Коронавирус пандемиясе Русиядә гаилә тормышына да нык тәэсир итте. 2020 елның маенда ук гаиләдәге көч куллану очракларының бер ай эчендә ике ярым диярлек мәртәбә артуын әйттеләр. Пандемиянең беренче елында аерылышучылар ЗАГС бүлекләренә керү кыенлашу сәбәпле кимесә дә, 2021 ел андыйларның коронавируска кадәргедән дә күбрәк булуын күрсәтте. Татарстан хакимите аерылышу саннарын күрсәтергә теләми, әмма "Idel.Реалии" ул мәгълүматны Русия дәүләт статистика хезмәтеннән алган.
Татарстан ЗАГС идарәсенең 2021 елга йомгак ясау утырышында түрәләр узган елның "уңышлы" булуын белдерде: республикада күп балалы гаиләләр тотрыклы рәвештә арта бара, үлем статистикасы Идел буе федераль бүлгесендә иң яхшысы (ягъни халык санын исәпкә алып чагыштырганда үлүчеләр азрак), теркәлүче парлар саны белән дә Татарстан беренче урында.
Сүз аерылышуларга җиткәч Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина балалы гаиләләрнең аерылышу очраклары кимүен әйтте. ЗАГС идарәсе матбугат өчен әзерләгән хисапта да "мең гаиләгә аерылышучылар санына караганда, Татарстан күрсәткечләре Идел буе федераль бүлгесендә иң яхшысы һәм иң түбәне" диелә.
Утырышта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада аерылышуларның 80 процентка якыны мәхкәмә аша теркәлүен искә алып, андый парларны үзара килештерү-татулаштыру эшенә игътибарны арттыру кирәклеген әйтте.
Әмма ничә парның аерылышканы әйтелмәде, ул саннарны соңгы ике елда идарәнең рәсми сайтына да чыгармыйлар.
Русия дәүләт статистика федераль хезмәте саннарына караганда, 2021 елда Татарстанда өйләнешүчеләр саны пандемиянең беренче елындагыдан шактый арткан. 2020 елда 19 350 пар язылышкан булса, былтыр 24 653кә җиткән, хәтта коронавируска кадәрге 2019 ел саннарын (24 185) да узып киткән. Әмма аерылышучылар саны да нык арта. Былтыр 14 877 пар аерылган. Бу 2020 елдагыдан 3524кә, 2019 елдагыдан 1560ка күбрәк.
Ә менә бала табу кими бара. Былтыр 40 936 баланың тууы теркәлгән. Бу 2020 елдагыдан (41 598) да, 2019 елдагыдан (42 871) да азрак.
Татарстан ЗАГС идарәсе былтыр аерылышулар артуын 2020 елда пандемия сәбәпле ЗАГС бүлекләре эшчәнлегенә кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә аерылышучыларның аны рәсми теркәүне 2021 елга кичектерергә мәҗбүр булуы белән аңлата. Әмма 2019 ел белән 2020 ел арасында аерылулар артуны аның белән аңлатып булмый.
Башкортстанда да былтыр язылышучылар шактый арткан, 2020 елда 19 270 теркәлгән булса, 2021 елда — 23 036. Шулай да 2019 елгы санга (25 060) җитә алмаган. Ә менә аерылышулар саны пандемиягә кадәргедән артып киткән. 2019да — 15 399, 2020дә — 14 572, 2021дә — 16 704.
Башкортстанда да бала табу кими. Былтыр 39 333 бала туган. Бу 2020 елдагыдан 1 847гә, 2019 елдагыдан 2 698гә азрак.
Русия күләмендә дә хәлләр шул чама. Былтыр ЗАГС 923 553 никах теркәгән. Бу 2020 елдагыдан (770 760) шактый күп, ә менә 2019 елдагыдан (950 105) бераз азрак. Аерылышулар саны ил буйлап арткан. Пандемиянең беренче елында 564 033 гаилә таркалса, былтыр 644 207 аерылышу теркәлгән. Бу пандемиягә кадәр, 2019 елда булган аерылышулардан (620 767) да күбрәк.
Русиядә бала табу соңгы өч елда гел кими бара. 2019 елда 1 484 517 бала теркәлсә, 2020дә — 1 435 750, былтыр 1 402 834 генә булган. 2020 ел белән чагыштырганда 32 916га, 2019 елдагыдан 81 683кә азрак дигән сүз.
Социология фәннәре докторы, Социаль тикшеренүләр фонды президенты Владимир Звоновский "Idel.Реалии" белән сөйләшүдә бу саннарны парларның рәсми теркәлүе бар дөньяда актуальлеген югалта баруы белән аңлаткан.
— Беренчедән, бала табу мәсьәләсен кайгырту актуальлеген югалта бара. Бу уртача гомер озынлыгының артуы, пенсия системы һәм башка социаль шартларның яхшыруы белән аңлатыла, болар балалы булу зарурлыгын киметә. Икенчедән, бала табу гаиләне рәсми теркәүдән аерыла бара, чөнки рәсми теркәлмичә дә киләчәк буынны әзерләп була. Шушы ике шарт сәбәпле парларның рәсми теркәлү зарурлыгы бетә, - ди белгеч.
Звоновский рәсми теркәлүнең беренче чиратта милек мөнәсәбәтләре, милекнең ир белән хатын арасында тапшырылуы яки бүленүе, ата-анадан балаларга күчүе белән бәйле булуын әйтә. Ә милек хокуклары рәсми теркәлүсез дә тәэмин ителгән илләрдә рәсми теркәлү ихтыяҗы да калмый һәм ул гаилә институтының бер формасы гына булып кала.
— Бу күренешләр һәм пандемия аркасында Русиядә гаиләне теркәү кимеде. Мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бер-берең белән шактый озак вакыт якыннан аралашу кирәк. Интернет аша гына гаилә корып булмый. Ә пандемия чикләүләре, канун таләп иткәннәре генә түгел, авырудан курку һәм башка нигездәге шәхси чикләүләр дә шактый тәэсир итә. Битлек киеп йөрү дә шундый киртәләрнең берсе, чөнки беренче чиратта гаилә кемгәдер күз төшүдән башлана, - ди Звоновский.
Ә язылышудан аермалы буларак, аерылышу өчен озак танышып тору кирәкми ди ул. Андый адым өчен шартлар инде өлгергән була. Ә өйдә утырып эшләү гаилә мөнәсәбәтләренә өстәмә киеренкелек китерә, чөнки яшәү урыны ял итү генә түгел, эш урынына да әверелә.
Пандемия булмаса, аерылышулар саны алай ук артмас иде дип уйлыйм
— Гомумән, пандемия безне тормышка башкача карарга мәҗбүр итә һәм гадәти процессларны тизләтә. Пандемия булмаса, аерылышулар саны алай ук артмас иде дип уйлыйм. Татарстанга һәм ислам тәэсирендә татарлар гаилә мәсьәләләрендә традиционрак дигән стереотипка килгәндә, күрәсең, татарларның динилеге артык күпертелгәндер, ди социолог.
Икътисад һәм социология белгечләре аерылышу теләге арту сәбәпләре арасында пандемия чорындагы мәҗбүри изоляцияне дә, керем дәрәҗәсе төшүен дә, Русия хатын-кызларының матди бәйсезлеге артуны һәм тулы булмаган гаиләләргә түләүләр кертүне дә телгә ала. Демографлар аерылышулар саны кискен артуның сәбәпләрен күпкә җиңелрәк аңлата дип яза Сибирь.Реалии.
Русия фәннәр академиясенең икътисад институты профессоры Иван Стариков аерылышулар артуга коронавирус чикләүләре һәм илдәге икътисади тотрыксызлык аркасындагы психологик яралар сәбәпче дип исәпли.
— Минемчә, сәбәбе — локдауннан калган тирән яра. Бөтен дөнья дучар ителгән ихтыяри-мәҗбүри ябылыш гаилә тормышында чагылыш тапмый калмады, бу бит без күнеккән тормыш өлгеләренең җимерелүе! Дистәләрчә миллион русияле 40-60 дүрткел метрлы фатирларда, ә еш кына бер бүлмәле "хрущевкаларда", 30 дүрткел метр мәйданда бикләнеп калды. Чикләнгән киңлектә икәүдән-икәү генә вакыт уздыра алучы парлар бик аз. Әлбәттә, изоляция ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясады. Менә минем дустым хәзер утыра: "Мин үзем ул локдаун аркасында алты тапкыр аерылыша яздым бит", ди.
Шул ук вакытта тышкы дөнья да русияләрне яхшы яңалыклар белән сөендермәде: рәсми һәм яшерен инфляция аркасында барлык төр тауарларның бәясе күтәрелде, - ди ул.
Русия Финанс университеты доценты, юридик фәннәр кандидаты Наталья Оганова аерылышуларның артуын халыкның "япон социаль моделенә" күчә баруы белән дә аңлата.
Безнең көндәшле дөньяда яшьләрнең төп игътибары эшкә юнәлгән, гаиләгә һәм социаль бәйләнешләргә акча һәм вакытның минимумы сарыф ителә
— Хәзерге дөньяда һәр дәүләттә диярлек күзәтелгән икенче төп фактор — "япон моделе" дип аталган ялгыз тормыш тренды. Хәзер ялгызың гына яшәү җиңелрәк, шуңа күрә яшьләр язылышса да, ул, кагыйдә буларак, озакка бармый. Кешенең эше булса, бу япон моделе икътисади яктан нигезләнгән: кеше гел эш белән мәшгуль, акча түгеп, зур йорт, гаилә тотмаса да була. Статистика күрсәтүенчә, японнарның 40 проценты — гыйффәтлеләр (20 яшькә кадәргеләрнең 80%, 20-24 яшьтәгеләрнең — 40%, ә 35 тән 39га кадәр – 10%ка якыны - СР). Һәм әкренләп башка илләрдә яшәүчеләр дә бу модельгә килә: безнең көндәшлек дөньясында яшьләрнең төп игътибары эшкә юнәлгән, гаиләгә һәм социаль бәйләнешләргә исә акча һәм вакытның минимумы сарыф ителә.
Русиядә дә бу тренд күзәтелә. Мин ковид белән авырдым һәм реабилитациягә Кисловодскидагы шифаханәгә киттем. Күптән бу төбәктә булмаган идем, ә монда шәхси секторда берничә буынга исәпләнгән күпкатлы йортларның бик кечкенә йортларга алмашынуын күрәм. Җирле халыктан сорыйм: "Ни өчен элек зур йортлар бар иде, ә хәзер башлыча бер катлы йортлар?" Миңа әйтәләр: "Беренчедән, кешеләрдә акча азрак, икенчедән, зур гаиләләр юк инде. Хәтта бу ун ел элек гадәти хәл булган шундый төбәктә дә кешеләр ата-аналар, балалар белән бергә бер түбә астында яшәргә омтылмый. Зур йорт тоту йөккә әверелде. Яшьләр ялланган фатирларда яши, яшәгән төбәк-шәһәрләрен һәр ай саен диярлек алыштыра".
Бу факторларны безнең хакимиятләр бөтенләй эшкәртмәде дип саныйм. Хатын-кызда бала табарга, йортны тотарга теләк калсын, ә ир-атта хатыны, балалары, ата-аналары турында кайгыртырга тиешлеген аңлау калсын өчен берни дә эшләмәделәр. Бу норма һәм принциплар гаиләдән генә түгел, дәүләттән дә килә. Миңа калса, моның белән бездә хәзер проблемнар. Төгәл позиция юк.
Дөресрәге, хакимият аны кычкырып: "Күбрәк тудырыгыз!" дип игълан итә, әмма гамәлдә берничек тә ныгытмый. Яки "кәкре"не ныгыталар. Тулы булмаган гаиләләргә түләүне алыйк, президент бу турыда белдерүгә үк, без хезмәттәшләр белән агымдагы керемнәр фонында кешеләр бу акчаларны алу өчен теләсә нинди ысулларны кулланачак дип әйттек. Минемчә, ирсез авырлы хатын-кызларга ярдәм итү чарасы – ике башлы таяк. Туучылар планында нәрсәгә китерәчәк – билгесез. Аерылышу планында ничек тәэсир иткәнен күрәбез.
Бер яктан, күп кенә кануннар паспорттагы штампның мәҗбүри булмавы файдасына сөйли
Безнең илдә каршылыклы норматив-хокукый актлар бик күп. Асылда алар "туучылар санын арттыру" идеясен хупламыйлар. Бер яктан, күп кенә кануннар паспорттагы штампның мәҗбүри булмавы файдасына сөйли. Ә икенче яктан, хакимият гаилә институтының мөһимлеге турында игълан итә һәм "без демографик үсеш яклы, икенче-өченче балага ярдәм итү яклы". Әмма бала тапкан хатын-кыз яклау тоярга тиеш. Ә яклау хәзер тагын да чагыштырмачага әйләнә бара. Мәсәлән, күп кенә юристлар уртак милекне гамәлдән чыгару ягында: янәсе, хәтта никахта да уртак милек булырга тиеш түгел. Бу очракта кешеләр ни өчен аерылыша яки ни өчен хатын-кызлар кияүдә дә эшләргә мәҗбүр һәм үзләренә декрет ялы рөхсәт итә алмыйлар дигән кискен сорау туа. Әгәр дә ир-ат хатын-кызны тәэмин итүне үз өстенә алмаса, ул хатын ничек бала табачак? Ул чагында аңа эшләргә кирәк булачак.
— Аерылышучылар саны арту исемлегенең иң ахырында Хакасия, Ненец автоном округы кебек төбәкләр булды. Бу төбәкләрдә гаилә кыйммәтләре мөһимрәкме яки керемнәр алай ук нык кимемәгәнме?
— Миңа калса, аларның тормыш рәвеше үзгәрмәгән. Беркемгә дә сер түгел, алар зур мегаполис тормышыннан, зур шәһәрләрдән, зур шәһәрдә яшәүче барлык таләпләрдән аерылып торган бөтенләй башка тормыш рәвеше белән яшиләр. Алар, кече асаба халыклар, дәүләт институтларына караганда, туганнарына яки күршеләренә күбрәк өмет итәләр. Мөгаен, бу чынбарлыкта алар тышкы янаулар (пандемия, кризис) каршында алай ук зәгыйфь түгелдер.
"Кавказда дини никахлар ЗАГСтан мөһимрәк"
Русия буенча уртача күрсәткечләр өлешендә "аерылышуларның коточкыч статистикасы", мөгаен, аналитикларны ялгыш нәтиҗәләргә этәрә, дип саный демограф Алексей Ракша. Аның фикеренчә, ул социаль үзгәрешләр турында түгел, ә бюджет оешмаларының эш графигы турында сөйли. 2020 елның апрель-маенда ЗАГСка килү коронавирус пандемиясе аркасында бик чикләнгән булган, дип искә төшерә эксперт.
— Сүз 2020 елның беренче биш айлык статистикасы турында – шулардан ай ярым (апрель бөтен килеш һәм майның яртысы) ЗАГСка эләгү бик кыен булды. Майның икенче яртысында кешеләр вирус йоктырудан курыкты һәм дәүләт оешмаларына йөрүдән үзләре дә тыелып торды. Менә шуның белән аерылышуларның уртача саны икеләтә кыскара – бу ясалма сан белән чагыштырганда, 2021 ел күрсәткече, аңлашыла ки, югарырак. 44% – әле бу күп тә түгел.
Никахларның ныклыгына үзизоляциянең йогынтысы турындагы барлык бу фикерләр "колагыннан тартып үстерелгән"
Әйдәгез, 2019 һәм 2021 елларны чагыштырыйк – һәр ай саен илдә уртача 50 мең аерылышу теркәлә. "Статистикада кинәт килеп чыккан" шул ук 250 мең чыга. 2020 елга гомумән карарга ярамый, ул күрсәткеч түгел. Шуңа күрә никахларның ныклыгына үзизоляциянең йогынтысы турындагы барлык бу фикерләр "колагыннан тартып үстерелгән".
Гаилә статусының әһәмияте кимү һәм хатын-кызларның финанс бәйсезлеге арту. Бу, әлбәттә, шулай ук йогынты ясый, ләкин бик озак вакыт дәвамында – без бу тренд тәэсирен дүрт ел дәвамында да, хәтта биш-ун ел дәвамында да күрмәячәкбез.
Аерылышулар санын арттыруда бу гомуми трендның, әлбәттә, өлеше бар, тик аның йогынтысы дистә елларга сузыла, – дип билгели Алексей Ракша. Өстәвенә, аерылышулар санына билгеле бер яшь төркеме саны йогынты ясаячак. Моннан 5-10 еллар элек зур бер төркем яшьләр күп никах төзегән, хәзер бу төркем шулай ук аерылышуларның югары санын күрсәтә.
Уртача күрсәткечләр аңлашылса, Төньяк Кавказ төбәкләренең аерылып торган күрсәткечләре белән нишләргә? Шул ук вакыт арасында Ингушетиядә аерылышулар саны 3,5 тапкырга, Чечняда – 2,7, Дагыстанда – 2,1 тапкырга ешайды.
— Әйдәгез, тагын алдагы еллардагы саннарга күз салыйк. 2018 елның беренче биш аенда Төньяк Кавказда 8 884 аерылышу теркәлгән (Ингушетиядә – 170, Чечняда – 391, ә Дагыстанда – 1 863), 2019 елда – 9 171 (170, 512 һәм 1 988). 2020 елны алмыйбыз, ә 2021 елда – 10 943 – 2 ел өчен нибары 19% ка үсеш булыр иде, тик аерым төбәкләр буенча ел эчендә чыннан да ике тапкыр диярлек үсеш күзәтәбез (Ингушетиядә – 383, Чечняда – 900, Дагыстанда – 2 545). Әйе, үсеш күз алдында. Тик менә ул нәрсә белән бәйле? Бәлки, Кавказга чыннан да көнбатыш кыйммәтләре кайтавазы килә башлагандыр.
Моңа кадәр Кавказда аерылышулар саны Русиядә иң түбәне булды. Әмма ул, сүз уңаеннан, бу үсешкә карамастан, анда иң түбән булып кала бирә. Әгәр хәзер никахлар санының аерылышучылар санына нисбәтен карасак, аерылышучылар санына карата никахларның максималь күрсәткече һичшиксез Төньяк Кавказ төбәкләрендә булачак. Карагыз төп өчлекне: шул ук Чечня (никахлар өч тапкырга күбрәк), Дагыстан (88%ка) һәм Ингушетия (64%ка).
— Аерылышулар санына бәлки тулы булмаган гаиләләргә пособиеләр кертү йогынты ясагандыр?
— Ә менә бу бик мөмкин, чөнки Төньяк Кавказның күп кешеләре өчен рәсми никах, аның дәүләт структураларында теркәлүе мәгънәгә ия түгел диярлек. Анда дини никах ЗАГСтан мөһимрәк: ягъни алар түләүне алу өчен формаль рәвештә аерылышалар, асылда тулы гаилә белән яшәүләрен дәвам итәләр. Иҗтимагый институтлар тарафыннан мондый нәрсәләр анда гаепләнми.
НИИ ВШЭ демография институты доценты Лилия Карачурина хезмәттәше белән килешә.
— Аерылышуларның бу кискен үсеше – кызыклы статистик факт түгел, ә 2020 елда ковид чикләүләре аркасында илдә теркәлү органнары ябылу нәтиҗәсе, димәк, төзелә торган никахлар саны да, аерылышулар саны да кимегән.
Кешеләр озак вакыт бергә өйдә булдылар һәм бер-берсеннән арыдылар, шуңа күрә аерылышулар саны артты дию – уйдырма
2021 елда теркәлмәгән аерылышулар саны "җыелып килгән". Төп сәбәбе нәкъ менә шул. Башка барлык уйдырмалар – кешеләр озак вакыт бер-берсе белән өйдә булдылар һәм бер-берсеннән арыдылар, шуңа күрә аерылышулар саны артты, дию – уйдырмадан артык түгел. Бу темага бернинди реаль тикшеренүләр булмады һәм юк та. Ләкин бер генә нәрсә ачык: соңгы елларда аерылышуларның һичшиксез һәм шактый нык үсүе күзәтелмәде. Бу сикереш элегрәк булды. Ә аерылганнар санында озак вакытлы үзгәрешләр – әйе, ул акрынлап һәм даими үсеп килә, – ди Лилия Карачурина.
2020 елның март ахырында Татарстанда да Министрлар кабинеты карары белән коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәү туктатылды. Бары туу һәм үлемнәрне теркәү генә башкарылачак диелде.
2021 елның гыйнварыннан маена кадәр чорда ил буенча аерылышуларның гомуми саны өйләнешүчеләр саныннан 6%ка артта калды, дип күрсәтә FinExpertiza сайты.
Әмма Русиянең 39 төбәгендә генә никахлар саны аерылышулар саныннан артып китте, 43 субъектта вазгыять капма-каршы, тагын өч төбәктә никахлар һәм аерылышулар саны якынча тигез.
- 2015 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышуларны катлауландыру тәкъдиме белән чыкты. "Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм мәхкәмәдә күпкә катлаулы булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим" дип сөйләгән иде ул.
- 2016 елда Татарстан Дәүләт шурасы аерылышу процедурасын катлауландыру турындагы канун өлгесен тәкъдим иткән иде. Русия думасы аны кире какты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!