Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Айнур Шәяхмәтовка җыр сүзләре язылган плакат тотып торганы өчен 30 мең сум штраф салган
Шәяхмәтов 17 апрельдә Уфада ике ялгыз пикет уздырган иде. Анда ул американ рэпер Тупак Шакур җырыннан бер цитат язылган плакат тотып торды. "They have money for WAR but can't feed for the POOR" (Аларның сугышка акчасы бар, ләкин хәерчеләрне туйдыра алмый) дип язылган иде.
Шәяхмәтовка Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә беркетмә төзелде. Мәхкәмәдә Айнур Шәяхмәтов тынычлык өчен җан атам, Русиянең Украинадагы агрессиясен хупламыйм дигән.
NYT: Русиянең югары төгәллекле коралының нәтиҗәсе аз
Русиянең Украинадагы хәрби хәрәкәтләре "югары төгәллекле Русия коралының", максатны үзе таба торган ракет һәм бомбаларының техник дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтте. Шулай ук Русиянең мондый кораллары шактый кимеде, дип белдергән New York Times газетына исемнәре күрсәтелмәгән Пентагон хезмәткәрләре.
Америка мәгълүматларына күрә, 2 майга кадәр Украинага мондый коралдан 2100дән артык һөҗүм ясалган. Җитми башлагач, бу коралларны сугышның икенче атнасында ук азрак куллана башлаганнар һәм хәзер Русия нигездә гадәти бомбалар куллана, дип белдергән газетның Пентагондагы чыганагы.
Кагыйдә буларак, Русия пилотлары җир өстендәге максатларны тиз арада ачыклап, аларга ракетлар төби алмый. Аерым алганда шуңа күрә дә Русия Украинаның һава һөҗүменә каршы системнарын юк итеп, һавада үзе өстенлек итә алмады, диелә. Украина җирләренә Украинадан читтә очыртып җибәрелгән ракетлар еш кына максатлардан читтә шартлый дигән басма әңгәмәдәшләре.
Тулы хәбәрне монда укырга мөмкин.
10 май иртәсенә кысача хәбәрләр:
- Украинада Изюм районы тирәсендә бәрелешләр тынып тора дип хәбәр итә Украина баш штабы. Бәрешләр Северодонецкиның төньягы һәм көньягындагы авыллар өчен бара: Русия гаскәрләре Лиман һәм Севередонецкига чыгарга омтыла. Шулай ук көньякта, Донецкига якын урыннарда да бәрелешләр күзәтелә.
- Украина журналистларына сугышны батырларча яктырту өчен Пулитцер премиясенең махсус бүләге бирелгән. Оештыру комитеты конкрет исемнәрне атамый.
- Япония Русия премьеры Михаил Мишустинга, "ЛНР" һәм "ДНР" дип аталган фетнәчел төбәкләр җитәкчелегенә һәм башка физик һәм юридик затларга чикләүләр керткән.
- Джо Байден Русиянең Украинадагы кризистан чыгу юлы булмаска мөмкин дип борчылуын белдерде.
- АКШ Конгрессында Демократик фирка вәкилләре Украинага 40 млрд доллар күләмендә ярдәм турында килешкән. Документ өлгесенә сишәмбе үк тавыш бирергә мөмкиннәр.
- Украина гаскәрләре мәгълүматынча, 9 майда Одессага ракет һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, биш кеше яраланган.
Фирдүс Тямаев Украинада сугышкан Русия хәрбиләренә финанс ярдәм җыюда катнаша
Җырчы Фирдүс Тямаев Украинада сугышкан Русия хәрбиләренә финанс ярдәм җыюда катнаша. Бу хакта ул Инстаграмдагы сәхифәсендә язып чыкты.
"Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26 отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип игълан итте Тямаев.
Моннан тыш, ул концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да әйтә.
Украна саклану министрлыгы элегрәк тыныч халыкка каршы чарада катнашуда гаепләп, 26нчы отрядтагы (“Барс”) хәрбиләрне сугыш җинаятьчеләре буларак исемлеген чыгарган иде.
Казанда сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан егет тоткарланган
Казанның Бауман урамында Искәндәр Украинадагы сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан. Аның документларын тикшерергә алты полиция вәкиле килгән, дип яза Birds телеграм каналы. Соңрак Искәндәр тоткарланган.
Уфадагы паркта килешү нигезендә гаскәргә алу пункты оештырылган
Җиңү көнендә Уфаның кеше иң күп йөри торган урынында ватандашларны килешү нигезендә хәрби хезмәткә алу пункты ачылган.
Ул бүген иртәнге сәгать 8дән Рус драма театры каршында эшләгән. Монда бүген Җиңү көненә багышланган чаралар уза, концерт мәйданы, сәүдә павильоннары урнаштырылган, хәрби техника узган. Сәгать 14.00дә пунктны сүткәннәр.
Оештыручылар сүзенчә, "килешү нигезендә хезмәт итү белән 18 кеше кызыксынган, ике кеше килешү төзегән, 16 кеше уйлап карарбыз дигән.
Килешү төзүчеләрне "Украинага гына түгел, әмма анда да" җибәрәчәкләр", дип белдергәннәр "Idel.Реалии" журналистына хәрби хезмәткә чакыру пунктында.
Аксубай районында Украинада һәлак булган Илшат Хәмидрәхимовны җирләделәр.
Татарстанның Аксубай районында Украинага каршы сугышта һәлак булган Илшат Хәмидрәхимовны җирләделәр. Бу турыда "Сельская новь" район газеты хәбәр итә. Өлкән лейтенант граната атучылар взводында хезмәт иткән.
Илшат Хәмидрәхимов Мәскәү хәрби җитәкчелек югары училищесын тәмамлап Приморье краенда хезмәт иткән, Сүриядә дә сугышкан.
Аның ничек һәлак булуы хәбәр ителми, бары 14 апрельдә үлүе генә белдерелә.
26 яшьлек офицер белән хушалашу җыены ул укыган Иске Мукшы авылы урта мәктәбендә узган. 19 майда аңа 27 яшь туласы булган диелә.
Узган шимбәдә Татарстан президенты Украинага каршы сугышта Татарстаннан рәсмән 62 хәрбинең үлүен белдергән иде. Бу исемлектә Хәмидрәхимов булу-булмаы билгеле түгел.
Мәскәү парадында Путин "Русия тыеп калу һөҗүме ясады" дип белдерде
Украинага каршы сугыш башлап, Русия Көнбатышны "тыеп калды" һәм бу "бердәнбер дөрес карар" иде дип белдерде Русия президенты Владимир Путин Кызыл мәйдандагы парадта.
"Хәрби операция" башлануның сәбәбе дип Путин АКШ һәм НАТО илләренең гамәлләрен атады, аның сүзләренчә, алар Русиянең иминлек гарантияләре таләпләрен кабул итмәгән һәм Украинаны Русиянең "тарихи җирләренә", шул исәптән Кырымга да һөҗүм итәргә әзерләнгән.
Җиңү көне алдыннан Британия һәм Американың кайбер мәгълүмат чаралары күзләү чыганакларына сылтама белән, урыс гаскәренең "чагыштырмача уңышсызлыклары" аркасында Путин Украинага сугышны рәсми игълан итәргә, яки мобилизация турында белдерергә мөмкин, дип язган иде. Путин мондый белдерүләр ясамады.
Тулырак монда укый аласыз.