар-февраль айларында узган протестлар белән чагыштырганда бу юлы каршылык чарасына күбрәк яшьләр чыккан иде.

Уфадагы йөрештә катнашучылар
Уфадагы йөрештә катнашучылар

Йөрештә катнашучылар "Алексей Навальныйга азатлык!", "Русия ирекле булачак!" дигән шигарләр кычкырды. Алар цирк, яшьләр китапханәсе, Октябрь проспекты аша үзәк базарга таба юл алды. Шул вакытта полиция халыкны битлек булмау һәм эзләүдә булган кешегә охшату сылтавы белән араларыннан берәм-берәм тартып чыгарып тоткарлый барды.

Шуннан халык колоннасы яшьләр китапханәсе янына килде. Күпләр интернет булмауга зарланды. Йөрештә катнашучылар юлны кул чаба-чаба дәвам итте. Юлда чарага кушылучылар тагын артты. Машиналар теләктәшлек белдереп кычкыртып узды.

Полиция хезмәткәрләре шактый күп иде. Алар тоткарланучыларны автобусларга утыртып полиция бүлегенә озата барды. Полиция вәкилләре үзләренең исемнәрен әйтүдән баш тартты һәм аларның жетоннары да юк иде. Алар халык колоннасы каршына чыгып алга үтә торган юлны япты һәм халык тукталып калды. Шуннан халык берничәгә бүленеп юлларын йорт ишегаллары арасыннан дәвам итте. Әмма алда аларны яңадан полиция автобуслары көтеп тора иде. Сәгать кичке тугызларда халык аграр университет янына килеп җитте. Үзәк базарга җиткәндә инде халык аз калган иде.

Гомумән Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, иң күп тоткарланучылар Уфада булды — барлыгы 119 кеше. Аларның 14е балигъ булмаган яшьтәгеләр. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе хәбәр итүенчә, тоткарланучылардан биш кеше 48 сәгатькә сак астында калдырылган. Калганнары полиция бүлегендәге сөйләшүләрдән соң җибәрелгән. Балигъ булмаганнар ата-аналары кулларына тапшырылган.

"ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, Уфаның Октябрь районы алтынчы полиция бүлегендә полиция хезмәткәре телефонын бирүдән баш тарткан кешенең йөзенә суккан.

Уфадагы Навальный штабы волонтеры Ольга Комлеваны 150 мең сум штрафка тарттылар.

"ОВД-Инфо" бар Русия буйлап 1901 кешенең тоткарлануын белдерә. Иң күбе Петербурда — 823 кеше. Тоткарлаулар саны белән Уфа икенче, Казан өченче урында.

  • 31 марттан бирле колониядә ачлык тотучы Алексей Навальный тарафдарлары аны яклау чарасы турында игълан итте. Навальный үзе янына бәйсез табиб кертүне сорый. Элегрәк табиблар сәясәтченең сәламәтлеге бик тиз начарая дип белдергән иде.
  • Русия Баш прокуратурасы һәм тышкы эшләр министрлыгы килештерелмәгән митингларда катнашу ярамаганлыгын кисәтте, киңкүләм чуалышлар турында җинаять маддәсе белән янады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG