Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайдагы кышкы Олимпиадага дипломатик бойкотка Канада да кушылачак


Джастин Трюдо
Джастин Трюдо

Алданрак Уеннарга дипломатик бойкот турында АКШ, Австралия һәм Британия игълан иткән иде.

Пекиндагы 2022 елның кышкы Олимпия уеннарына Канада рәсми затларын җибәрмәячәк. Бу хактагы карарны илнең премьер-министры Джастин Трюдо игълан итте.

Трюдоның "Без дипломатик вәкилләрне Пекиндагы Олимпия һәм Паралимпия уеннарына җибәрмәячәгебезне игълан итәбез. Соңгы елларда без кеше хокуклары бозылуга ачыктан-ачык тирән борчылу белдердек һәм моны эшләүне дәвам итәбез", дигән сүзләрен СВС китерә.

Сүз Кытайның эре төбәгендәге асаба халык булган уйгурларның хокукларын кысу турында бара. 2018 елда БМО белән берлектә Human Rights Watch кеше хокукларын күзәтү оешмасының хокук яклаучылары уйгырларның хәле турында доклад чыгарды, анда "тәрбия лагерьлары" оештырылуы, бу лагерьларга экстремизм белән көрәшү сылтавы астында барлык уйгырларны китерүләре хәбәр ителде.

Шул рәвешле, Уеннарда Канада хакимияте вәкилләре булмаячак, әмма спортчылар Кытайга бара алачак.

Синҗанда уйгырларга карата геноцид аркасында, Пекиндагы Олимпиадага бойкотны, беренче булып АКШ хакимиятләре игълан иткән иде. Кытайда Байден хакимиятенең бу карарын "сәяси манипуляция" дип атадылар һәм Кытай хакимиятләре Америка сәясәтчеләренә Уеннарга бернинди чакыру да җибәрмәде дип белдерделәр.

Дипломатик бойкот турында шулай ук Британия һәм Австралия дә белдерде.

XXIV кышкы Олимпиада 2022 елның 4 февраленнән 20 февраленә кадәр Пекинда узачак. 4 марттан 13 мартка кадәр Кытай башкаласы Паралимпиаданы кабул итәчәк.

Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьләре" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Канада парламенты да Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип бәяләде һәм 2022 ел Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG