Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү "пантюркизм өрәгенә" каршы көрәшкә 8 млн сум бирә


Уфада узган "Төркиләр алтыны" форумы
Уфада узган "Төркиләр алтыны" форумы

Русия президентының грантлар фонды Сивил җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә ярдәм үзәгенең "Глобальләшү һәм россиян милләтен формалаштыру шартларында Русиядә төрки телле яшьләрнең социализациясе" дип аталган проектына 8,2 миллион сум бүлеп бирде.

Оешманың башкарма җитәкчесе - яшь активист, чечен иҗтимагый һәм мәдәни берлекләр берләшмәсе әгъзасы Азамат Минцаев. Үзәк Мәскәүдә 2002 елда теркәлгән.

Бу эшкә бүлеп бирелгән акчалардан тыш оешма 3,2 миллион сум күләмендә үз акчасын да кулланачак. Гаризадан күренүенчә, проект Русиянең төрки телле яшьләре белән биш юнәлештә системлы эш алып баруны күз уңында тота: фән, мәдәният, әдәбият, спорт һәм бизнес.

"Әлеге юнәләшеләрдә системлы эш алып бару, проектның идеяләрен популярлаштыру һәм "брендлаштыру" өчен "Инджи" (Энҗе) дип аталаган Төрки телле яшьләрнең гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтен булдыру планлаштырыла", диелә проектның билгеләмәсендә.

Проект авторлары "2018-2019 елларда Русиянең төрки телле яшьләренең уңышлы социализациясе һәм үз-үзләрен реализацияләү аркылы яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм радикаль кәефләр дәрәҗәсен киметү өчен" шартлар тудырмакчы икән.

Тагын бер мөһим максатлары - "Русиянең төрки телле яшьләренә тышкы йогынты ролен киметү".

Русия җитәкчелегенең бу юнәлештә актив эш алып бара башлавы турында Idel.Реалии ​язган иде. Быел Казанда IV Төрки яшьләр фестивале узды, 2016 елның апрелендә Уфада "Төркиләр алтыны" дип аталган Халыкара төрки яшьләр форумы оештырылды. Былтыр бу форум Казанда үтте.

Чаралар урыс телендә генә уза, катаншучылар да Русиядән генә

Әлеге проектларда күзгә ташланып торучы берничә әйбер бар: чаралар урыс телендә генә уза, катаншучылар да Русиядән генә. Мәскәү Русия төркиләре башка илләрдә яшәүче төркиләргә альтренатива булырга тиеш дип фикер йөртә кебек.

Төркия һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычы 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә кушты. Русиядә ул вакытта чын мәгънәсендә төркиләргә каршы мәгълүмати сугыш башланды. Русиянең төрки төбәкләренә басым ясалды. "Төрквидение" халыкара вокал бәйгесендә Русиянең төрки халыклары катнашмады. Бары тик Татарстан гына Төркия белән уңай эшлекле мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү хокукын саклап кала алды.

Хәзер Мәскәү белән Әнкара мөнәсәбәтләре яхшыра, әмма Русия төрки яшьләргә тышкы йогынты ясалудан курка. Проект авторлары Русиядә "пантрюкистик куркыныч" бар дип саный.

"Пантюркистик куркынычларның реаль булуын аңлау өчен социаль челтәрләрдә этномилләтчел һәм пантюркистик төркемнәргә язулычылар санын карау җитә. Вконтактедагы "ЕДИНЫЙ ТЮРКСКИЙ НАРОД — ЕТН" төркемендә 24900 кеше, Азатлык радиосы төркемендә - 5300дән артык, "Башкорт" яшь башкорт этномилләтчел төркемендә 30900дән артык кеше бар", дип борчыла проект авторлары.

Проект авторлары "21 мартта Киевта татар һәм фин-угыр милләтчеләренең "Азат Идел-Урал" сәяси хәрәкәте төзелүенә" дә игътибар итә. Аларның максаты - "Урал һәм Идел буе төбәкләренең Русиядән чыгуы диелә билгеләмәдә.

Белешмә

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыру турында 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Бртианиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, "Эрзянь Вал" җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы​ның татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга. Совет режимының радионы томаларга омтылуларына карамстан, Азатлык бөтен дөньяга татар һәм башкорт телендә сөйли торган бердәнбер бәйсез мәгълүмат чыганагы булып торды. Русия җитәкчелеге былтыр Азатлык радиосын "ят агент" дип игълан итте һәм Русия җирлегендә аның эшчәнлегенә төрлечә киртә куярга тырыша.

XS
SM
MD
LG