14 декабрьдә Наил Нәбиуллин әлеге уңайдан Татарстан президентының интернет почтасына 9 гозер-таләптән торган хат язган. Ул язган хатта Казанның зур һәм үзәк урамнарының берсенә Йосыф Акчураның исемен бирү, Казандагы берәр мәктәп яисә гимназияне аның исеме белән атау, яңа парк яисә метро тукталышларына Акчура исемен бирү, сәясәтче турында тарихи, нәфис фильмнар төшереп аларны даими күрсәтеп тору тәкъдим ителә.
Хатта шулай ук Йосыф Акчура исемендәге сәясәт өлкәсенә бәйле Акчура премиясен булдыру, аның исемен йөртәчәк музей ачу, Татарстан башкаласының матур мәйданнырының берсендә Йосыф Акчура һәйкәлен ачу, Төркиянең Әнкара, Истанбул, Искешәһәр, Анталия кебек шәһәрләрендә урамнарга Йосыф Акчура исмен бирүне сорап Төркиягә мөрәҗәгать итү дә сорала.
Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, Татарстан президентына бу хатны ул чарасызлыктан язган, хат белән республика җитәкчесенең дә, татар җәмәгатьчелегенең дә галимгә карата игътибарын җәлеп итәсе килгән.
"Татар халкының бөек шәхесе Йосыф Акчураның юбилее инде 2 декабрьдә үтте. Туган көненә кадәр дә, туган көненнән соң да Татарстанда аңа багышлап бернинди чара да уздырылмады.
Мин беренче чиратта бу хатны язып җәмәгатьчелекнең игътибарын Йосыф Акчурага җәлеп итәргә теләдем. Бу хат президент исеменә язылса да, нигездә ул халкыбызга, татар милли оешмаларына да атап язылды. Чөнки Йосыф Акчура татар халкының беренче сәясәт белгече. Ул төрки дөнья, татар халкы өчен шактый күп эшләгән кешеләрнең берсе. Казанда беренче гәҗитне чыгара башлаучыларның да берсе, татар тарихына, татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның да берсе. Заманында Төркия президенты Мостафа Кемал Ататөрекнең ярдәмчесе һәм Төркия парламентының депутаты да булган шәхес.
Ни кызганач, аңа Татарстанда да, Төркиядә дә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Һәм быелгы тууына 145 булган елда да без аңа багышлап ниндидер чара булуын ишетмәдек, күрмәдек. Бу бик аяныч хәл. Чөнки мондый шәхесләребезне күрә алмасак, без үз-үзебезгә карата хөрмәтне югалтачакбыз. Чөнки Йосыф Акчура безне дөнья дәрәҗәсендә күтәрә торган көчле шәхесләрнең берсе", дип белдерде ул.
Наил Нәбиуллин Татарстанда Йосыф Акчураны тууына 145 ел тулуны бернинди чара белән дә билгеләп үтмәүне ике яссылыктан чыгып аңлатты.
"Аның беренчесе-күп кеше Йосыф Акчураның туган көнен белми дип уйлыйм. Кызганыч мондый шәхесләрнең дәрәҗәсен без әле аңлап бетерә алмыйбыз. Мин әлегә Татарстанда аның турында 2015 елда татар телендә бер генә китап чыкканын беләм. Интернетта да татар телендә аның турында мәгълүмат бик аз. Гаеп үзебездә дә бар.
Икенчесе - сәяси мәсьәлә. Ничек кенә булмасын Татарстанда Йосыф Акчура исемен күтәрергә куркалар. Чөнки ул Төркия белән бәйле. Төркия белән соңгы еллардагы вазгыятьне беләбез. 2015 елдан соң Русиядә Төркия белән аеруча читләшү башланган иде. Татарстанны хәтта халыкара Түрксой оешмасыннан да чыгарга мәҗбүр иттеләр", дип җиткерде ул.
Нәбиуллин әлеге сәбәпләр аркасында Татарстанда аңа багышланган урам исеме булмавын һәм берәр мәктәпкә аның исеменең бирелмәвен әйтте. Без татарлар Йосыф Акчураның кыйммәтен аңлап бетерә алмадык. Төркиядә дә аның кадере юк диярлек, диде.
Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Миңнехановка язган бу хат белән икенче елга булачак Садри Максуди һәм Гаяз Исхакиларның тууына 145 ел тулуны да искә төшерүләрен әйтте.
"Бездә Йосыф Акчураның 145 еллыгын оныттык та, икенче елга Садри Максуди һәм Гаяз Исхакыйны да шулай ук онытырбызмы икән дип борчылабыз. Аларга да икенче елда тууларына 145 ел булачак. Бу хат үзенә күрә бер кисәтү кебегрәк. Әйдәгез, ким дигәндә бу ике шәхеснең юбилейларын онытмыйк дигән чакыру. Чөнки бу шәхесләрне киләсе елда башкарылачак планга кертә башларга вакыт", дип белдерде ул.
Күптән түгел "Азатлык" берлеге Йосыф Акчураның тууына 145 ел тулуны догалар укып, календарлар бастырып һәм аның сурәте төшкән шоколадлар ясап искә алган иде.
Йосыф Акчура 1876 елның 29 ноябрендә Сембер шәһәрендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары баш штаб офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмид IIгә каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшли.
1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Русиягә кайта, Казанда яши. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә тарих укыта, "Казан мөхбире" газетасы баш мөхәррире булып эшли. "Иттифак әл-Мөслимин" оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә "Сәясәтнең өч төре" (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.
1908 елда Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта "Шура", "Вакыт" татар газеталарында да яза.
1935 елның 11 мартында Төркиянең Истанбул шәһәрендә вафат була.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!