KazanSummit халыкара икътисад форумы кысаларында ислам финанслары нигезендә төзелгән "Бай" өстәл уенын тәкъдим иттеләр. Уенны Татарстанда эшләгәннәр, аны чыгаруда ирекмәннәр көч куйган. Уен эчтәлеге шулай ук шәригать белгечләре тарафыннан тикшерелгән. Проектның җитәкчесе – финанс киңәшләр бирүче белгеч Камилә Хәйретдинова.
"Уенны эшләгәндә ислам финанслары исәпкә алынды. Ул ислам хокукы стандартларыннан чыгып инвестицияләргә өйрәтә. Инвестиция пакеты сатып алып, яхшы керем алырга мөмкин, шул ук вакытта ул ислам ягыннан рөхсәт ителгән булмавы да ихтимал. Мәсәлән, хәмер җитештерү хиссәләрен алсаң" дип аңлата уенны эшләүчеләрнең берсе Айрат Шәйдуллин.
Ул әлеге уенны мәктәпләрдә дә кулланып булыр иде дип саный. Хәзерге вакытта Русиядә халыкның күпчелеге финанс ягыннан белемнәргә ия түгел, ә мәктәпләрдә финанс белем дәресләре кертелә, бу дәресләрдә әлеге уен белән файдаланып булыр иде ди ул. "Балаларны һәм зурларны финанс грамотага өйрәтүче уен бик кирәк" ди Айрат Шәйдуллин.
Уенның атамасы да төрле мәгънәләрне үз эченә ала, ди автор. Татарчасы бай кеше дигәнне аңлатса, гарәп телендә "бай" сүзе "сату, сәүдә, алыш-биреш" дигән мәгънәгә ия. Бу сүз шул ук вакытта инглиз телендәге "buy" (сатып алу) сүзе белән дә уртак яңгырашлы.
Уенның максаты – күңел тынычлыгы алып, финанс иреккә ирешү. "Бай" уенында күңел тынычлыгы ислам хокукына нигезләнгән алыш-биреш ясап, хәрәм әйберләрдән баш тарту аша ирешелә. Уен вакытында кеше исламда тыелмаган төрдәге активлар сайлап алып, финанс максатлар куярга, ислам нигезендә бизнес алып бару нигезләренә өйрәнергә мөмкинлек ала диелә.
Әлеге уенны интернетта маркетплейсларда сатып алып булачак.
Былтыр Казанда "Акча агымы" (CashFlow) тренинг уены узды. Чараның төп максаты — кешеләрнең финанс белемен арттыру һәм хәйриячелекне торгызу. Уенны финанс белгече Ленар Рахмановның "Lenar Wealth Management" ширкәте оештырды. Бу Казанда узган өченче уен булды. Чараның төп максаты — татар халкын финанс мөнәсәбәтләр белән таныштырып берләштерү иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!