Янгын чыгып авылның яртысы янып беткән Себердәге Каракүл авылы халкына хакимият йортлар салып бирергә ышандырган булса да, әлегә бернинди гамәл кылынмаган. Ярдәмне Төркия белән Татарстаннан гына күргәннәр. Азатлык янгын чыккан авылга барып халыкның бүгенге көндә ничек гомер итүен өйрәнде.
6 май Омски өлкәсенең Большеречье районында урнашкан Каракүл авылында янгын чыгып 25 йорт, корылмалар янып бетте. Омски губернаторы Александр Бурков авылга килеп яңа йортлар төзеп бирергә вәгъдә иткән, бер ай узды, әлегә ярдәм күренми. Авыл халкы кем кайда яшәргә мәҗбүр: кемдер туганнарында сыена, кемдер иске автобусны вакытлы торак иткән.
71 яшьлек Фәмия Мөхәммәдиева бүгенге көндә Каракүлдә ире белән иске автобуста яши. Бернинди шартлар булмаса да ул Аллага шөкер итә.
"Янгыннан соң администрация башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина белән барлык кешеләрне буш булган йортларга, туганнарына урнаштырдык. Ә үзебез турында оныттык. Ничектер йортыбыз бар дигән хис белән йөрдек, ә ул бит юк. Шуннан иремнең абыйсы килеп: "Мин сезгә торак табам, бакчамда иске автобусым бар", диде. Савыт-сабаны кешеләр бирде. Иске иде, әмма барысын да юдым, чистарттым. Кулланырга була. Әлбәттә эчтә кызу, әмма ярый әле бу бар.
Ирем белән икебез дә намаз укыйбыз, ирем имам. Тәһарәт алулары бик җайсыз, калганына түзәрлек", ди Фәмия ханым.
"Суыткычны Омскидан китерделәр. Ул янмый калган бер йортта тора. Әлбәттә уңайсыз, әмма нишлисең, кирәк чакта җәяү барып кирәк-яракны алабыз. Электр әлегә юк. Электриклар килгәч сорадык, алар районга барып янгын булуы турында гариза язарга кирәк диделәр. Бу абсурд инде. Бүген авыл җирлеге башлыгына барып ут кертүне кайгыртуын сорадык, ди Фәмия ханым.
Аның сүзләренчә, Омски хакимияте янгында зыян күргән 11 гаиләнең бишесенә генә ярдәм итәчәге һәм йорт салуга 300 мең сум бирәчәге турында сүз чыккан.
"Җире һәм йорты хосусыйлаштырылган кешеләргә генә ярдәм булачак дигән сүз чыкты. Безнең бу эш ахыргача эшләнмәгән иде. Димәк, безгә ярдәм бирелмәячәктер.
Авылыбыз янып беткәнгәнгә 6 июнь бер ай була, өлкә хакимиятеннән яки башка җитәкчелектән безгә килеп ярдәм турында бер сүз әйткәннәре булмады. Район үзәгенә йөреп документлар тутырабыз, ниндидер акча булырмы-юкмы, һич белмибез. Вакытлыча туганнарына шәһәргә күченеп торган әбиләр көн дә шалтыратып авылга кайтасы килүләрен, сагынуларын сөйлиләр, хакимиятнең кайчан йорт салып бирүе белән кызыксыналар.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өч миллион сум акча җибәргән, рәхмәт яугыры, калган алты гаиләгә шул акчаны бүлеп бирмәкче булалар ахры.
Дәүләт янгыннан соң бары сигез кешегә ун мең сум акча бүлеп бирде, шуның белән шул. Ул акчалар районга документ тутырырга йөргәндә юлга тотылып бетте. Әле 11 гаиләгә дә түгел сигезенә генә бирделәр. Һич аңлый алмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә өлкә хакимияте безне ташлады.
Без гади халыкка, туганнарга, Төркиягә рәхмәтлебез. Безнең авылдан элек Төркиянең Бөгределик авылына китеп урнашкан татарлар күп. Алар даими хәлебезне белешеп тора.
Безнең авылда бер генә урам бар. Кайчандыр Төркиягә баргач, андагы әби-бабайлар: "Авылда әле дә бер генә ураммы?" дип сорадылар. "Кайдан беләсез?" дип кызыксынгач, әби-бабайлары сөйләгәнен әйттеләр. Хәзер инде авылның бер ягында бөтен өйләр диярлек янып бетте. Бүген без янгыннан соң калган хәрабәләрдә яшибез. Төркиядән кадәр акча җибәрәләр, ә хакимияттән берни юк", ди Фәмия ханым күз яшьләрен сертеп.
Фәмия ханым ике кызының да авыл зиратында җирләнгәнен һәм Каракүлдән китәргә теләмәвен әйтә. "Губернатор авылга килгәч, зинһар авылны бетермәгез, саклап калыгыз дип үтендем", дип искә төшерә Фәмия ханым.
Ул пәнҗешәмбе авылга Тикшерү комитеты вәкилләре килүен әйтте.
"Янгында безнең авыл башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинаны гаепле итеп калдырмакчы булалар. Бөтен авыл белән аны яклап хат яздык. Прокуратура вәкилләренә дә канәгатьсезлекне белдердек. Татарлар булгач аларны санга сукмаска да ярыймыни, дип тә әйттем. Милли мәсьәләне дә күтәрергә мәҗбүр булдым. Ләйлә апаны яклап калырга тырышачакбыз", ди Фәимә ханым.
Авылда яшәүче 60 яшьлек Фаия Кинжитаева янгыннан соң авылның үзгәрүен әйтә. "Ниндидер бушлык. Авыл да, үзебез дә йөдәп беттек", ди ул.
Хәзер Каракүлдә су проблемы да барлыкка килгән. Авылда яшәүчеләр эчәр суны кыштан әзерли. Кыш җитү белән якында булган күл боз белән каплана, ирләр аны пычкы, балта ярдәмендә кисеп алып чанага салып сөйрәп өйләренә алып кайта. Бу эш белән ирләр шөгыльләнә. Каракүл бозларын салкын базларга урнаштыралар. Кирәк булганда балта белән ярып кисәкләрне өйгә алып керәләр. Алар эретелгән күл суыннан ризык әзерли, шул суны эчәләр, чәй кайнаталар һәм ул җәйгә кадәр саклана иде. Быел янгын сәбәпле хәл үзгәргән.
"Каракүлдә гомер-гомергә боз суын эчәбез. Ул чиста, тәмле. Соңгы елларны җәйгә дә җыеп куя идек. Ун литрлы 30 савытта һәм дүрт фляга җыеп калган идем, янгында бөтенесе бетте. Бер фляга сакланып калган янган әйберләр арасында", ди Фәмия апа.
Хәзер авылда су белән проблем.
"Менә монда котлован, аннан су ага. Быел корылык булганлыктан ул кипте. Анда бары кечкенә генә гөрләвек калды. Кешеләр аннан су ала. Әгәр яңгырлар булмаса, кибәчәк һәм кешеләр каян су алыр икән, белмим. Бу су котлаваннан килә, ул эчәргә яраклы түгел", ди ул.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!