Русия саклану министрлыгы "Азовсталь"дән 959 украин хәрбие чыгуын хәбәр итте
Русия саклану министрлыгы Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан 959 украин хәрбие чыгарылуын белдерде, алар арасында 80е яралы.
Украин хәрбиләре Русиядән ярдәм алучы фетнәчеләр контролендәге җиргә чыгарылган. Саклану министрлыгы моны "әсирлеккә бирелү" дип атый.
Украина хакимиятләре Русия саклану министрлыгы хәбәренә фикер белдермәде. Шулай да алар хәрби җитәкчеләре фәрманы белән "Азовсталь"дән украин хәрбиләренең чыгуын раслады. Хәзерге вакытка заводта ничә украин хәрбие калуы билгеле түгел.
Тулырак монда укый аласыз.
Кытай Русиягә технологияләр экспортын нык киметкән
Март аенда Русиягә Кытай технологияләрен китерү берничә мәртәбә кимегән. Бу Кытайның Русиягә АКШ тарафыннан кертелгән чикләүләрне бозудан куркуы белән бәйле булырга мөмкин. АКШ сәүдә министры Джина Раймондо шулай дип белдергән.
Февраль белән чагыштырганда, март аенда Кытайдан Русиягә смартфоннар китерү 67 процентка, ноутбуклар — 40, телекомуникация челтәрләре җиһазлары 98 процентка кимегән. Бу Кытай сәүдәсе турындагы соңгы мәгълүматлардан күренә дип белдерде Раймондо. Ул Кытайдан Русиягә экспорт кимүне "Пекинның АКШ сәүдә чикләүләренә сак каравы билгесе" дип бәяләде.
Тулырак монда укый аласыз.
Канада Путинга, Лавровка һәм тагын меңгә якын кешегә илгә керүне тыйды
Канада Украинада барган сугыш аркасында санкцияләргә эләккән Русия, Беларус һәм Украина ватандашларына чикләүләрне киңәйтте. Алар арасында Русия президенты Владимир Путин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм саклану министры Сергей Шойгу да бар.
Хәзер түрәләр үзләре дә, аларның гаиләләре дә Канадага керә алмаячак. Бу хакта 17 майда илнең иҗтимагый иминлек министры Марко Мендичино белдерде.
Канаданың Чик буе хезмәтләре агентлыгы аңлатуынча, хөкүмәт иммиграция турындагы канунга төзәтмәләр кабул итәчәк. Бу үзгәрешләргә ярашлы, санкцияләр исемлегендәге затлар һәм аларның гаилә әгъзалары Канадага килә, бу ил визасын ала алмаячак, шулай ук илдән депортацияләнергә мөмкиннәр.
Канаданың чикләүләр исемлегендә меңгә якын кеше бар, аларның күпчелеге – Русия ватандашлары.
WHO Мариупольдә (ваба) холера таралырга мөмкин дип кисәтә
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматынча, Мариупольдә эчә торган сулар канализация сулары белән катнашкан, бу исә төрле инфекцион авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Оешма холерага каршы вакциналар әзерли.
Бу хакта 17 майда Киевта узган матбугат очрашуында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) гадәттән тыш хәлләр төбәк мөдире Дорит Ницан белдерде.
Ницон сүзләренчә, Мариупольдә су белән тәэмин итү "өлешчә торгызылган", әмма күпчелек суүткәргеч торбалар җимерек хәлдә.
"Мариупольдәге хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, анда урамнарда сазлык булуын, канализация суының эчә торган су белән кушылуы турында мәгълүмат алдык. Бу күпчелек инфекцияләр, шул исәптән холера таралуның зур куркынычын тудыра. Без 2011 елга кадәр Мариупольдә холера белән авыру очраклары булуын хәтерлибез һәм әзерләнәбез", диде ул.
Уфада мәхкәмә активист Ләйсән Солтангәрәеваны сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан өчен штрафка тарткан
25 апрельдә Солтангәрәева “Русиягә азатлык. Украинага тынычлык” дигән плакат белән Уфаның “Центральный” сәүдә үзәге янына чыккан булган, бу гамәле өчен аңа 35 мең сум штраф җәзасы биргәннәр.
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
АКШ американнарга Русия облигацияләреннән түләүләр алуны тыячак
Киләсе атнадан Ак йорт Русиянең дәүләт облигацияләрен тотучы америкаларга алардан түләүләр алуны тыярга ниятли. Бу - Русиягә каршы элегрәк кертелгән санкцияләр кысаларындагы чара булачак.
Облигацияләрдән түләүләрнең ташламалы чоры 25 майда тәмамлана. Аны озайтмаска булганнар. Бу исә соңгы йөздән артык ел эчендә Русиянең беренче мәртәбә тышкы дәүләт бурычы дефолтына дучар була алуын аңлата.
The New York Times язуынча, АКШ финанс министрлыгы әлеге карарны бу чара кертелгәннән соң була алырдай икътисади нәтиҗәләрне анализлап кабул иткән. Белгечләр Америка икътисадына моның нәтиҗәләре бик аз булачак дигән нәтиҗәгә килгән.
17 май көненең төп хәбәрләре:
- Финляндия белән Швециягә НАТОга керү карарын раслады, гариза иртәгә үк бирелер дип көтелә.
- Украина иминлек хезмәте Татарстан егетенең хатын-кызларны көчләүдә катнашуын белдерде. 21 яшьлек Булат Фассахов "бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, аны көчләгән", диелә хәбәрдә.
- Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8% гына туган телдән дәүләт имтиханын сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.
- Украина да, Русия дә ике ил арасында сөйләшүләр туктавын раслады. Моңарчы Зеленский Путин белән йөзгә йөз күрешеп сөйләшергә әзер булуын әйткән иде.
- "Казан" гаилә үзәге янында өченче көн рәттән Казансуны күмәләр, мэрия моның турында белмәвен әйтә.
Күбрәк хәбәрләр, кызыклы материаллар, фото-видеолар безнең сайтта. Азатлык белән калыгыз!
Швеция белән Финляндия НАТОга керү гаризасын инде иртәгә тапшырачак
Бу хакта Швеция премьеры Магдалена Андерссон белдерде. Пәнҗешәмбе көнне исә АКШ президенты Джо Байден теләктәшлек белдерү максатыннан Ак йортта Швеция премьер-министры белән Финляндия президентын кабул итәчәк.
Швеция белән Финляндия НАТОга керү карарын Русиянең Украинага һөҗүменнән соң кабул итте. Аңарчы Русия күрше илләрендәге халык нейтральлек яклы булса, сугыш башланганнан соң, бу илдә халыкның күпчелеге НАТОга керүне хуплый башлады.