Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык сайтлары: татарчага тәрҗемәче юк


Дөнья татар яшьләренең "Тяжело с татарским" антипремиясе
Дөнья татар яшьләренең "Тяжело с татарским" антипремиясе

Азатлык Татарстандагы берничә министрлыкның рәсми сайтларында татар теле кулланылышын өйрәнде. Урысча хәбәрләр татарчага караганда күбрәк басыла, сайтлардагы гомуми мәгълүматның да урысчасы тулырак булып чыкты. Моның сәбәбе дип штатта тәрҗемәчеләр булмау, аларга финанслар каралмау аталды.

Рәсми сайтларда татар теле кулланылышын тикшерү өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтлары алынды.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Бу министрлык сайтында татар һәм рус телләренең тигезлеге хакында түгел, тигезсезлеге турында сөйләсәң генә. Әлбәттә, урыс теле Татарстандагы бөтен мәгариф системында булган кебек үк күпкә өстенрәк дәрәҗәдә.

Мисал өчен, яңалыкларны алыйк. Урыс телендәге яңалыклар көн саен яңартылып, 4-10 хәбәр куеп барсалар, татар телендәгеләре 3-4 көнгә бер яңартылып, 2-3 хәбәр кую белән генә чикләнәләр. Мәсәлән, 19-25 гыйнварда татар телендә 4 яңалык куелса, шул ук көннәрдә урыс телендә 40 яңалык куйганнар.

Сайтның гомуми мәгълүматын, тутырылу сыйфатын карап чагыштырсаң, татарчасы бөтенләй юк дияргә дә мөмкин.

Мисалга, "Эшчәнлек" блогының урысчасы 16 төрле тематик бүленештән тора, ә татарчасында ул 10 гына. Өстәвенә, шул булган унысы да бөтенләй тутырылмаган – эчтәлекләре буш.

Мисал өчен, урысча сайтта "Деятельность" блогы аша "Воспитание, дополнительное образование детей, поддержка классного руководителя" бүлегенә кереп карасаң, аның янәдән 36 тематик бүленештән торуын күрәсең. Һәркайсында ниндидер мәгълүмат бар. Ә татарча сайтның "Эшчәнлек" блогы аша кереп, "Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү" бүлеген карасаң, анда теге 36 теманың нибары 6сы гына күрсәтелгән. Әле алары да берничек тә тутырылмаган. Даими яңартыла торган өлешләргә эшче куллар яки вакыт җитмидер дигәндә дә, "Электр куркынычсызлыгы нигезләре" бүлеген булса да тәрҗемә итеп куярга мөмкин иде.

Сүз уңаеннан, 18,5 меңнән артык язылучысы булган "ВКонтакте" социаль челтәрендә дә министрлыкның сәхифәсе гел урысча гына алып барыла.

Министрлыкның матбугат хезмәткәре Гөлчәчәк Фазылҗанова әйтүенчә, яңалыклар лентасының татарчасы бераз соңга калып яңартыла, ай азагына урыс һәм татар телендәге яңалыклар саны тигез булачак.

Яңалыкларны көнен көнгә куеп өлгермәскә мөмкинбез

— Без ул яңалыкларны сайлап кына тәрҗемә итмибез, ай азагында барысы да сан буенча тигез булачак. Тәрҗемәче безгә аны тулаем җибәреп бара, без эш күп булу аркасында көнен көнгә куеп өлгермәскә мөмкинбез – хата шунда гына. Ләкин ай ахырында алар тигез булырга тиеш, чөнки аның буенча хисап языла. Мисал өчен, декабрь аенда 188 яңалык русча чыккан, татарча да төгәл шулкадәр үк. Аннан алдагы айда һәркайсында 250шәр яңалык булган. Ә сайтны тутыруга килгәндә, аның төрле блоглары өчен төрле бүлекләр җавап бирә. Мәсәлән, без яңалыклар өлеше өчен генә җаваплы, ә калган бүлекләре безгә карамый. Сайтның башка бүлекләрен тәрҗемә итү мәҗбүри булмаска да мөмкин, мәҗбүри булса, ул яңалыклар кебек үк тәрҗемә ителер иде, - диде Гөлчәчәк Фазылҗанова.

"Министрлыктагы тәрҗемәче яңалыкларны гына тәрҗемә итәме?" дигән сорауга ул штатта эшләүче тәрҗемәченең булмавы, чөнки аңа каралган хезмәт хакының бик аз булуы белән аңлатты.

Министрлыкта штатта даими эшләүче тәрҗемәче юк

— Гомумән, министрлыкта штатта даими тәрҗемәче юк. Күрәсең, аның өчен җитәрлек дәрәҗәдә финанслар каралмагандыр. Яңалыкларны татарчага тәрҗемә итүче тәрҗемәче дә килешү нигезендә генә читтән торып эшләүче хезмәткәр, аның хезмәт хакы бик кечкенә. Минималь оклад дәрәҗәсендә генә дияргә дә мөмкин. Юристлар бүлеге дә норматив актларны, ниндидер документларны тәрҗемә итү өчен тагын кемнедер яллый, чарасын табалар. Алар сайттагы үз өлешләре өчен җаваплы булып чыга. Цифрлаштыру бүлеге дә сайтның ниндидер урысча текстларын куеп бара, аларның татарча өлеше өчен бәлки милли бүлек җавап бирәдер, - диде Фазылҗанова.

Мәдәният министрлыгы сайты

Бу министрлык сайтындагы татар һәм рус телләренең "тигезлеге" дә алда каралганында төсле: ел башланганнан бирле татарча 8 яңалык басылса, урысчасы 48 яңалык булган. "Эшчәнлек" блогының да урысчасы 16 тематик өлештән торса, татарчасы 8дән генә тора. Аларына да татарча урынына урысча текстлар тутырылган.

Министрлык структурасы, максат һәм бурычлары, аның тарихы, милли проектлар, цифрлаштыру һәм башка мәгълүмат бары тик рус телендә генә. Югыйсә, бу даими яңартыла торган мәгълүмат та түгел, ә сайтның йөзе – бер кат эшләнә торган эшләр генә. Димәк, сайт беркайчан да татар телендә тулы мәгълүмат бирмәгән булып чыга.

Мәдәният министрлыгы сайты: бүлек исемнәре татарча, эчтәлеге урысча
Мәдәният министрлыгы сайты: бүлек исемнәре татарча, эчтәлеге урысча

Мәдәният министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов та шул ук аңлатманы бирде: штатта тәрҗемәче юк, яллап эшләтәбез, аңа финанслар каралмаган.

Яңалыкларны штаттан тыш тәрҗемәче тәрҗемә итә. Ул атнага бер тапкыр җибәрә, без шуны тутырабыз

— Безнең яңалыклар лентасы татарча да, русча да тигез алып барылырга тиеш, чөнки ай азагында без аның буенча хисап тапшырабыз. Безнең штаттан тыш тәрҗемәче яңалыкларны тәрҗемә итә. Ул атнага бер тапкыр тәрҗемә итеп җибәрә, без шуны тутырабыз. Бу бездә генә түгел, барлык министрлыклар да шулай эшли. Шуңа күрә, гыйнварны түгел, әйтик, декабрь яки башка узган айларны карасаң, яңалыклар 100% тәрҗемә итеп тутырыла дип әйтергә мөмкин. Әйе, кызганыч, ул бик нык соңга калып эшләнә, - ди Айрат Фәйзрахманов. Ахыр чиктә, ул татарча яңалыкны тутырып баруның бары тик күрсәткечләр өчен генә башкарылуы белән дә килешә.

"Яңалыклар ни өчен көнендә үк тәрҗемә ителми, проблем нидә?" дигән сорауга ул, штатта тәрҗемәче булмау, аның өчен финанслар каралмавын әйтә.

— Безнең штатта тәрҗемәче булса, аңа бирем бирсәк, ул оператив эшли алыр иде. Мәсәлән, бүген чыкты икән – бүген тәрҗемә ителә. Без яңалыкларны тәрҗемә итүчегә килешү нигезендә 10 мең сум тирәсе генә акча түлибез һәм андый акчага эшләүчедән "бүген үк бир" дип таләп итә алмыйбыз, - ди Фәйзрахманов.

Министрлыкларның штатында тәрҗемәче юк. Бу проблем Мәдәният министрлыгында гына түгел. Нишләптер 1920нче ачлык елларында тәрҗемәчеләргә финанслар да табылган, бар әйбер тәрҗемә ителгән, ә бүген тәрҗемәчегә ставка юк. Моны ничек хәл итеп була, дигән сорауга Фәйзрахманов барлык министрлыклар өчен уртак тәрҗемә үзәге булдыру ихтыяҗы барлыгын әйтте.

Моны бөтен министрлыклар өчен бердәм тәрҗемә үзәге ясап кына хәл итеп була

— Бу дәүләт системы өчен уртак проблем һәм моны бөтен министрлыклар өчен бердәм тәрҗемә үзәге ясап кына хәл итеп була дип саныйм. Бу хакта күптән сүз алып барыла. Без татар телендәге хатларга җавап язганда да интегәбез. Хатлар бар, ләкин татар телендә җавап яза алырдай кешеләр министрлыкта күп түгел. Үзем татарча җавап яза алам, тик бөтен министрлыкка берүзем җитешә алмыйм. Бу минем өчен түләнми торган артык эш кенә булып чыга. Минем кебек тагын берничә кеше бар, тик алар татарча яхшы белүен күрсәтмәскә тырыша, чөнки бу алар өчен дә артык эш, - ди Айрат.

Ә сайтның гомуми мәгълүматын татарча тутыруга килгәндә, ул бу эшнең җитәкчелек тарафыннан әмер биреп эшләнергә тиешлеге турында әйтә. Шул чакта гына аңа акча та табылачак, эше дә оештырылачак.

— Татарча-русча яңалыкларны тигез алып бару мәҗбүрияте бары тик яңалыклар тасмасына гына билгеләнә, сайтның калган өлешләрен дә татарча тутыру мәҗбүри эшләргә кертелмәде. Министрлык җитәкчелегеннән "бөтен әйберне татарчага тәрҗемә итәбез" дигән күрсәтмә булырга тиеш. Тел комиссиясе, Дөнья Татар конгрессы бу эшләрне тикшереп, күрсәтмәләр бирергә тиеш. Өстән төшкән кәгазь булса, шуның нигезендә күрсәтмәләр бирелсә, ул ниндидер хисапларга һәм беркетмәләргә кертелсә, шунда гына бу эш барып чыгачак. Ә хәзер астан инициатива белдереп, әйдәгез, моны эшлик, моңа акча табыйк, дисәң, бу беркемгә кирәкмәячәк. Тәрҗемәчегә өстәмә акча табу да казначылыкка гаризалар җибәрелеп, ул ике ай тикшерелеп, шуннан соң гына расланып башкарыла торган эш. Ә монда үзең инициатива белдереп, сайтны тулаем тәрҗемә итүгә акча табарга кирәк, - ди Фәйзрахманов.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайты

Бу министрлык сайты көтелмәгән сюрприз ясады: биредә татарча һәм русча яңалыклар саны тигез бирелеп бара. Аларның көнендә үк тәрҗемә ителеп куелуы, атналык планнарның да урысча-татарча тигез язылуы тиеш эш булса да, башка министрлык сайтларын күреп, аларга финанслар җитмәвен ачыклаганнан соң, мондый күренешкә тап булу хәтта гаҗәпләндерде дә. Менә бит: бу министрлык ничектер финансларын да тапкан, эшен дә алып бара ала.

Министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин әйтүенчә, Матбугат бүлегенә штатка татарча да русча да камил дәрәҗәдә белүче хезмәткәр алган, бар эшне ул алып бара һәм "бу бары тик аның казанышы".

Штаттагы белгеч үзе үк яңалыкларны да яза, аларны татарчага да тәрҗемә итә

— Без сайттагы яңалыкларны тәрҗемә итүгә ниндидер өстәмә акчалар сорап алмыйбыз да, тотмыйбыз да. Ул өлкәдә бернинди өстәмә килешүләр дә төзегәнебез юк. Минем янда эшләүче штаттагы белгеч үзе үк яңалыкларны да яза, аларны татарчага да тәрҗемә итә. Мин аның эшенең сыйфаты, квалификациясеннән бик канәгать һәм янымда шундый белгеч эшләвен чын мәгънәсендә уңыш дип исәплим. Башка министрлыкларда тәрҗемәчеләр белән бәйле проблем барын беләм. Безнең министрлык та норматив-хокукый актлар тәрҗемә итәргә кирәк булганда тәрҗемәчеләрне Дәүләт шурасыннанмы, Министрлар кабинетыннанмы, каяндыр читтән чакыра. Анда югары сыйфатлы тәрҗемәләр кирәген беләсез. Җаваплылык та зуррак, - диде Гыйниятуллин.

Гомуми мәгълүмат өлешендә бүлек исемнәре татарча, эчтәлеге урысча
Гомуми мәгълүмат өлешендә бүлек исемнәре татарча, эчтәлеге урысча

Әлеге министрлык сайтының гомуми мәгълүматы татарча тутырылмавы исә башкаларныкы төсле булып чыкты. Рафаил Гыйниятуллин әйтүенчә, анысын да әкрен-әкрен тәрҗемә итеп тутырып бетерәчәкләр, бу эш планда бар. Моңа да ышанырга мөмкин булса кирәк, чөнки татарчага тәрҗемә ителгән норматив документлар, министрлык турында татарча мәгълүмат сайтта бар. Тик тутырылмаган өлеше дә шактый күп әле.

Хөкүмәт порталы булдырылган вакытта урыс телендә генә алып барыла торган итеп төзелгән иде

— Аңлыйсыздыр, бу сайтлар хөкүмәт порталы кысаларында эшли. Ул булдырылган вакытта урыс телендә генә алып барыла торган итеп төзелгән иде. Эшли генә башлаганда, аны татарчага тәрҗемә итү өчен физик мөмкинлекләр дә булмады, хәзер булдыра алган кадәр эшләргә тырышабыз. Безнең министрлыкта "отраслевой отдел" дип йөртелүче бүлек бар, алар сайтның эчтәлеге һәм тутырылып торуы өчен җаваплы. Алар да "сайтны алып бару һәм актуальләштерү кагыйдәсе" нигезендә эшли. Мисал өчен, сайттагы хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны яңартырга кирәк икән, кадрлар бүлеге аны "отраслевой отдел"га тапшыра һәм алар сайтка куя. Кайвакыт ниндидер өлешләрне безнең матбугат бүлегендә дә тәрҗемә иттерәләр, - диде Гыйниятуллин.

Сайттагы блогларны, андагы бүлекләрне татарчага тәрҗемә итү, мәгълүматны тутырып кую мәсьәләсен сез ниндидер эчке җыелышта яки киңәшмәдә күтәрә аласызмы, дигән сорауга ул бу сорауның инде бер генә тапкыр күтәрелмәвен әйтте.

— Бу сорауны без генә түгел, күп министрлыклар берничә тапкыр күтәрде инде. Ул ни дәрәҗәдә хәл ителәчәк, гомумән хәл ителәчәкме, әйтә алмыйм. Һәр министрлык бу мәсьәләне үзе булдыра алганча ничектер хәл итәргә тырыша. Кемдер читтән тәрҗемәчеләр яллый, кемдер Фәннәр академиясендәге хезмәткәрләрне эшенә җәлеп итә, - диде Гыйниятуллин.

Тел комиссиясе карашы

Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла фикеренчә, министрлыклар, район сайтларындагы вазгыять комиссиянең дә эшләп бетермәү күрсәткече. Киләчәктә ул бу сорауны комиссия утырышларында күтәрергә вәгъдә итте.

— Татар һәм рус телләренең тигез хокуклы булуы, бигрәк тә моның Татарстан җитәкчелеге, хөкүмәт эшенә караган гаммәви мәгълүмат чараларында тигез алып барылуы бик мөһим, әлбәттә. Мин моны комиссиянең дә кимчелеге дип саныйм. Киләчәктә бу мәсьәләне утырышларда күтәрермен әле, — диде ул Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG