Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган


Сугышларга каршы протестка чыгучылар
Сугышларга каршы протестка чыгучылар

Петицияне хокук яклаучы Лев Пономарев булдырган иде.

Хокук яклаучы Лев Пономарев Украинада сугышка каршы булдырган петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган. Петиция авторлары бәйсез Украина җирләрендә кичекмәстән сугышны туктатырга һәм Русиянең Кораллы көчләрен аннан чыгаруны таләп итә.

"Без Украинада хәрби гамәлләр башлану турында карар кабул иткән барлык кешеләрне һәм сугышны аклаучы, хакимияткә бәйле булган Русия медиасында пропаганданы алып барган һәрберсен хәрби җинаятьчеләр дип саныйбыз", диелә петициядә.

Мөрәҗәгатьне Русиянең күп кенә җәмәгать эшлеклеләре имзалады, шулар арасында Екатерина Шульман, Борис Акунин, Ирина Горбачева, Карен Шаинян, Илья Красильщик, Максим Виторган һәм башкалар бар.

25 февральда Пономаревны үз йорты янында кулга алдылар. Аңа Украинада сугышка каршы килештерелмәгән протест чарасында катнашуга чакыруда гаепләнеп 30 мең сум штраф салганнар.

Сугышка каршы ачык хатларны шулай үк муниципаль депутатлар, укытучылар, галимнәр һәм фәнни журналистлар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм IT тармак хезмәткәрләре булдырды. Хатларны меңләгән кеше имзалаган, араларында татарлар да шактый. Русия шәһәрләрендә cугышка каршы протест чаралары уза.

26 февральда шулай үк Сhange.org сайтында "Русия президенты Владимир Путинга импичмент игълан итәргә" диелгән петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аны 240 меңгә якын кеше имзалады.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Дөньяда сугышка каршы протест чаралары бара.

Русиядә Украинадагы сугышка каршы чыгучы алты меңнән артык кеше тоткарланган. Тоткарлаулар Казан белән Уфада да булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG