Бүген дә кичен Путинның Украинага каршы агрессиясенә протест белдерергә Казанның Бауман урамы башында ике дистәләп кеше җыелды. Сугышны туктатырга чакыручыларны күпчелеге кызлар иде. 24 февральдә, сугышның беренче көнендә бирегә күбрәк кеше җыелды һәм 20гә якын кешенең тоткарлануы турында хәбәрләр булды.
Сугышка каршы петициягә бер тәүлектә 500 меңнән артык кеше кушылган
Хокук яклаучы Лев Пономарев Украинада сугышка каршы булдырган петициягә бер тәүлек эчендә 500 меңнән артык кеше кул куйган.
Мөрәҗәгатьне Русиянең күп кенә җәмәгать эшлеклеләре имзалады, шулар арасында Екатерина Шульман, Борис Акунин, Карен Шаинян, Илья Красильщик, Максим Виторган һәм башкалар бар.
Кичә Пономаревны үз йорты янында кулга алдылар. Аңа Украинада сугышка каршы килештерелмәгән протест чарасында катнашуга чакыруда гаепләнеп штраф җәзасына тартыларчак.
Кичке 9га төп хәбәрләр:
- Украина кимендә 2 атнага барлык мәктәпләрне япкан.
- Зеленский Киевта булуын белдерә, моның өчен ул Югары рада каршында төшергән видеоны чыгарган.
- Европа шурасы министрлар комитеты Русиянең Европа шурасында әгъзалыгын вакытлыча туктатып тору карарын кабул иткән.
- БМО: Русиянең Украинага һөҗүме башыннан бирле Украинадан 50 меңләп кеше киткән.
- Роскомнадзор Русиядә Facebook-ны "өлешчә" чикли башлауны игълан иткән.
- Русия Евровидение 2022 җыр бәйгесендә катнашудан читләштерелә.
Төрле медианың соңгы сәгатьләрдәге хәбәрләренә караганда, Украина башкаласы Киевта шартлаулар ишетелә. Моңа кадәр Украина президенты Владимир Зеленский 26 февраль төнендә башкалада сугыш башлана ала дип фаразларын белдергән иде.
26 февраль иртәсенә төп хәбәрләр:
- Төн буе Киевның төрле районнарында атыш һәм шартлау ишетелә.
- Киевка якын Васильков һәм Троещина шәһәрләреннән бәрелешләр һәм шартлаулар турында хәбәрләр килә.
- Русия БМО Иминлек шурасында үзенең Украинага һөҗүмен хөкем иткән резолюциягә вето салды.
- Европа берлегенең яңа санкцияләр җыелмасына Русиянең беренче затлары кергән: Владимир Путин, Сергей Лавров, Дмитрий Медведев, Михаил Мишустин, Владимир Колокольцев, Сергей Иванов һәм башкалар.
- Украина армиясе Русиянең ИЛ-76 очкычын бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Русия тарафыннан бу хәбәрне раслау юк. ИЛ-76 очкычына 126гә кадәр кеше сыя ала.
- Джо Байден Украинага 600 миллион долларлык ярдәм җибәрергә кушты.
Русия Думасында КПРФ депутаты Михаил Матвеев сугышны туктатырга өнди:
Британия саклану министрлыгы Украинадагы хәрби вазгыять турында:
Британ министрлыгы үзенең күзләү чыганакларына нигезләнеп, үзе расланган дип санаган хәбәрләрне бастырды. Аларга күрә, хәзерге вазгыять шундый:
- Русия гаскәре соңгы тәүлектә төрле юнәлештә алга китә алган, ләкин Украина хәрби көчләренең каты каршылыгын күрә.
- Русия хәрби техникасы Киевка төрле юнәлештән бара, шәһәрне камап алу омтылышы ясала.
- Русия зур ихтималлык белән Мариуполь һәм Мелитополь арасында яр буенда диңгездән десант төшергән.
- Украина хакимияте илнең барлык зур һәм мөһим шәһәрләрен контрольдә тотуын дәвам итә.
Русия һөҗүме башыннан 100 мең украин өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган
Русиянең Украинага һөҗүм башлау көненнән кимендә 100 мең украин үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта твиттерда БМО баш секретаре Антониу Гутерриш белдерде.
"Украинада һуманитар ихтыяҗ сәгать саен арта бара. Гади халык һәлак була. Кимендә 100 мең украин үз йортларын инде ташлап китүе хәбәр ителә", дип язды Гуттериш.
25 февральдә БМОның качаклар эшләре комиссары Филиппо Гранди 48 сәгать эчендә Украинадан 50 меңнән артык кеше китүе турында белдергән иде. Аларның күпчелеге Молдова һәм Польшага киткән.