Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда КНИТУ-КХТИ укытучысы "Нурчылар" эшчәнлеге оештыру гаебен таныган 


Владимир Катновны, шулай ук башка гаепләнүчеләрне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ике айга сак астына җибәргән.  

Тикшерү Казан химия-технология университетының "Лак-буяу материаллары һәм катламнары" кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты Владимир Катновка "Нурчылар" (Русиядә эшчәнлеге тыелган) оешмасының эшчәнлеген оештыруда гаепләү белдергән. Бу хакта "Idel.Реалии"-га хокук саклау оешмаларындагы чыганаклары хәбәр иткән.

Катнов гаебен беренче сорау алуда ук таныган. 12 ноябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына алган. Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү фаразларына күрә укытучы "2019 елның февраленнән 2021 елның ноябренә кадәр "Нурчылар" халыкара дини экстремист берләшмәсенең Татарстандагы структурасында җитәкче булып торган, республикада әлеге канунсыз берләшмәнең төркемнәре эшчәнлеген оештырган".

КНИТУ-КХТИның матбугат хезмәтендә "Бизнес Online" басмасына белдерүләренчә, "тоткарланучы турында хезмәттәшләре бернинди начар әйбер әйтә алмый, аны уңай яктан бәялиләр, университетта Катнов тарафыннан хокук бозардай эшчәнлек алып барылмаган". "Югары уку йорты хакимияте куәт оешмаларына бу эшне тикшерүдә һәр яклап ярдәм итәргә әзер" дигән университетның матбугат хезмәте.

"Idel.Реалии" мәгълүматына күрә, Казан химия-технология университетында тентү уздырылган. Тикшерү эшләре Катновның фатирында да үткән.

Вахитов районы мәхкәмәсенең сайтында 1976нчы һәм 1966нчы елгы тагын ике гаепләнүче турында хәбәр ителгән. Аларны экстремист эшчәнлек алып баруы сәбәпле тыелган берләшмәнең эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр.
12 ноябрьдә мәгълүмат чаралары Татарстанда "Нурчылар" оешмасының өч әгъзасы тоткарлануын хәбәр иткән иде. Тоткарланучылар арасында Казандагы югары уку йортларының берсеннән укытучы да бар, диелде. Үз чыганагына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, янәсе укытучы мөселман студентлар арасында оешма идеологиясен тараткан.

2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.

Мәхкәмәдә Наумов гаебен танымады һәм "Нурчылар" эшчәнлегендә катнашмавын әйтте.

Габдрахман Наумовның адвокаты Руслан Нәгыев Татарстанның югары мәхкәмәсенә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе карарын шикаять итте. Нәгыев мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруларын һәм Наумовны аклауларын сорый.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG