Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныган


Оешма Русиянең конституцион төзелешенә  һәм иминлегенә яный диелә.

Русиянең баш прокуратурасы Идел буе халыкларының милли хокукларын яклаучы "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеген Русиядә теләнмәгән дип таныды. Бу хакта Баш прокуратураның Telegram-каналында әйтелә.

"Әлеге украин оешмасының эшчәнлеге Русия Федерациясенең конституцион төзелешенә һәм иминлегенә янавы ачыкланды", диелгән прокуратура хәбәрендә.

Прокуратура карары Русия юстиция министрлыгына җибәрелгән.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Идел буенда милли республикалар халыкларының үзбилгеләнүенә, аларның хокукларын яклауга бәйле төрле мөрәҗәгатьләр кабул итә, чаралар уздыра.

"Азат Идел-Урал" вәкилләре оешманың Украинада һәм Европаның берничә дәүләтендә уздырган сәяси кампаниясе турында Кремльдә белеп алганнар дип саныйлар.

- Украинада һәм Европаның берничә дәүләтендә уздырган сәяси кампаниябез турында Кремльдә белеп алганнардыр дип фаразлыйбыз. Үзебез элемтәләр урнаштырган сәясәтчеләрнең исемнәрен ачмый гына, бүген без бу турыда халык алдында белдерә алабыз. Әгәр Мәскәү "ЛНР" һәм "ДНР"ның бәйсезлеген таныса, "Азат Идел-Урал" Русиянең берничә милли республикаларын бәйсез дип тану өчен сәяси-хокукый алшартлар әзерли.

Русиянең, милли республикалар һәм милли хәрәкәтләр вәкилләре танырга мөмкин булган милли хәрәкәтләр структураларын "Русия территориясендә теләнмәгән" дип игълан итеп, Кремль беренчерәк уйнарга омтыла, - дип искәрттеләр "Азат Идел-Уралда.

Алданрак Русия Думасы депутатлары Русия президенты Владимир Путинга, Украинаның көнчыгышындагы үзбилгеләнгән "ДНР" һәм "ЛНР" төбәкләрен бәйсез дип тану үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

"Азат Идел-Урал"да, шулай ук, Мәскәүнең хәрәкәтне ни өчен нәкъ менә хәзер "теләнмәгән" дип танырга булуы турында да фаразлыйлар:

"Украинага һәм Көнбатышка каршы торуда ставкаларын күтәреп, Мәскәү хәзерге сәяси мизгелне мөмкинлекләр тәрәзәсе буларак карый. Русиядә яңа репрессияләр өчен һәм ватандашларның хокукы һәм ирегенә һөҗүм өчен мөмкинлекләр", дип белдерделәр хәрәкәттә.

"Азат Идел-Урал" Русиядә теләнмәгән оешма дип танылган 51нче оешма булды.

"Теләнмәгән оешмалар" дип баш прокурор яки аның урынбасары фикеренчә "дәүләт иминлегенә һәм конституцион корылышка янаучы", хөкүмәттән тыш теләсә кайсы оешма таныла ала. Исемлеккә кертелгәннән соң, оешманың банк хисаплары туңдырыла. Шулай ук аларның бөтен бүлекләре ябылырга тиеш. Мондый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела. Канун бозучыларга 500 мең сумга кадәр штрафлар һәм төрмә җәзасы каралган.

Соңгы елларда Русияне федерализмны яклаучы активистларга басым ясауда һәм илнең асаба халыкларына, милли азчылыкларга карата ассимиляция сәясәте өчен тәнкыйтьләп торалар.

"Русиядә яңа федерация" төзү тәкъдимнәрен яңгыраткан Айрат Дилмөхәммәтов 9 елга колониягә утыртылды.

Тагын бер башкорт активисты Руслан Габбасов күптән түгел Литвага күчеп китте. Элегрәк "Башкорт" оешмасы Русиядә экстремист дип табылды һәм тыелды.

Татарстан суверенитет яклап чыгышлар ясаган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы да даими прокуратурага чакырып торалар.

Русия юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген туктатты. Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG