Кырымтатарлар тарихы сериясендәге биш томлык тупланманың Кырым ханлыгы чорына багышланган өченче томы дөнья күрде. Аны тәкъдим итү чарасы Казанда 10 февральдә көтелә. Татарстанның Мәрҗани исемендәге Тарих институты әзерләгән 1065 битлек бу, өченче том беренче булып басылды, калганнары соңрак чыгачак.
Китапның эчтәлек исемлегенә караганда, анда Кырым ханлыгындагы дәүләт корылышы нигезләре, идарә итү системы, кануннарның кулланылышы, хәрби эшләре һәм кораллану, кораблар төзү, эчке һәм тышкы сәясәте, дипломатик мөнәсәбәтләр, шул исәптән Казан, Әстерхан ханлыклары, Төньяк Кавказ халыклары белән мөнәсәбәтләр, мәгариф, әдәбият, музыка, сәнгать, архитектура, шәһәрләр һәм бистәләр, акча сугу, дини мәсьәләләр торышы, ханлыктагы халыкларның милләте, дине, демографиясе һәм бик күп башка юнәлешләр фәнни чыганакларга нигезләнеп яктыртылган.
XV-XVIII елларда Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләренең Кырым ханлыгын күзаллавы, Добруджа, Буджак татарлары, Мәскәүдә Кырым ханлыгыннан чыккан шәхесләр хакында аерым бүлекләрдә языла.
Тагын бер бүлектә Русия, АКШ, Британия, Германия, Польша, Төркия, Украина чыганакларында булган мәгълүмат күрсәтелгән.
Китапка кергән фәнни мәкаләләрне Кырым, Татарстн, Мәскәү, Украина, Төркия, Романия һәм башка илләрнең танылган галимнәре әзерләгән. Баш сүзне тарихчы Рафаил Хәкимов язган. Китапның тиражы бер мең данә.
Бу томнан кала кырымтатарлар тарихына багышланган тагын дүрт том әзерләнә. Бу тупланмада кырымтатарлар тарихы берничә чорга бүленеп яктыртыла.
- Беренче том: борынгы заманнан Алтын Урдага (1220 елга) кадәр чор
- Икенче том: Алтын Урда чоры (1220-1441 еллар)
- Өченче том: Кырым ханлыгы дәвере (1441-1783 еллар)
- Дүртенче том: Русия империясе чоры (1783-1917 еллар)
- Бишенче том: Совет берлеге чоры (1918-1991 еллар)
Тупланманы әзерләүчеләр фикеренчә, иң катлаулысы — борынгы дәвер булачак, чөнки бу чорны кайсы вакыттан башлау мәсьәләсе тора. Бәлки аны төркиләр заманыннан башларлар дип фаразлана.
Икенче катлаулы дәвер — совет чоры, чөнки бу чорга Кырымда барган катлаулы сәяси процесслар, Кырымтатар корылтае дәвере, автономиянең барлыкка килүе, Икенче дөнья сугышы еллары, кырымтатарларның сөргенлек фаҗигасе, аларның милли хәрәкәте, Кырымга кайту дәвере керә диләр. Ул чорда кырымтатарлар тарихы иделогия күзлегеннән яктыртылды. Шуңа күрә бу томның максаты — ул чордагы мифларны бетерү һәм объектив чынбарлыкны язарга тырышу булачак.
Хезмәтләрне әзерләүдә Татарстанның Тарих институты, аның Кырымдагы фәнни үзәге төп эшне башкара , финанслауны да әлеге институт үз өстенә ала.
Китаптагы күп кенә макаләләрнең авторы — Кырым гыйльми үзәге галиме "Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы (XV-XVIII гасыр)" китабын язган Аметхан Шейхумеров. Ул Азатлыкның Кырым ханлыгы китабының әһәмияте нәрсәдә дигән соравына җавап биреп, мондый масштаблы, мөмкин кадәр күп темаларны үз эченә алган хезмәт беренче тапкыр чыга, диде.
— Мәкаләләрне төрле илләрнең бу юнәлештә танылган галимнәре әзерләгән. Монысы бигрәк тә мөһим. Заманында Кырым ханлыгы үзенең тышкы сәясәте, дипломатиясе, төрле сәяси процессларда катнашуы белән тирә яктагы илләргә нык тәэсир итүче дәүләт булган һәм бу китапта ул яхшы итеп яктыртыла. Аның сәясәте ханлыкка караган җирләрне бер яктан яклау, икенче яктан аларны киңәйтү булган, ләкин бу эш төрле чорда төрлечә барган. Кырымтатарлар тарихына бәйле мондый тулы күләмле гыйльми хезмәтнең чыгуы һәр яктан да бик мөһим, - диде Шейхумеров.
Күптән түгел Татарстанның Тарих институты һәм Кырым фәнни үзәге әзерләгән Исмәгыйль Гаспринскийның әдәби, публицистик әсәрләре тупланмасы, "Кырымтатар тарихы, архитектура һәйкәлләре" сериясе, "Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы (XV-XVIII)" китабы һәм башка хезмәтләр дөнья күрде.
Казан һәм Кырым ханлыклары тарихыннан тыш, киләчәктә башка татар ханлыкларының тарихын өйрәнү да көтелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!