Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге атышта яраланучыларның тугызы авыр хәлдә


Пермь дәүләт университеты һөҗүм көнне
Пермь дәүләт университеты һөҗүм көнне

Җиде кешене дәваланырга Мәскәүгә күчерәләр.

Пермь дәүләт университетына булган кораллы һөҗүмдә яраланган 24 кешенең тугызы авыр хәлдә. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко "Россия-24" телеканалында хәбәр иткәнчә, хәле чагыштырмача авыр булганнар Пермь край хастаханәсендә дәваланачак.

Яраланучыларның җидесен сишәмбе көнне Мәскәүгә дәваланырга күчерәләр. Бу хакта ТАССка Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткән. Ул булган хәлләр уңаеннан Пермь университетына килгән иде.

Дүшәмбе иртәсендә билгесез кеше Пермь дәүләт университетында атыш башлады. Алты кеше һәлак булды, 24 кеше җәрәхәтләнде. Атучы тоткарланганда яраланды һәм шулай ук хастаханәгә җибәрелде. Үтерү турында җинаять эше кузгатылды.

Пермь краенда 21 сентябрь матәм көне дип игълан ителде.

2021 елның май аенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG