АКШ Кытайдагы Олимпия уеннарына дипломатик бойкот игълан итә дип белдергән Ак йорт сүзчесе Джен Псаки.
Аның әйтүенчә, шуңа да карамастан, Америка спортчылары Олимпиадада катнаша алачак.
"Кытайның Синҗанда уздырган геноцидын һәм башка төрле кеше хокукларын бозуларын исәпкә алып, Байден хакимияте 2022 елгы кышкы Пекин Олимпиадасына яки Паралимпиадасына дипломатик яки рәсми делегация җибәрмәячәк", дип белдергән Псаки брифингта.
Алданрак Олимпиадага дипломатик бойкот ихтималы турында АКШ президенты Джо Байден сөйләгән иде.
Моның сәбәпләре итеп ул, Синҗанда уйгырларны кысрыклаудан тыш, Тибетта һәм Һонконгта кеше хокукларын бозуны да атаган иде.
АКШ инициативасын Австралия дә хуплаган, әмма ил Олимпиадага дипломатик бойкот турындагы карарны кабул итмәде.
Халыкара Олимпия комитетында АКШ карарын "хөрмәт итүләре" турында белдергәннәр. Үз чиратында Кытайның АКШтагы илчелеге Вашингтонның бу карарын "сәяси манипуляция" дип атаган.
"Америка сәясәтчеләренә бернинди чакыру да килмәде, шуңа күрә бу "дипломатик бойкот" буш урында барлыкка килгән әйбер генә. Бу бары тик сәяси манипуляция һәм җитди рәвештә Олимпия хартиясенең рухын бозу гына", дип белдергән Кытай илчелеге вәкиле.
Пекиндагы Олимпиада 2022 елның 4 февраленнән 20 февраленә кадәр узачак.
Допинг җәнҗалы аркасында Русия спортчылары 2022 елның ахырына кадәр Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатында милли байрак һәм гимн белән чыгыш ясый алмый.
Соңгы мәртәбә АКШ 1980 елгы Мәскәү Олимпия уеннарына тулысынча бойкот күрсәткән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!