Татарстанның Сарман районында туып үскән Әнвәр Җиһан Украинада инде 40 елдан артык яши. Биредә гаилә корып, ике ул үстергән. 69 яшен куып барса да, Киев дәүләт авиация университетында укытуын әле дәвам итә. Берничә ел элек ул Киевтагы татар теле курсларында да укытучы булып эшләгән. 28 февраль кичендә Азатлык Әнвәр Җиһанга шалтыратып, Русия белән сугышның алтынчы көненә кергән Украина башкаласында бомбалауларның ничек башлануы, хәзерге көнкүреш, аның Русия, Татарстан, "ЛНР" белән бәйләнешләре һәм башкалар турында сөйләште.
— Өч бүлмәле фатирда үзем генә мин. Ике улым үз тормышлары белән аерым тора. Берсе иртәнге сигезенче яртыда шалтыраткач бик гаҗәпләндем. Беркайчан да алай иртә шалтыратканы юк иде, соң ята, соң тора ул. Ике ел элек хатыным вафат булгач, үземнең дә йокы бозылды. Мин бик иртә уянып, чәй эчеп, тагын йокларга ятам. 24 февральдә дә иртәнге бишенче яртыда торып чәй куйдым. Инде бишләр тирәсендә яткан гына идем, шартлау тавышы ишетелде. Аңа артык игътибар итмәдем. Шартлаулар аннан соң да дәвам итте. Әмма барыбер йоклап киттем.
Сигезенче яртыда олы улым шалтырата, "Әти, сугыш башланды", ди. Шуннан соң йоклый алмадым, беренче катка төштем. Анда кизү торучы консьерж хатын өйдә утырырга, беркая чыкмаска кирәклеген әйтте.
Ул көнне бөтен Киевны болыт каплаган иде, очкычлар очып йөрүен ишетәбез, ә нинди очкычлар икәнен беркем белми. Берзаман төшкә таба тирә-якта шартлаулар башланды. Шартлау тавышлары тынгач, өйдә нинди азык-төлек җитмәвен тикшереп, кибеткә чыгып киттем. Карабодаем да беткән икән. Әмма соңга калганмын, кибеттә инде алып бетергәннәр. Дөге бар иде, икенче көнне ансы да юкка чыкты. Бөтен көрпәләрне кырып алганнар.
— Ә хәзер кибетләр ничек эшли? Азык-төлек бармы?
Кибет төбенә азәрбайҗаннар килеп төште дә, халыкка бушлай икмәк тарата башлады
— Ачтан үләрлек түгел. Шулай да, бүген кибеттә ипи беткән иде. Рәхмәт төшкере, кибет төбенә азәрбайҗаннар килеп төште дә, халыкка бушлай икмәк тарата башлады. Ипиләре беткәч, алма, аннан әфлисуннар, мандариннар тараттылар. Бәрәңгене бушка бирә алмыйбыз дип, килосын 25 һривнядан (0,8 доллар) тәкъдим иттеләр. Аларга бик зур рәхмәтле булдык.
— Су, электр бармы, интернет ничек эшли? Көнкүрешегездә тагын ниләр үзгәрде?
— Электр кайчак өзелә. Су, интернет бар. Даруханәләрдә, озын булмаса да, чират булгалый. Күпләргә барыбер дару кирәк бит. Сугыш булмаганда да даруга мохтаҗлар күп, кемнеңдер шикәр чире, йә башка нәрсә.
— Тагын ниндидер кытлык, моңарчы күнеккән тормышның үзгәрүе сизеләме?
— Башка нәрсәләр элеккеге сыман инде. Төп аерма — шул бомбалаулар. Әле менә шимбә көнне шул кадәр көчле шартлау булды, йөрәгем ярыла дип торам. Чыгып карасам, безнең йорттагы кайбер кешеләрнең тәрәзәләре коелып төшкән. Якындагы йорт янында шартлаган икән. Барган идем — ишегалдында биш машина янып ята, йортның бөтен тәрәзәләре ватык.
— Киевка урыс хәрбиләре дә кергәли диләр. Аларны күргәнегез бармы?
— Үземнең күргән юк. Әмма монда минем дусларым байтак бит. Алар миңа шалтырата, сезнең янда ни булды дип сорый башладылар. Машиналар януын, тәрәзәләр ватылуын сөйләдем, әмма урыс солдатларын күрмәдем дидем. Ә без күрдек, ди дусларым. Украиннар аларны чолгап алып, коралларыгызны ташлагыз, бирелмәсәгез, шушы урам уртасында ук атып үтерәбез дигәннәр. Ул диверсия-күзләү төркеме булган икән. Дустым әйтүенчә, алар барысын да урам буйлап үтереп барганнар. Аларның ничә кеше булуын беркем дә тәгаен генә белми. Монда хәзер әсирлеккә төшкән, үтерелгән Русия солдатларының меңнәр белән исәпләнүен әйтәләр.
— Шәһәрдә йөрү тәртибе үзгәрдеме?
— Мин Днепр елгасының сул ягында яшим. Шәһәрнең өчтән бере безнең якта, калганы елга аша. Күперләр ябык, анда күп санлы сакчылар тора, беркемне дә үткәрмиләр. Шулай ук кичтән иртәнгә кадәр коммендант вакыты, урамга чыгарга ярамый. Халыкның һәм машиналарның кимүе дә нык сизелә. Элек кешеләр урам тутырып йөри иде, хәзер бик аз. Кемдер өеннән чыкмый утырадыр, кемдер качып киткәндер. Монда качып киткән кешеләрне бик яратмыйлар, илне ташлап китте диләр. Ә монда яшәп була әле, шартлар бар бит.
— Киевны кайсы вакытларда бомбалыйлар, ниндидер сәгате, режимы бармы?
— Күбрәк таң алдыннан һәм кичен бомбалыйлар. Көндез ишетелми.
— Кешеләрнең бомбадан саклану урыннарына, метрога сыенуы турында видеолар, фотолар күргән бар. Сез анда бармыйча, өйдә утырасызмы, курыкмыйсызмы?
— Беренче көнне курка идем. Инде күнектем, куркып тормыйм. "Язмыштан узмыш юк", ди бит татар. Әле менә күктә бер… Тукта, бер генә түгел, берничә очкыч очып бара.
— Әле хәзерме?
— Әйе, менә хәзер без сөйләшкәндә.
— Кайсы ил очкычлары?
— Күренми бит ул, танып булмый. Оһ, менә хәзер балконга чыктым. Шартлаулар башланды. Русия авиациясе тагын бомбалый башлады кебек.
— Шушы яшькә җитеп, сугышны беренче тапкыр күрүегездер инде бу. Нәрсә хис итәсез, кичерешләрегез нинди?
— Мин элек сугышны бөтен яктан аталар, бомбалар төшә, артиллерия дип күз алдына китерә идем. Ә монда… Оһ... Зениттан очкычларга ата башладылар бугай… Ә хәзер сугыш алай ук түгел икән. Тегендә-монда аталар. Кемдер кайдадыр яши, кайдадыр, кемгәдер аталар.
— Ә ничек йоклыйсыз?
Украинада күпчелек телевизор гына түгел, аның өстенә интернет та карый
— Хатын үлгәнннән бирле барыбер йокы бозылган иде инде. Арыгач кына йоклап китә алам. Мин телевизор карамыйм, төнлә интернеттан укыйм. Ә Русиядә телевизор карыйлар икән. Украинада күпчелек телевизор гына түгел, аның өстенә интернет та карый. Монда шактый гына украиннар инде инглиз телен дә аңлый башлады. Украин теленә якын булган поляк телендәге телевидение каналларын да карыйлар.
— Каршылык күрсәтү өчен халыкка корал таратканнар диләр, андый нәрсәне күргәнегез булдымы?
— Күрмәдем, безгә корал тәкъдим итүче булмады. Киев янындагы Оболонь бистәсендә таратканнар дигәнне ишеткән идем. 2014 елда Донбасста КамАЗларга төяп Русиядән китерелгән корал таратылуын беләм.
— Путинның Украинага сугыш башлавын беркем дә көтмәгән иде. Күпләр югалып калган кебек булды. Украинада да сизелде. Русия Киевны 2-3 көндә алачак дигән сүзләр дә ишетелде. Инде бишенче көндә дә ала алмады. Украина хәрбиләре бик нык каршылык күрсәтә. Кәефләрнең кайсы да булса якка үзгәрүе сизеләме?
— Соңгы көннәрдә халыкның кәефе бик нык яхшы якка үзгәрә. Кешеләр бер-бере белән дуслашып, үзара якынайды, өметләр артты. Шул ук вакытта урысларга мөнәсәбәт бик начарайды. Әле күптән түгел генә славяннар, кардәшләр дип, урысларны кичерергә әзер булсалар, хәзер инде андый мөмкинлек юк. Сугыш башлангач урысларга карата дошманлык бик нык артты, Киевта күпчелек урысча сөйләшсә дә. Һәм моңа Русия үзе гаепле. Кырымны, Донбассны тартып алды. Инде хәзер тагын һөҗүм башлады. Украина халкы кая китә ала? Алар үз ватаннарын агрессордан сакларга мәҗбүр. Өстәвенә Русия алдаша, сезгә ярдәм итәбез ди, ә үзе кешеләрне үтереп йөри. Мин Русиядәгеләргә шалтыратып аңлата башласам, юк, сез безне алдыйсыз диләр. Сез күбрәк миңа түгел, Русия телевидениесенә ышанасызмыни, мин бит тере шаһит дим. Казан ханлыгын алганнан бирле, бүгенге Лавров (Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров - ред.) чорына кадәр ялган дипломатия дәвам итә. Бөтенесе дә алдакчылар.
— Ике улым бар дип әйттегез. Алар кайда?
— Алар Киевта, аерым торалар. Кече улым — берүзе. Өлкән улым өйләнде, килен Луһански өлкәсеннән. Кода-кодагый "ЛНР"да калды. Алар алмаш-тилмәш килә, йә кода, йә кодагый булып китә иде. Русия "ДНР"ны аерым дәүләт дип таныгач, әле ничек киләргә белмиләр, кәефләре бик төште.
— Алар нәрсә сөйли? Үзара мөнәсәбәтләрегез ничек?
— Алар Украинага йөз тота. Ә күршеләребез путинчылар диләр. Шуңа күрә үзара дус яшәмиләр, бер-берен яратмыйлар. Авылда торгач, натураль хуҗалык белән яшиләр. Сөте, ите, бәрәңгесе үзенеке.
— Татарстан белән элемтәгез ничек?
— Без биш бала үстек, ике сеңлем, ике энем бар. Авылда биш өрәңге утырткан идек, бишесе дә үсеп утыра әле.
— Сугыш башлангач алар белән сөйләшкәнегез булдымы?
— Булды, бүген генә ике сеңлем белән сөйләшеп алдым. Энеләр белән сөйләшеп булмады әле.
— Сез шалтыраттыгызмы, алармы? Ничек сөйләштегез? Хәзер ике ил арасында сугыш бара. Ә сез — Украинада, алар — Русиядә. Авырдыр бит?
— Үзем шалтыраттым. Өлкәнрәк сеңлем белән яхшы сөйләштек. Ә кечесе белән узара аңлаша алмау 2014 елда Русия Кырымны басып алгач ук башланган иде. Сөйләшкәндә дә "әйе, әйе" дип тыңлап кына торды, кызгануын әйтте.
— Татарстанда башка кем белән дә булса элемтәдә торасызмы?
— Әйе, сыйныфташларым бар. Әле сугыш башлангач алар белән сөйләшкән юк. Шулай да бик яратып бетермиләр. Кайберәүләр миннән инде күптәннән сорап килә, фашистларны күргәнең бармы дип. Монда инде 40 елдан артык яшим, бер фашистны да үз күзем белән күргәнем юк, телевизордан гына күргәнем бар дим.
Татарстанда соңгы тапкыр 2013 елда булган идем. Казанда яшәүче бер сыйныфташым украиннарны күп тапкыр күргәне булуын, әмма аларны ошатмавын әйтте. Ә мин аңа үзем күргәннәрне аңлатырга тырыштым. Украиннарның характерлары йомшаграк булуын сөйләдем. Аермасы шунда ук сизелеп тора бит. Киев-Мәскәү поезды белән күп тапкыр кайтканым бар. Башта тып-тыныч. Чикне узгач беренче тукталышта ук русияләр килеп керә, кычкырып сөйләшә башлыйлар, сүгенәләр, эчә башлыйлар. Украиннар исә тыныч кына сөйләшеп бара. Мәскәүгә килеп төшүгә — полиция тулган. Казанда да шул ук хәл. Җитмәсә, кибеттә, яки кассада чиратсыз узалар. Украинада чиратсыз узу дигән нәрсә юк. Киевта, килеп керсәң, бөтен вокзалга бер-ике полиция хезмәткәре йөри. Дусларга менә шуны аңлатып сөйләргә тырышам.
— Киевта татарлар арасында элемтәләр үзгәрмәдеме?
— Соңгы арада, әле сугыш башланганчы ук, пандемия аркасында, болай да бик күрешкән юк иде. Ә болай без монда бик тату яшибез. Татарстанда теге — мишәр, бу — керәшен дип, бер-беребезне гел аерып, читкә тибәреп килү сизелә иде. Ә монда килгәч мин бөтенләй башка мөнәсәбәткә игътибар иттем. Татарча сөйләшүче очраса, мишәрме, керәшенме, типтәрме дип тормыйбыз, кочаклашып күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп алабыз.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!