2021 ел нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда "Татспиртпром"ның барлык хәмерен сату - өч процентка, шул исәптән аракы сату – биш процентка кимегән.
"Бу хәлнең төп сәбәбе – авыл җирлекләрендә кибетләрнең азаюы", диде Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында.
Җитәкчелек фикеренчә, халык исерткеч эчемлекләрне кулдан сатып алып эчә һәм бу агулануга китерә. Моны булдырмас өчен алар авылларда аракы сатучы кибетләрне арттыру яклы.
Нигъмәтуллин кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өнди.
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татпотребсоюз" белән берлектә зур булмаган авылларда республика аракысын сату өчен махсус кибетләр ачылачак.
Әхмәтханов мондый кибетләрдә аракыга бәя канун билгеләгән минималь бәядән булачак дип белдергән, бу хакта "Татспиртпром" белән килешкәннәр. "Бу – хәмерне, шул исәптән көмешкә һәм ялган аракыны кулдан сатуны булдырмаска ярдәм итә", дип искәрткән инспекция башлыгы.
Икътисадчы Таһир Дәүләтшин Азатлыкка әйтүенчә, аракы сатуны арттыру бюджетка күбрәк акча туплау максатыннан башкарыла.
— Халыкка күбрәк аракы эчертү җитәкчелек тарафыннан хупланырга тиеш булмаса да, "Татспиртпром"ның кибетләр санын арттыру теләген безнең Татарстан хөкүмәте хуплый, чөнки бу бюджетка файдалы. Акциз акчасының яртысы Татарстан бюджетына бара дип беләм, — ди Таһир Дәүләтшин.
2022 елда Татарстан бюджетына югары градуслы спиртлы эчемлекләрнең акцизыннан 9,3 млрд сум табыш керер дип көтелә. Бу хакта "Коммерсант" язып чыкты.
Теләче районы Алан авылы кибетчесе Алсу Фәизова фикеренчә, хәзер яшьләр аек тормыш алып бару яклы. Үзе эшли башлаган 2005 ел белән чагыштырганда да аракы сату бик кимегән.
Хәзер яшьләр акыллырак, аек тормыш алып баруны кулайрак күрәләр
— Яшьләр хәзер югары градуслы спиртлы эчемлекләрне бик алмый. Җәй көне генә сыра үтә, ә кышын анысын да алмыйлар. Шул өлкәнрәкләр, Совет елларыннан калган гадәт белән алучылар бар. Үзем эшли башлаган 2005 еллар белән дә чагыштырып әйтә алам: аракы сатулар бик кимеде. Югыйсә, аның бәясе дә азык-төлекнеке кебек гел үсеп тормый, стабильрәк тора. Яңа ел алдыннан артачак дип әйткәннәр иде, ун сумга артты. Бер арттырганда 10-15 сумга арттыралар да шулай елдан артык тора. Ә көндәлек кирәк ризык гел кыйммәтләнеп тора бит, беләсез. Бүген безнең кибеттә иң арзан ярты литр аракы 290 сум тора. Ул үзебездә җитештерелә торганы. Калганнары югарырак бәяле. Анысы бөтенләй әллә нигә бер генә сатыла. Юк, хәзер яшьләр акыллырак, аек тормыш алып баруны кулайрак күрәләр. Кафе-рестораннардагы кичәләрдә дә күрәсең: элекке кебек лаякыл исереп эчүчеләр хәзер сирәк, — ди Фәизова.
Ул әйтүенчә, авыл халкы хәзер көмешкә ясау белән дә шөгыльләнми икән. Хәзерге кануннарга күрә, кеше өендә үзе өчен көмешкә ясарга мөмкин, әмма читкә сату тыелган.
— Белүемчә, хәзер элекке кебек көмешкә ясаучылар да юк. Бәлки, бардыр да, кемдер үзе өчен ясыйдыр. Ә авыл тирәсендә, хәтта күрше-тирә салаларда да көмешкә куып сатып ятучыны шәхсән үзем белмим, — ди Алсу Фәизова.
Буа районы Аксу авылыннан пенсионер Әсхәт Хәмидуллин "Татспиртпром" аракы сатуны арттырырга теләсә, кибет ачмасын, ә аның сыйфатын яхшыртсын дигән теләген әйтте.
"Татспиртпром" аракысы сыйфатсыз, үзе кыйммәт. Чуашстан аракысы арзанрак та, сыйфатлырак та
— Безнең авылда бүген өч кибет бар, аракы да сатыла. Тагын бер аракы кибетенә ихтыяҗ юк. "Татспиртпром"ның авылларда аракы кибете ачарга теләве турында укыган идем. Сатуны арттырыр өчен аларга кибет ачасы юк, аракы сыйфатын яхшыртырга кирәк. Үзе сыйфатсыз, үзе кыйммәт ул. Безнең күршедә генә Чуашстан, аракы кирәк булса шунда чыгабыз. Чабаксар аракысы арзанрак та, сыйфатлырак та. Мәсәлән, безнекеләрнең иң арзаны 290 сум тора, ә аларда – 230 сум. Бездә эшләнгәненең исе үк борынны яндыра, аны эчкәндә сыйфатсыз булуын тоясың – ул тамакларны яндырып төшеп китә. Озак та үтми, башны авырттырып миңгерәтә. Аннан соң кеше айный алмый, баш төзәтә-төзәтә миңгерәп үлеп тә китүең бар. Ә Чабаксар аракысын эчәргә дә җиңелрәк, сыйфатлы спиртлы эчемлек ул май эчкән кебек йомшак кына эчелә, тамакны яндырып көйдерми. Аннан соң ул башны да авырттырмый, — ди Хәмидуллин.
Ул хәзер авылларда эчкечеләрнең кимүе, көмешкә куучыларның да бетүе турында да сөйләде.
— Элекке вакытлар белән чагыштырсаң, хәзер авылларда эчүчеләр кимеде. 10-15 ел элек авылда 30-45 яшьләр тирәсендә эчкечеләр бар иде, хәзер алар йә айныды, йә үлеп бетте. Эчә торганнары да безнең аракыны алмаска тырыша. Шунысын да әйтим: безнең "Татспиртпром" аракысы нишләптер үзебездә кыйммәтрәк, ә чит төбәкләрдә арзанрак. Кыйммәтле саналган "Ханская" аракысын гына алыйк: күрше Чуашстанда ул 350 сум, ә бездә – 450 сум. Димәк, ул үз халкына кыйммәтрәк булып чыга, — ди Әсхәт абый.
Кукмара районы Аш-Буҗи авылы кибетләрендә ун елдан артык аракы сатылмый. Бу эш инициативасы белән кайчандыр авыл мәчете мәхәлләсе чыккан булган, эшмәкәрләр белән сөйләшеп, авыл халкы белән килешеп, спиртлы эчемлекләр сатылуга чик куйганнар. Башкалар белән беррәттән бу авылга да "Татспиртпром" үз кибетен китереп куйса, авыл халкы моңа һичшиксез каршы булачак, дип саный Олы Сәрдек авылы җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.
Аш-Буҗида хәзер авыл халкы ун елдан артык аракысыз яшәп ияләнде инде
— Соңгы елларда авылда эчүчеләр кимеде, бу бездә генә түгел – бар җирдә шулай. Бик каты эчкән кешеләр эчеп үлеп бетте, эчмәгәннәре тотынмады да. Аш-Буҗида хәзер авыл халкы ун елдан артык аракысыз яшәп ияләнде инде. Аракы кибете ача башласалар, моңа иң беренче чиратта мәхәллә картлары каршы чыгачак. Авыл халкы да риза булыр дип уйламыйм. Хәтта мәҗбүри ачылган очракта да анда үзен-үзе акларлык сату булмаячак. Бу авыл очрагында, киресенчә, бу кибет өстәмә чыгымнар гына китерәчәк, — ди Фәнис Фәттахов.
- Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге белдерүенчә, 2021 елда республикада хәмерле эчемлекләр белән каты агулану очраклары 2020 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан.
- Иң еш агуланулар (73%) этанол белән бәйле. Метанол белән агулануларга 9,4 процент туры килә. Шулай ук башка төрле ялган хәмер эчемлекләре белән агуланучылар да булган.
- 2021 елда барлыгы 695 агулану очрагы теркәлгән. Хәмердән агуланып үлүчеләр 5,2 процентка арткан.
- Агуланучыларның 81 проценты ирләр. Шулай ук агуланучыларның 43 проценты — эшсезләр, 14,7 проценты — эшләүчеләр, 10,9 — проценты пенсионерлар, 6,9 проценты — мәктәп укучылары диелә.
Хөрмәтле укучылар, ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Сезнең авылда хәмер сатыламы, халык аны кулланамы? Фикерегезне форумда языгыз.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!