Politico: АКШ Киевны дәррәү атучы реактив системнар белән тәэмин итәргә теләми
АКШ хакимиятләре Украинага ерак арага дәррәү атучы реактив системнар бирергә теләми.Бу хакта аноним чыганакларына сылтама белән Politico журналы хәбәр итә. Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, Вашингтон Украина бу системнарны Русия җирләренә һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкин, ә бу низагны көчәйтәчәк дип борчыла.
Аерым алганда сүз Американың заманча HIMARS системнары турында бара, алар 300 километр ераклыкка кадәр ата. Киев фикеренчә, бу системнар Украинага Русиянең авыр артиллериясеннән ераккарак ату ягыннан да, җимергеч көче ягыннан да өстенлек алып торырга булышачак һәм сугышның ничек тәмамлануына да зур йогынты ясаячак.
Тулырак монда укый аласыз.
Җырчы Юрий Шевчукка Уфадагы концерттан соң полиция беркетмә төзегән
ДДТ рок төркеме җитәкчесе Юрий Шевчукка 18 майда Уфада булган концерттан соң административ канун бозу турында беркетмә төзелгән.
Концерт тәмамлангач ук сәхнә артына куәт структуралары хезмәткәрләре кергән, Юрий Шевчукны башка музыкантлардан изоляцияләгән һәм әзерләнү бүлмәсен сакларга махсус көчләр киемендәге ике сакчы куйган. Шуннан соң Шевчук белән “концерт, аның юнәлеше Шевчукның сугыш һәм ватан турында әйткәннәре” турында бер сәгать буе сөйләшкәннәр.
18 майда социаль челтәрләрдә әлеге концерт видеосы тарала башлады. Анда Шевчукның мондый сүзләре дә бар: “Ватан ул, дуслар, сыйпаларга, үбәргә кирәкле президент күте түгел. Ватан ул — вокзалда бәрәңге сатучы ярлы әби. Менә шул ул ватан”.
Тулырак монда укый аласыз.
WSJ: Google-ның Русиядәге офисы хезмәткәрләре Дубайга күчеп киткән
Американың Google корпорациясе күпчелек хезмәткәрләрен Русиядән чыгарган, аларның шактые Дубайга күчеп киткән. Бу хакта чыганакларына сылтама белән The Wall Street Journal яза.
Тулырак монда укый аласыз.
Чикләүләләр чәчәк бизнесында ба нык сизелә
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында кертелгән чикләүләр, логистикада кыенлыклары чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә дә йогынты ясаган. Бу чәчәк кибетләре һәм чәчәк үстерүче ширкәтләрдән сораштыру уздырган РБК язмасыннан күренә. Чәчәк кибетләре вәкилләре тауарлар тоткарлыклар белән килә, бәяләр артты дип зарланган.
Тулырак монда укый аласыз.
РБК: Илдәге "вазгыятьнең гадәттәгечә" булуын күрсәтү өчен Кремль губернаторларны турыдан-туры сайлауны уздырачак
Кремльдә сентябрьгә ниятләнгән бердәм тавыш бирү көнен күчермәскә, губернаторларны турыдан-туры сайлауны уздырырга булганнар. Бу хакта РБКга президент хакимиятенә якын өч чыганагы һәм федераль түрә белдергән.
Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, сайлауларның мондый форматы каралган барлык төбәкләрдә дә ул уздырылырга тиеш булачак.
Социаль сораштырулардан күренгәнчә, президентның, төбәк башлыкларының һәм "Бердәм Русия"нең рейтингы югары, шуңа берни үзгәртмәскә булганнар, дип хәбәр иткән РБКның ике чыганагы.
"Беркемгә берни янамый, шуңа [нәрсәне дә булса үзгәртергә] зарурлык юк", дигән аларның берсе. Аның сүзләренчә, сайлауларны билгеләнгән вакытларында һәм элеккегечә уздыру "вазгыятьнең гадәттәгечә булуын" күрсәтә.
Тулырак монда укый аласыз.
Марат Хөснуллин: Запорожье АЭС электр энергиясен Украинага сатачакбыз
Украинаның Мәскәү оккупацияләгән өлешендәге Запорожье атом электр станциясе, әгәр анда җитештерелгән электр энергиясен Украина алмаса һәм аның өчен акча түләмәсә, Русия өчен эшләячәк. Мәскәү басып алган Мелитопол шәһәренә килгән Русия премер-министры урынбасары Марат Хөснуллин Европадагы иң зур атом электр станциясе турында шундый белдерү ясады.
"Электр энергиясен кайдадыр саклап булмый. Шуңа күрә, әгәр Украина энергия системы аны кабул итсә һәм аның өчен түләсә, эшләячәкбез, кабул итмәсә — Русиягә эшләячәк", диде Хөснуллин. Аның әйтүенчә, "электр энергиясен кая сату" мәсәләсе Русияне "борчымый". Ул шулай ук станциядә хезмәткәрләренә анда эшләүне дәвам итү мөмкинлеге биреләчәген әйтте.
Хөснуллин басып алынган җирләрдә пенсияләр рубльдә түләнәчәген дә әйтте.
Татарстанның Чистай шәһәреннән 27 яшлек Никита Орлов Русия гаскәрендә Украинага каршы сугышта һәлак булган. Бу турыда "Чистополь-информ" хәбәр итә.
Орлов 2015 елда килешү нигезендә Русия гаскәренә алынган. Сахалинда зенит дивизиясендә сержант вазифасында хезмәт иткән.
Украинага каршы сугышта 2 майда Орлов кыйпылчыктан яраланган. Аны Краснознаменски хастаханәсенә җибәргәннәр. Әмма табиблар аны коткара алмаган, ул 12 майда вафат булган.
Никита Орлов 20 майда Чистайда җирләнәчәк.
Төркия Финляндия белән Швециянең НАТОга кушылуы турында сөйләшүләргә киртә куйган
Төркия Финляндия белән Швециянең НАТОга кушылуы турында сөйләшүләр башлауга киртә куйган. Бу турыда Германиянең DPA агентылыгы чыганагы белдергән.
Financial Times язуынча, Әнкара Швециядән Төркиядә террорчылыкта гаепләнүче 30 кешене үзенә тапшыруны таләп итә.
Бүген НАТОда әлеге илләрне әгъза итеп алу турында сөйләшүләр башланырга тиеш иде, әмма НАТО әгъзасы таләбе аркасында башлый алмаганнар. Әнкара Швеция белән Финляндияне Төркиядә террорчы оешма дип танылган Көрд эшчеләр партиясен һәм көрд активистларын яклауда гаепли.
Моңарчы нейтраль булган Швеция белән Финляндия Русиянең Украинага һөҗүменнән соң НАТОга кушылырга карар итте.