Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәриф Камал vs. Назарбаев. Казанга кем кадерлерәк?


Казанда Шәриф Камал музее бинасы
Казанда Шәриф Камал музее бинасы

Казанның үзәк урамына казакъ халкы үзе нәфрәт иткән авторитар җитәкче Назарбаевка урын табылганда, татарның сәнгать әһелләренә шыксыз тыкрыклар йә читтәге урамнар гына кала. Казан түрәләре урам исемен алмаштыру катлаулы дип аклана. Язучы Шәриф Камалның туганнары, теләк булганда финанслар табыла, ди.

Нәфис Байгилдиев – татар классик язучысы Шәриф Камалның туганы. Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймади – Нәфиснең бабасының әтисе. Нәфис һәм Камалның берничә туганы язучының мирасын туплау, аның әсәрләрен популярлаштыру эше белән шөгыльләнә. Нәфис әфәнде иң активларның берсе. Ул "Болгар мирасы" исемле продюсерлык үзәген җитәкли, татарга кагылышлы милли проектларны тормышка ашыра, китаплар чыгару белән мәшгуль.

Ул Татарстан хөкүмәте Шәриф Камалга карата игътибарлы, әмма җитәрлек түгел дип саный. Шәриф Камалның фатир-музее бар, ул уңышлы эшли ди Байгилдиев, аның исемендәге Казанда урам да бар, әмма төрмә, хастаханә урнашкан, берсе дә йөрмәгән урам Шәриф Камал кебек олпат язучы исеме йөртергә лаеклы түгел, дигән фикердә.

Шул ук вакытта Казанның бер зур урамы Казакъстанның авторитар җитәкчесе исемен йөртергә тиеш түгел дип саный Байгилдиев. Татарстан андый мирастан арынырга тиеш ди ул һәм Нурсолтан Назарбаев урамын Шәриф Камал урамы итеп үзгәртергә тәкъдим итеп Татарстан хөкүмәтенә хат язды. Азатлык бу хакта хәбәр итте һәм Нәфис Байгилдиевтан, хөкүмәт сезнең тәкъдимгә колак салырмы, дип сорады.

— Нәфис әфәнде, Татарстан хөкүмәтеннән сезнең хатка нинди дә булса реакция бармы?

— Әлегә юк, дәүләт органнары озак кыймылдый, тиз генә җавап булырына ышанмыйм. Минемчә, алар хат Татарстан мәдәният министрлыгына юлланды дип җавап бирәчәк, әле алардан да 14 көн дәвамында җавап көтәсе булачак.

— Ниндидер уңай җавап булырына ышанасызмы? Әллә бу һайп өчен ясалдымы?

Нәфис Байгилдиев
Нәфис Байгилдиев

— 50/50. Әгәр акыл өстенлек итсә, Назарбаев мирасыннан арынырга кирәк булачак. Анда да бит аңлы, мантыйклы кешеләр бар, курыксалар, ничек бар, шулай калдырачаклар. Әмма бу зур хата булачак. Нинди һайп?! Мин чыннан да, Татарстан башкаласында Назарбаев урамы булуы хурлык дип саныйм. Кайсы шәһәрдә аның исемендә урам бар? Ник без үз халкына төкереп биргән, аларның нәфрәтенә дучар булган авторитар җитәкче исемен данларга тиеш? Бу – оят. Лукашенка исемен генә бирергә кала. Бөтен дөнья аларны кешеләрне изүче дип белә, ә бездә аларга хөрмәт.

Үзебезне ихтирам итәргә кирәк беренче чиратта. Үзебезне уңайсыз хәлгә калдырабыз. Назарбаев исеменнән арынырга кирәк. Кем исемен бирергә? Минемчә, безнең туганыбыз, татар классик язучысы зур урамга аның исемен бирү лаеклы дип саныйбыз. Сез аның исемендәге урамны барып күргәнегез бармы? Берсе дә йөрми торган урын, анда төрмә урнашкан. Ә зур магистральгә Шәриф Камал исеме бирелсә, кимендә кешеләр "Кем икән ул Шәриф Камал? Нишләгән?" дип кызыксына башлар иде, бәлки музеена килер, әсәрләрен укырга теләр. Менә дигән реклам.

— 2015 елга кадәр ул урам Эсперанто исемен йөртә иде. Халыкның бер өлеше аның Назарбаев исеменә үзгәртүенә каршы чыкты, Сез ул чакта кем яклы идегез? Кире Эсперанто исемен кайтарырга кирәк дигән фикерләрне хуплыйсызмы?

Халыкның каршы икәнен күрә торып качып-посып хәл иттеләр

— Эсперанто исеменең Казанга, Татарстанга бернинди дә кагылышы юк. Нәкъ шул исемне кайтару яклы түгелмен. Кимендә Шәриф Камал яки аның кебек олпат татар язучысы, яки татар сәнгать эшлеклесе исеме бирелсен. Мин 2015 елда Казан, Татарстан хакимияте ни рәвешле эш иткәненә шаккаттым. Халыктан сорау юк, киңәшләшү юк, үзләре хәл иттеләр дә куйдылар. Халыкның каршы икәнен күрә торып качып-посып хәл иттеләр. Казанның хуҗалары – халык, биредә яшәүче кешеләр. Мондый мәсьәләне алар белән хәл итәргә кирәк, референдум уздырсыннар иде. Матур эш итмәде хакимият. Халык никадәр зирәк, акыллы икәнен вакыт күрсәтте. Дәүләт җитәкчеләренә вакыт узу белән урам исемен дә, һәйкәл дә куярга ярамый. Бигрәк тә чит дәүләтләрнең каршылыклы шәхесләренә. Нурсолтан Назарбаев үз илендә олтан, үз халкы нәфрәт итә.

— Казан мэриясе урам исемен алмаштыру мәшәкатьле, катлаулы мәсьәлә, финанс чыгымнар таләп итәчәк дип җавап бирде. Казанда татар сәнгать әһелләре исемен мәңгеләштерү уңаеннан үзәк урамнарга, мәйданнарга исем бирү авыр бара. Ни өчен дип саныйсыз? Сезнеңчә, Казанда бу проблем бармы?

— Гафу итегез, ә Эсперантодан Назарбаевка үзгәрткәндә мәсьәлә җиңел булганмы? Акча кайдан табылган? Шалт, бер төндә хәл иттеләр дә куйдылар, ә монда кинәт кенә авыр мәсьәләгә әверелә. Назарбаев кем ул безгә? Ул Шәймиев яки Миңнехановның дустымы? Ник андый үҗәтлек? Ни өчен татарның дәрәҗәле шәхесләре татар классик язучылары, шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары исемнәрен зур үзәк урамнарга, мәйданнарга бирү өчен көчен, тырышлыгын куймый? Рөстәм Яхин – милләтнең асылташы, ул татар музыкасы дәрәҗәсен югарыга күтәреп дөньяга танытты. Урамы кайда? Кемдер беләме? Кечкенә, берсе дә йөрми торган урам ул. Татар язучыларының урамы да шулай. Тыкрыклар, үзәктән ерак булган урамнар гына татарга кала. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова урамнары да читтә бит.

— Нәфис әфәнде, ә сезнең туганыгыз Шәриф Камалга карата игътибар җитәрлекме? Сезнең хакимияткә ниндидер дәгъвәларыгыз бармы?

— Мин тел-теш тидерә алмыйм, Казан үзәгендә менә дигән музей-фатир эшли, ул реставрацияләнде. Музей җитәкчелеге, коллектив белән уртак тел таптык, алар ничек эшчәнлек алып барганына ризамын, миңа ошый, анда һәрвакыт нидер оештырыла, кеше килә. Әлеге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе белән бергә Шәриф Камалның язма мирасын туплау, аны рәткә китерү эше бара. Барысы да яхшы булса, аның турында фоторәсемле матур китап чыгарырга телибез. Миңа бары тик аның исемендәге урам ошамый.

— Ни өчен Шәриф Камал исеме зур үзәк урамга бирергә кирәк дип саныйсыз? Туганыгыз булганга түгел, объектив фикер йөртеп аңлата аласызмы?

Ул үз гомерендә беркем өстеннән дә әләк язмаган

— Мин аны миһербанлы, кешелекле язучы дип саныйм. Хакимият алышынса да, аның әсәрләрендәге төп каһарманнар – гади кешеләр, аларның тормышы һәм фикерләве, фәлсәфәсе. Ул үз өендә татарның бөтен асыл кешеләрен туплаган, ул барысы белән дә уртак тел тапкан. Бу гына түгел, Сталин репрессияләре башлангач, ул аралашкан, аның өендә булган татар зыялылары кулга алына, кемдер атып үтерелә. Башка кеше шүрләр иде, әмма Шәриф Камал аларны азат итәр өчен тырышып йөргән, хатлар язган. Ул үз гомерендә беркем өстеннән дә әләк язмаган кеше. Аны да хакимият өнәп бетермәгән, ниндидер могҗиза белән ул Сталинның канкоешына эләкми кала, өлгермәгәннәрдер бәлки.

— Белүебезчә, сезнең Татарстан хөкүмәте, аеруча Мәдәният министрлыгы белән хат алышуыгыз беренче түгел?

— Минем өчен татар композиторы Рөстәм Яхин – татарның могҗизасы. Ул минем татарлыкны көчәйткән шәхес. Мин Әфганстанда хезмәт иттем, шунда очраклы гына радиотапшыруга юлыктым. Совет чорында Үзәк телевидение, радио аша рус булмаган халыкларның мәдәниятенә игътибар бирелә, концертлар күрсәтелә иде. Шунда мин Рөстәм Яхинның көйләре, җырларыннан торган концертка юлыктым. Радио аша тыңлап күз яшьләрем бәреп чыкты. Мин шунда татарлыгымны тойдым. Яхинны татарның даһи композиторы, аның дәрәҗәсендәге кеше бүтән юк. Әмма минемчә, бүген аңа карата игътибар җитәрлек түгел. Ничектер бармы-бар шундый композитор дигән караш яши. Бу гадел түгел. Аның мирасы белән без татар булып кала алабыз. Рөстәм Яхинның урамы, әйтүемчә, кечкенә, шыксыз. Һәйкәл ачтылар, ул кешегә күренми торган урында. Аның исемендәге элмә такта, таштакта хәерче хәлдә, җимерелеп бара. Шуны алыштырырга, яңартырга кулыбыздан киләдер бит? Менә шул мәсьәләдә Татарстан Мәдәният министрлыгы белән хатлар алышабыз. Әйе, минем өчен Шәриф Камал да, Рөстәм Яхин да кадерле шәхес. Аларның исемнәрен популярлаштыру – безнең барыбызның да бурычы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG