Украинага каршы сугышта Татарстанның Түбән Кама шәһәре егете - Илнур Сибгатуллин һәлак булган. Әлеге уңайдан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.
"Кызганыч, безнең республика беренче югалтуларга дучар булды. Җирлектәшебез, Түбән Камада туган Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турындагы хәбәрне тирән сыкрану белән кабул иттек. Хәрби бурычын үтәгәндә, безнең сержант-контрактчы батырлык үрнәген күрсәтте. Аның гомерен ватанга хезмәт итүгә багышлау карары – үз халкының лаеклы улы булуы билгесе. Туганнары һәм якыннары белән бергә чиксез сыкранабыз. Мәңгелек хәтер!", дип китерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Президент сүзчесе Лилия Галимова белдреүенчә, Сибгатуллин Түбән Камада 2 мартта җирләнәчәк.
Алданрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинның Украинага сугыш башлату карарын хуплаган иде.
24 февральдә, Путин Украинага каршы сугыш игълан итеп, Русия гаскәрләре Украинаны ракета һәм артиллерия утына тота башлагач һәм төрле яклап бәреп кергәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкын бердәм булырга чакырды.
— Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез, — диде Миңнеханов.
Илнур Сибгатуллин - Украинадагы сугышта һәлак булган һәм бу хакта Русия төбәкләре башлыклары хәбәр иткән унынчы солдат.
Алданрак үз җирлектәшләренең сугышта үлеме турында Дагыстан башлыгы, Ульян, Курски, Әстерхан, Пенза өлкәләре губернаторлары, шулай ук Чечня башлыгы (ике һәлак булучы турында әйтте) һәм Краснодар крае губернаторы да хәбәр иткән иде.
Русиянең саклану министрлыгы һәлак булучылар турында мәгълүмат бирми.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!