Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда 15 меңгә якын пар аерылышкан


Аерылышуларга иң еш китерә торган сәбәп – тормыш иптәшләренең бер-берсен аңламавы, хыянәт һәм матди хәлдән канәгать булмау диелә.

2021 елда Татарстанда 15 меңгә якын пар аерылышкан. Бу хакта Казан шәһәр думасының "Өмет-Надежда" берләшмәсе һәм Татарстан Дәүләт шурасының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Татарстан хөкүмәт йортының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, 2021 елда 14 876 пар аерылышкан. Җитәкче 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында никахны таркату хезмәтләре күрсәтелмәвен искәрткән. "Шуңа күрә статистиканы анализлаганда пандемиягә кадәрге чорны исәпкә алырга кирәк", дигән Гөлшат Нигъмәтуллина.

Аның сүзләренчә, 2019 елда Татарстанда 13,3 мең пар аерылышкан, ә 2018 елда – 13,4 мең пар.

Нигъмәтуллина әйтүенчә, статистикага күрә, гаилә тормышының беренче 5-10 елы иң катлаулы чор булып санала, барлык теркәлгән никахларның 60лап проценты шушы вакытта таркала.

Аерылышуларга иң еш китерә торган сәбәп – тормыш иптәшләренең бер-берсен аңламавы, хыянәт һәм матди хәлдән канәгать булмау диелә.

2020 ел март ахырында Татарстан Министрлар кабинеты карары белән коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәү туктатылды. Бары туу һәм үлемнәрне теркәү генә башкарылачак диелде.

2015 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышуларны катлауландыру тәкъдиме белән чыкты. "Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм мәхкәмәдә күпкә катлаулы булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим" дип сөйләгән иде ул.

2016 елда Татарстан Дәүләт шурасы аерылышу эшен катлауландыру турындагы канун өлгесен тәкъдим иткән иде. Русия думасы әлеге канун өлгесен кире какты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG