20 февральдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Илдар Мостафаев Казанның Бауман урамында һәм Рәфыйкъ Кәримулла Чаллының Азатлык мәйданында татар телен яклап ялгыз пикетлар уздырды.
Яшьләр, 21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан чыккан пикетларда "Татар теленең бүгенге хокуксыз хәле белән килешмибез! Татарның тулы мәгариф системасын: бакчалар, татар мәктәпләре, милли университет булдыруны таләп итәбез", дигән шигарьләр күтәрде.
Рәфыйкъ Кәримуллла татар теленең бүгенге хәле бик аяныч дип белдерде.
"Татар телебез бик мескен хәлдә калды. Тулаем татарча тәрбия алып барыла торган балалар бакчалары да юк. Телебез мәктәпләрдән дә кысрыклап чыгарылды. Милли университет турында әйтәсе дә юк. Хәзер инде татарча укыта торган югары уку йорты турында хәтта уйламыйлар да", диде.
Кәримуллла, татар теленең мескен калуына илдә алып барылган сәясәт сәбәпче дип саный.
"Русиядә милли телләрне кысрыклый, бары тик урыс телен генә алга сөрә торган сәясәт алып барыла. Хәтта Русия конституциясендә дә урыс халкы дәүләт төзүче халык дип язылган. Башка халыкларның имеш дәүләт төзүдә катнашы юк икән. Шуңа урыс теле беренче урында, ә калган телләр кирәксез, дигән сәясәт алып барыла да инде", диде ул.
Рәфыйкъ Кәримулла татар телен саклау һәм үстерү өчен илдә комплекслы чаралар уздыру кирәклеген әйтә.
"Татар телен беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә кайтарырга, ә аннары Милли университет булдырырга кирәк.
Татар теленә ихтыяҗ тудыру мөһим. Шулай ук эш урыннарында урыс теленнән тыш татар телен белүчеләргә өстәмә акча түләү кебек кызыксындыру чаралары кертергә кирәк. Татар теле кирәк булган эш урыннары булдыруны да уйласыннар иде.
Телне популярлаштыру өчен радио-телевидениеларда яңа форматта, халыкны кызыксындыра торган татарча күбрәк тапшырулар әзерләргә кирәк", диде Кәримулла.
"Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин пикетларга бүгенге татар теленең хокуксыз хәленә игътибар җәлеп итү максатыннан чыгуларын әйтте.
"Татар теле Татарстанда дәүләт теле булса да, безнең фикеребезчә, бүген татар теле авыр һәм хокуксыз хәлдә. Аның реаль хокуклары бик аз. Ни өчен? Чөнки безнең татар мәктәпләре калмады диярлек. Милли университетыбыз һаман булдырылмады. Татар теле Татарстанда инде мәктәпләрдә мәҗбүри укытылудан да төшеп калдырылды", диде ул.
Берлек рәисе татар теленең бүгенге хәле белән килешмәүләрен әйтте.
"Татар телендә ниндидер җыр-бию чаралары оештырган булалар кәгазьдә, ә чынлыкта татар теле кулланылмый. Хәтта Казан федераль университеты да татар телен инкарь итә. Бинасынданы элмә тактаның да татар телендә язудан баш тарткан. Хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитә. Мәктәпләрдә татар теле юк диярлек.
Тулысынча татар милли мәгарифе системы булдырылмады. Ә милли мәгариф системы юк икән, ул телдә сөйләшүче дә, ул телдә укытучы да, киләчәктә ул телнең әдәбиятын да аңлаучы калмаячак. Безнең беренче чиратта шуңа игътибар җәлеп итәсебез килә.
Икенче мәсьәлә дә бар. Ул да булса татар теленең куллану даирәсе. Кызганыч, бүген татар теле дәүләт теле булса да дәүләт оешмаларында еш кына татар теле кулланылмый, ул инкарь ителә. Түрәләр бүген татар телендә сөйләшергә кирәк дип тапмый. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки өстәгеләр татарча сөйләшә икән, дәүләт оешмаларында татар телен белү таләбе бар икән татар телен куллануда ихтыяҗ булачак. Ни кызганыч бүгенгә кадәр республикабызда татар телен куллану ихтыяҗы булдырылмады", диде Нәбиуллин.
1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт статусы бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелә. Бу вакыйгадан соң 47 ел узгач, 1999 елда ЮНЕСКО оешмасы Бангладеш тәкъдиме белән 21 февральне Халыкара ана теле көне итеп игълан итә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!