Иске әйберләр белән сәүдә итү базарларын төрле җирләрдә төрлечә атыйлар. Кайдадыр – "бет", "бөрчә базарлары" дип, Уфада "барахолка" – "хәерче базарлары" дип йөртәләр. Элек ял көннәрендә генә җыелсалар, хәзер көн дә эшләүче базарлар да бар. Азатлык хәбәрчесе Уфаның хәерче базарларын йөреп чыкты.
Уфаның Черниковка бистәсендәге Колхоз базары почмагында элек ял саен — шимбә-якшәмбе көннәрендә генә җыелсалар, соңгы чорда көн саен сәүдә итәләр. Биредә, башлыча, эш кораллары, тимер-томыр саталар. Сатучыларның күпчелеге Уфаның данлыклы Мотор төзү заводында эшләп ялга чыгучылар. Алар эшләгән чакларында җыйган әйберләрен сата. Бораулар, метчик-плашкалар, эретеп ябыштыру кирәк-яраклары, чар ташлары, башка тимер-томырлар. Алар сатыласы әйберләрен шунда үзләре эшләп куйган тимер шкафларга бикләп калдыралар, өйләренә алып кайтмыйлар.
Башкаланың Революция урамында базар быел гына барлыкка килде. Ул иске йортларны сүткән урында пәйда булды. Анда совет чорындагы эш кораллары, кассеталар, антиквар әйберләр, борынгы һәм чит ил акчалары, балыкчылар өчен кирәк-яраклар саталар.
Уфаның Сипай бистәсендәге базар ял көннәрдә генә эшли. Ул Гагарин урамы читендәге буш аралыкның буеннан-буена сузылган, очы-кырые юк. Анда бөтен төр әйберләр дә сатыла.
Пенсиягә өстәмә
Сатучыларның күпчелеге фотога төшәргә, фикер белдерергә риза түгел. Кайбер милләттәшләр белән генә уртак тел табып була. Мәсгуть Кашапов һәм Равил Ибатулла улы (фамилиясен әйтмәде, атасының исемен генә атады) — күршеләр. Икәүләп бер машинага утырып килеп, артык-портык әйберләрен саталар.
— Җәен көн саен чыктык. Гомер буе артык әйберләр күп җыелган. Шулардан арынам. Бензинлык акча да кергәли. Аралашабыз, безнең халык гомер буе сәүдәгә тартылган. Файдасы булмаса да, мәзәге өчен чыгам, диде Мәсгуть Кашапов.
— Мин күптәннән чыгам. Элек Уфада нибары өч универмаг бар иде, Октябрь проспектында, Карл Маркс урамында һәм Черниковка бистәсендә. Туксанынчы елларда алыр әйберләр булмаган чорда шушындый базарлар коткарды. Уфада мондый хәерче базары төрле җиргә күчеп йөрде. Күчә-күчә бу инде 18нче урын.
Хәзер бар җирдә кибет. Акчаң гына булсын. Ләкин элек җитештерелгән әйберләрне эзләүчеләр дә бар. Мин гомер буе эшләдем, эшләмәгән эш калмады, рәхмәт әйтүче булмады. Хәзер шушы көнгә калдым. Пенсия янына әз булса да акча кермәсме дип йөрим, диде Равил Ибатулла улы.
— Кайсыдыр әтидән калган, кайсыдыр абыйдан калган кораллар. Кешеләр сатарга биргәне дә бар. Сәнәк кенә алам диген, бүген кибетләрдә алар 150 сум тирәсе. Кытайда җитештерелгән, җәпләре бөгелеп тора, йомшак тимердән ясалган. Ә элеккеләр бик каты тимердән эшләнгән, мәңгелек. Коммунистлар әйбәт эшләткән.
Мин ике ел элек кенә йөри башладым. Өйдә әйберләр күп. Файдасы да керә. Машинага бензин салырга ярап тора. Яшәгән җиргә бу базар 6 чакрым, ләкин бензин түгеп йөрсәм дә, файдасы бар. Элек торак-коммуналь хуҗалык мөдире булып эшләдем. Менә бу иске күмер үтүкләре бер мең тора. Кувалда шулай ук бер мең. Кувалдаларым күп булгач торак-коммуналь хуҗалыкта эшләгәндә җыйган дип уйламагыз, кешеләрнекен сатам. Көн дә йөрсәң файда керә, диде Фәрит Гәрәев.
"11 мең сумга яшәп кара!"
Нурфаяз Шәрәфиев Гагарин урамындагы ял көннәрдә генә эшләүче хәерче базарына даими йөрүен әйтте. Бик ачык кеше булуы сәбәпле, иркенләп әңгәмә кордык.
— Ни өчен монда чыгарга булдыгыз?
— Минем пенсия бик аз. 11 мең сум акча алам. 11 мең сумга яшәп кара! Академик Дмитрий Лихачев "Әгәр эшләгән акчагыз ашарга, киемгә һәм коммуналь түләүләргә генә җитә икән, сезнең хезмәтегез – кол хезмәте", дигән.
Кешенең өендә, гаражында артык әйберләр ята. Ул аңа кирәкми, кулланмый. Миндә бик күп кирәксез әйберләр ята. Иптәшләр дә китереп бирә, сат, акчасы үзеңә булыр дип. Сатарга бирүчеләр дә була. Менә бер әби килде. "Бабаем мәрхүм булды, балаларга кирәкми, тик ятканчы аз булса да акчасы булыр", дип бораулар, төрле кораллар тапшырды. Алар арзан гына хакка тапшыралар, мин бераз арттырып сатам, кайберләрен үземә калдырам. Ташларга кызганыч. Базарда үз әйберен сатудан бигрәк, кешенекен алып, арттырып сатучылар да күп. Алар әйберләрен тапшырган кеше өчен дә, үзләренә дә файдалы.
— Күпчелек сатып алучылар кемнәр?
— Күбрәк үзбәк һәм таҗик халкы йөри. Алар, аеруча, язлы-көзле күп була. Әле көзге, кышкы киемнәр алалар. Татарлар да, башкорт һәм урыслар да йөри. Таҗик, үзбәк халкы арзанлы кием эзли. Күбрәк совет чорындагы әйберләрне сорыйлар. Аларны сыйфатлы булганы өчен алалар. Эш кораллары да җыялар. Элекке кораллар сыйфатлы дип алалар. "Бу әйберләрне Үзбәкстанга, Таҗикстанга алып килсәгез, баеп кайтыр идегез", диләр. Аларда совет чорында җитештерелгән әйберләр кыйммәт йөри икән. Алар сепараторлар, тегү машиналары, электр моторлары сатып алалар. Бу әйберләрне машина-машина үзләренә ташыйлар.
Антиквариат җыючылар да бар. Атна саен улларын ияртеп бер ир белән хатын үзләренә кирәкле әйберләрне җыеп китә.
— Ел мизгелләренә карап та сорау үзгәрәдер?
— Җәй кием алдылар. Әле радиодетальләр алучылар күбәйде. Моторлар алалар. Сирәк-мирәк китаплар да алалар. Андыйлар кышка арта. Кемдер тарихи, кемдер фантастик китаплар сорый. Укыган кешеләр бар, шуңа мин аларга сөенеп арзан хакка гына – 20 сумнан гына сатам. Иң мөһиме – укысыннар.
— Биредә музейда йөргән кебек.
— Әйе. Махсус карар өчен йөрүчеләр дә бар. Совет чорында узган елларын сагынып килгән өлкән яшьтәгеләр дә очрый. Аларга сүз кушсаң, узганны мактый, бүгенгене хурлый башлыйлар. Төрле кеше төрле максаттан йөри.
Сатып алучылар канәгать
— Мин ай саен хәерче базарында булырга тырышам. Ни дә булса алмый киткәнем юк. Хаклар арзан, искергән, кыршалган булса да сыйфатлы әйберләр. Әле футурка – җиһазларның какшаган урыннарын төзәтү өчен кирәк-ярак алдым. Мондый базарлар бик кирәк. Дөнья ничек кенә алга китсә дә, "барахолка"лар бик кирәк, диде Наил Рахманкулов.
— Мин һәр якшәмбе чыгам. Радиотехника белән кызыксынам. Төрле әйберләр ясыйм. Әле электр уты бирүче җил тегермәне ясау уе белән янам. Биредә радиодетальләр бик арзан. Узган атнада конденсаторлар алган идем, әле диодлар җыйдым. Совет чорында Уфадагы хәрби заводлардан детальләр урлап алып чыгып, кача-поса саталар иде. Агыйдел елгасының икенче ярында сату өчен махсус урын бар иде. Хәзер ачык саталар. Бик җайлы, диде Алмас Вәлиев.
Хәерчелек хәерче базарына илтә
Уфада "барахолка"лар 90нчы еллардан даими эшли. Алар урыннарын алыштырып тора. Даими сатучылар быел ачылган Революция урамындагысын инде 18нче базар дип саный. Күпчелек сатучылар өлкән яшьтәгеләр, алар арасында татар-башкортлар да күп. Ир-атлар тимер-томыр әйберләр сатса, хатын-кызлар кием-салым сата. Алар арасында яңа киемнәр сатучылар да бар. Сатучыларның күпчелеге бүгенге хакимияткә, тормышка ачулы кешеләр. Яхшы тормыштан урамга чыгып утыручылар юк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!