Татарстанда 2015 елда 356 кеше хәмерле эчемлекләрдән агуланып үлгән. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат-хезмәте белдерә. Узган ел бу сан – 352 кеше булган.
Татарстанда 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында 2691 мең декалитр (1 dal = 10 литр) хәмерле эчемлекләр сатылган. 2015 ел әйләнәсендә 3168 мең декалитр булган. Татарстанстат хезмәткәре Нүрия Әбделганиева сүзләренчә, 2015 елның декабрь аена әлегә саннар килмәгән. Уртача айларга бүлеп чагыштырып караганда 2015 елда аена 245 мең декалитр, ә 2014 елда 264 мең декалитр хәмерле эчемлек сатылган. Рәсми саннарга караганда, эчүчелек кимегән шикелле тоела.
Азатлык хәбәрчеләре чынбарлыкны ачыклау өчен Казан кибетләрендә булып кайтты.
Казанның Четаев урамында сыра сата торган "Пивотека" дип аталган зур булмаган кибет бар. Анда эшләүче кибетче "сатулар бик кимеде, кешедә хәзер акча юк, яңа елдан соң гыйнвар-февраль айларында элекке елларда да кими иде, чөнки халык ун көнгә сузылган ялларда эчәсен эчте инде" ди. Бу кибет "халыкның хәленә дә керергә тырыша" – 9 литр сыра алсаң, соңгы унынчы литрын бушка җибәрәбез, дип язып элгәннәр.
Шул ук Четаев урамындагы ашамлыклар кибетендә хәмерле эчемлекләр дә сатыла. Андагы кибетче сүзләренчә, Яңа елдан соң хәмерле эчемлекләр генә түгел, ә азык-төлек алу да 20-25%ка кимегән. Бу хәлне кибетче халыкның кереме кимү белән аңлата. "Халык хәзер 100 граммлы "чәкүшкәләр" ала, алар 54 сум тора. Кайсы арзанрак, шуны алу ягын карыйлар”, ди ул.
Казанның Фатих Әмирхан урамындагы "Магнит" кибетендә эшләүче ханым исә бүген иң күп алына торган тауар – ул хәмерле эчемлекләр, тәмәке һәм сөт, ди. "Халык күп эчә, өч меңлек коньяклар, виски, джин, ромнар да калмый. Хәмерле эчемлекләр кибеткә килә бара, бетә бара. Киштәләр һәрвакыт бушап кала. Соңгы вакытта халык сыраны гомумән күп эчә башлады. Безнең кибеттә көненә 500 литр сыра сатыла. Яшьләр дә сыраны бик күп ала, тартмалап ташыйлар", ди кибетче.
Казанның Таҗи Гыйззәт урамындагы "Арыш мае", Краснококшайская урамындагы "Бристоль" спиртлы эчемлек сату кибетләре сатучылары аракы, сыра кебек эчемлекләргә ихтыяҗ кимемәвен әйтте. Шулай да Яңа елдан соң халыкта акча юклыгы сиздерә башлаган, спиртлы эчемлекләрне азрак ала башлаганнар. "Әгәр акчалары булса тагын да күбрәк эчәрләр иде", ди "Арыш мае" сатучысы. Аның сүзләренчә, мәктәп балаларыннан башлап, пенсионерларга кадәр сыра, аракы алырга керә икән.
Азатлык хәбәрчесе Универсиада урамындагы "Эдельвейс", Восход урамындагы "Магнит", "Пятерочка" кибетләрендә булганда 15 минут эчендә 18 яшь тирәсендәге кызлардан башлап, өлкән абзый-апаларга кадәр сыра, аракы алырга керде. Сатучылар илдә кризис булу сәбәпле спиртлы эчемлекләр алучыларның кимүләрен әйтсәләр дә, сатып алучылар "аракы-сыра алырлык кына эшлибез инде", дип җавап кайтарды.
Азатлык хәбәрчесе "Ашан", "Карусель", Бәхетле кебек зур кибетләрдә дә булып кайтты. "Ашан" гипермаркетында җирле "Татарспиртпром" аракысы торган киштәләр шактый кимегән иде. Башка төбәкләрдә чыккан аракыларга кытлык юк, киштәләр сыгылып тора.
"Карусель" кибетендә дә, "Бәхетле"дә дә шул ук хәл. Сатучылар аңлатканча, "Татспиртпром" чыгарган җирле аракы яңа ел бәйрәменә кадәр ук сатылып беткән. "Бәхетле"дә иң арзан аракы, 6ны бер юлы алсаң, берсе-берсе 200 сумга чыга. Калганнары 230 сумнан башлап.
"Карусель" кибетендәге кибетче: "Татспиртпром"ныкын яңа елга кадәр ук алып бетерделәр, берук борчылмагыз, "Старая Казань" һәм башкалар, бу шимбәдән булачак", дип ышандырды. Башка төбәкләрдә чыккан 40градуслы эчемлеккә кытлык юк. Киштәләр туп-тулы.
Азатлык хәбәрчесе кибетчеләрне сөйләштереп торган 10-15 минут эчендә спирты-эчемлекләр бүлегендә халык өзелмәде. Кибет сакчысы бәрәр шешә кесәләргә кереп китмәсен дип, дикать белән күзәтеп торды, яшьләр виски, мартини бүлегендә кайнашты, урта яшьтәге парлар ак аракы киштәләрен күзләде, кызыл шәраблар бүлеге дә җанлы иде. Кассага бер-ике шешә сыра тоткан 18-20 яшь тирәсендәге егетләр өч кибетнең һәрберсендә очрады.
Азатлык хәбәрчесе шулай ук Казанның Петербур урамында "Тирә-якта эчүчеләр күбәйдеме, кимедеме?" дигән сораштыру үткәрде.
Очраган кешеләрнең бер өлеше җавап бирүдән тыелып калды, берничәсе артуын белдерде. Петербур урамында урам себерүче булып эшләүче ханым җылырак вакытта көн саен буш сыра һәм аракы шешәләре белән бер чүп капчыгы тула диде. Азатлык сораштыруында катнашкан казаннарның тагын бер өлеше камерага фикерен әйтергә теләмичә генә хәзерге вакытта якыннарының акча бетүе сәбәпле азрак эчә башлавын әйтте.
Халык хәмерле эчемлекләрне кибеттән генә алмый. Идән астында ясалганнары да киң кулланылышта. "Татспиртпом" башлыгы Ирек Миңнәхмәтов ялган аракы сату нәтиҗәсендә Татарстан бюджеты ел саен 2 миллиард сум акча югалта дип белдергән иде. 2014 елда Татарстандагы хәмерле эчемлекләргә бәйлелекне дәвалау үзәкләре, хастаханәләрдә (наркология) 31 390 кеше теркәлгән булган. Бу рәсми саннар. 2015 ел саннары Татарстанстатка тапшырылмаган әле.
Русия җитәкчелеге кризис сәбәпле бушап кала язган казнаны тутыру өчен хәмерле эчемлекләрнең күбрәк сатылуын тели. Җәй көне Азатлыкка кибетчеләр хәмерле эчемлекләр сатуга багышланган киңәшмәләр үтүен, анда район җитәкчеләренең күбрәк сатырга кирәклеген әйтүе турында хәбәр иткән иде.
Башкортстанда элек уздырылып килгән "Аек авыл" бәйгесе акча җитмәү сәбәпле туктап калган. Кайчандыр бу бәйгедә җиңеп чыккан авылларда хәзер инде эчкечелек нык арта бара. Республикада һәр ике кешенең берсе даими эчә дип белдерелә.