Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Путинның Украинадагы сугышын хакимият кушканча бәяләде


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Украина "неонацилар" кулында дигән фикердә.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Украинадагы сугыш турында махсус белдерү белән чыкты. Анда "дәүләт түнтәрелешеннән соң ил неонацилар кулында, алардан шул исәптән мөселманнар да зыян күрә" диелә.

Мөфти Камил Сәмигуллин дини кешегә хас булмаган риторика куллана.

"Көнбатыш җәмәгатьчелегенең икейөзлелекне һәм икеле стандартларны калдырып, үз гамәлләрендә эзлекле булуын теләр идек: ни өчен Европа акланмаган һөҗүмнәргә дучар ителгән Гыйрак, Либия һәм Фәләстин кебек мөселман илләрен дә, бүгенге кебек, сәяси һәм икътисади санкцияләр ярдәмендә якламады? Украинадагы низаг узган атнада башланмады. Ул сигез ел дәвам итә. Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Украина неонацилар кулына килеп керде. Аларның кешелексез гамәлләреннән бөтен конфессияләрнең вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да зарар күрә" диелә белдерүдә.

Аның бу сүзләрендә мөфтинең әлеге белдерүен дәүләт пропагандасы кулланган алымнарга нигезләнеп язуы күренә.

Шул ук вакытта нәзарәт һәр йортта иминлек өчен дога кылырга чакырган һәм Украина халкына тынычлык һәм чәчәк ату теләгән.

Украина мөселманнарының диния нәзарәте исә Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүен һәм анда гади халыкка ясаган һөҗүмнәрен хөкем итә, Путиннан сугышны туктатуын сорый.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтиеннән аермалы буларак, сугыш турында сәяси белдерүләр ясамады, фәкать мөселманнарны тынычлык өчен догада берләшергә чакырды.


Элегрәк мөселманнарның башка җитәкчеләре Путинның сугыш башлавын хуплаган иде инде. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте сайтында нәзарәт рәисе Тәлгать Таҗетдиннең Украинага каршы сугыш башлаган өчен Русия президенты Владимир Путинга хуплау һәм рәхмәт сүзләре язылган белдерүе чыккан иде.

Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов та, Русиянең "ДНР" һәм "ЛНР" бәйсезлеген тану турындагы карары нигезле һәм Русия мөселманнары моны аңлап кабул итте, дип белдерде.

"Русиянең карашы, "ДНР" һәм "ЛНР"ны тану – кемдер зыян күрсен өчен түгел, киресенчә, Донбасста кешеләр үлмәсен өчен. Коръәндә әйтелгәнчә, кем бер кешенең гомерен саклап кала – бөтен дөньяны коткарыр, ә бер кешене үтерсә, бөтен кешелекне үтергән кебек булыр", диде Крганов.


Элегрәк Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулауларыннан соң АКШтан демократ сенатор Крис Кунс Русия президенты Владимир Путин хөкүмәтенең режимның явызларча файдаланылуына игътибар итүче Русия ватандашларын ил эчендә һәм чит илдә авызларын томалау өчен үтерүләрнең озын һәм күңел кайтаргыч тарихы барлыгын әйткән иде.

Украинада сугыш башланыр алдыннан бер көн алда Кырым оккупациясеннән соң Киевта төзелгән Кырым мөселманнарының тагын бер дини идарәсе мөфтие Айдер Рустемов Кавказ, Татарстан, Башкортстан мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. Мөфти Русия гаскәрендә торган мөселманнарны Украинага каршы сугышмаска һәм өйләренә кайтып китәргә чакырды.

Украина мөселманнарының "Умма" дини идарәсе рәисе Сәид Исмәгыйлев 24 февральдә белдерү белән чыкты һәм үз тарафдарларын Украинаны якларга чакырды.

"Мөселманның тормышы, абруе һәм милеге кагылгысыз. Беркемнең дә җирдән, иректән һәм илдән мәхрүм итәргә хокукы юк", диде ул.

  • 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны әле дә "хәрби чара" дип кенә атый. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды.
  • Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге илләре Русиянең Украинага һөҗүмен провокацияләнмәгән дип атады һәм Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

Мөфтиятләр һәм хакимият

Русия мөселманнарының беренче диния идарәсе патшабикә Екатерина II фәрманы белән 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Башта "Уфа (1796 елдан Оренбур) Диния магометаннар законы җыены" дип атала. Ул Уфа наместнигы Осип Игельстром үтенече белән дин әһелләрен "сынап" алар арасыннан патша режимына тугрыларны сайлап алу өчен дәүләт оешмасы буларак оештырыла. Идарә 1917 елга кадәр эшли.

Совет чорында да хакимият мөфтиятләрне диндар халыкка үз идеологиясен җиткерү, идарә итү максатында куллана. Совет берлегендә дини идарәләр хөкүмәт каршындагы дин эшләре шурасы карамагында була.

Совет чоырыннан соңгы Русиядә берничә диния идарәсе эшләп килә: Үзәк диния нәзарәте (мөфти Тәлгать Таҗетдин), Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте (мөфти Равил Гайнетдин), Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния нәзарәте (мөфти Нәфигулла Аширов), Русия мөселманнары дини җыены (мөфти Әлбир Крганов). Моннан тыш Татарстанда, Башкортстанда һәм Кавказда үз диния нәзарәтләре бар. Бу дини идарәләр барысы да эшчәнлеген хакимият белән килештереп алып бара.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG