Русиянең Украинада сугыш башлавына инде дүртенче атна китте. Татарстан һәм Башкортстанга көн дә сугышта катнашкан егетләрнең һәлак булуы турында хәбәрләр килә. Әлеге үлемнәр һәм җирләүләр турында бары район газетлары гына бер-ике җөмлә язып уза, шуңа сугышта ничә егетнең һәлак булуы турында төгәл мәгълүмат юк.
Ата-аналар балаларын җирләгән мәлдә, Русиядә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да Кырым аннексиясенең сигез еллыгына багышланган концертлар уза. Быел алар "Русия. Кырым. Донбасс. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән шигар астында үтә. Азатлыкның Telegram каналына студентлар бу чарага үзләрен мәҗбүри чыгаруларын язды. Чарага мәҗбүри китертүләре турында Азатлык элек тә язган иде.
"Кырым язы" дип аталган концерт чаралары Русия Кырымны басып алганнан соң ел саен оештырылып килә. Татарстан вә Башкортстанда халык бу вакыйганы бәйрәм иткәндә, Кырымдагы кырымтатарлар инде сигез ел борчуда яши. 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште.
Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды. Мисал өчен, кырымтатарларны 14 автобуста Төркиягә озаттылар, шулай ук 300 кеше Чехиягә эвакуацияләнәчәге әйтелде.
Кырымда калган кырымтатарлар бү көннәрдә шулай ук борчуда. Анда да активистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мөселманнарны эзәрлекләүләр, мәхкәмәләргә тарту дәвам итә. Кырымда элек булмаган, тик 2014 елда калкып чыккан проблемнарның берсе – бу Мәскәүнең Кырымда сүз иреген кысуы. Мондый кырыс сәясәт нәтиҗәсендә 2014 елда Кырымнан бәйсез журналистлар, сәясәтчеләр, җәмәгать вәкилләре, галимнәр китәргә мәҗбүр ителгән булса, 2015 елда Кырымда инде эшләгән бер төркем матбугат чаралары, агентлыклар ясалма киртәләр нәтиҗәсендә Русиядә теркәлә алмыйча, Кырымнан китәргә мәҗбүр ителделәр. Моның төп максаты – дәүләт контролендә булмаган матбугат чаралары Кырымдагы чынбарлыкны тышкы дөньяга бәян итмәсеннәр дип эшләнде, чөнки алар Мәскәү пропагандалаган "Кырым язы" нәтиҗәләренең чынбарлыкта нәрсә булганын һәм нәрсәгә китергәнен яктырта башлаган иде.
Зарема Кырымда яшәп калган журналистларның берсе, соңгы сигез ел аның үзе һәм гомумән кырымтатар җәмгыяте өчен бик авыр булган.
"Без куркып яшибез", диде иминлек өчен исемен үзгәртүен сораган Зарема. "Кырым Русия тарафынннан аннексияләнгәч, кырымтатарларның 1944 елгы сөрген нәтиҗәсендәге барлык куркулар, сынаулар кинәт өскә калкып чыкты", ди ул.
Кырымтатарлар Кырымдагы ике миллион халыкның якынча 12 процентын тәшкил итә. 1944 елның маенда бөтен кырымтатар халкы имеш сугыш вакытында нациларга ярдәм иткән дигән гаепләү тагылып депортацияләнде. Гаиләләрне терлек өчен вагоннарга тутырып Үзәк Азиягә җибәрделәр. 8000гә якын кырымтатар юлда үлде, һәм дистәләрчә мең кеше ачлыктан, авырудан беренче өч елда вафат булды. Төрле исәпләүләргә караганда, кырымтатарларның 20-46 проценты депортация нәтиҗәсендә үлде.
Гәрчә кырымтатарлар 1967 елда тулысынча аклансалар да, сөрген кырымтатарлар өчен тирән яра калдырган, аларның күбесе әле дә Русияне җәберләүләр белән бәйли. Бүген кырымтатарлар Русия хакимиятеннән золым күрерләр дип куркып яши.
"Русия хакимияте безне кабат хыянәтче халык дип уйлап, халкыбыз белән коточкыч берәр нәрсә килеп чыгуыннан куркабыз", ди ул. "Әгәр этник чистарту яңадан башланса, безне яклаучы юк".
Бүгенге көндә Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Аметовлар сак астында тотыла. Күп кенә кырымтатарлар өйләрендә әледән-әле тентүләр уза.
2014 елның 15 мартында Акмәчет янында кырымтатарларның Русия оккупациясенә каршы тыныч демонстрация вакытында урланган Ришат Аметовның явызларча мәсхәрәләнгән мәете табылды.
Карасубазарның Новый кырымтатар бистәсендә дини чараларны алып баручы Айдер Сеит-Алиев кырымтатарларның бу хәлләргә тыныч кына карап утырмаячагын белдергән иде.
— Халкыбызга карата төрле золымнар кылына. Инде шуңа барып җиттеләр ки – безнең милләттәшләрне борынгы ысуллар, электр белән азаплыйлар. Имеш, без бүген хокукый илдә яшибез икән. Хокуклар сакланган ил мондый була аламы? Бу илгә хезмәт итүчеләр кемгә әверелделәр? Үз максатларына ирешү, теләгәннәрен ишетү өчен аларны рәхимсез ысуллар, электр белән азаплыйлар. Без сезне бу илнең үзе кабул иткән кануннарын үтәргә чакырабыз һәм кыйнауларны туктатуны таләп итәбез. Без мондый хәлләр туктаганчыга кадәр дәшмичә утырмаячакбыз, бу хакта сөйләячәкбез, - диде Сеит-Алиев.
Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!