Казаннар ялгыз террорчы һөҗүменә дучар булган мәктәп янына төне буе чәчәкләр, йомшак уенчыклар, шәмнәр китерде. 11 май иртәсендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәлак булды, 20ләп кешене яраланды. Һөҗүмче кулга алынды. 12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.