Подкастта күтәрелгән мәсьәләләр:
- Пандемиягә ике ел, вакциналар уйлап табуга бер ел була, ләкин һаман билгесезлек.
- Күмәк иммунитет дәрәҗәсе кайсы илдә ничек?
- Ник халыкта вакцинага ышаныч аз?
- Ник Европада вакциналау тизрәк бара?
- Кытайда бөтенләй башка менталитет, әмма вакциналау темплары югары.
- Португалиядә вакцинация дәрәҗәсе 86%. Алар моңа ничек ирешкән?
- Вакцинага ышану = хакимият сәясәтенә ышану?
- Социолог Искәндәр Ясәвиев: "Гел алдап торган дәүләткә халык ышанмый"
- "Спутник V"ның чын саннарын Аргентина статистикасы аша күзәтергә була.
- Чехиядә яңа үгетләү ысуллары.
- "Ковивак" халыкка якынракмы?
- Ник вакцинация кампаниясенең күренекле тарафдарлары юк? Артистлар, язучылар качып кына ясатамы?
- Шул ук вакытта вакцинага каршы блогерлар муеннан. Бөтен эш һайптамы?
- Ниһаять, мифларга җиттек!
- Вакцина кемнәргә ярамый? Бар кешегә дә диярлек ярый, ләкин тәвәкәлләү бик авыр.
- Антитәкчекләрне үлчәү кирәкме?
- Кайсы йолдызлык астында туучылар вакцинага ныграк ышана? Әйе, шундый тикшерү дә бар.
- Вакцина темасына кемнәрне укырга була? Фәнни нигезле әйберләр турында гади тел белән язучылар бармы?
Подкасттагы сөйләшү галимнәр, белгечләр, фәнни мәкаләләргә нигезләнде. Аларның сылтамалары:
- Португалиянең вакциналар ярдәмендә коронавируска каршы көрәшүе.
- Социолог Искәндәр Ясәвиевнең ни өчен халыкның вакцина ясатмавы турында фикере.
- "Спутник V" вакцинасы турында Аргентина галимнәре чыгарган чираттагы мәкалә.
- Арыслан йолдызлыгында туучыларның 70 проценты вакцина ясатуы
- Коронавирус белән авыручылар вакцина ясаткан очракта, аларның бу авыруга иммунитеты көчлерәк булуы турында Американың CDC хисабы.
- Коронавирус вакциналарының ярты елдан соң нәтиҗәлелеге кимүе турында.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!