Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куәт оешмалары Башкортстанда экология протестлары белән "Украина вакыйгалары" арасында "бәйләнеш" эзли


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

9 апрельдә Баймак районында алтын чыгаручыларга каршы протест узарга тиеш иде.

Уфада полиция башкорт активисты Фаил Алчыновны Эктремизмга каршы көрәш үзәгенә җинаять эше нигезендә шаһит буларак китерелгән. Әмма җинаять эшенең эчтәлеге турында аңа берни дә әйтелмәгән.

Полициядә Алчыновка төрле сораулар бирелгән. "Башта бүген Баймак районында узарга тиешле флешмоб турында сораштылар. Мине анда бармасын өчен дип тоткарлаганнар дип уйладым. Ләкин соңрак Баймактагы протестлар белән Украинадагы вакыйгалар арасында бәйләнешләр, Руслан Габбасов ("Башкорт" оешмасының элекке активисты, Литвага күчеп китте - ред.) турында сораулар башланды", дип сөйләде Алчынов.

Сорау алу беркетмәсеннән күренгәнчә (ул редакциядә бар), полиция "Руслан Габбасов Баймактагы протестларны оештыруны координациялиме", "Украина тарафлы көчләр Башкортстандагы протест активлыгына йогынты ясыймы" дип тә сораган. Шулай ук Алчыновтан Илнур Кинисаров, Рөстәм Аманов, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдиновны ("Кырмыскалы эше" фигурантлары") җинаять эзәрлекләвен "гадел" дип саныймы дип тә сораганнар.

Кайбер сорауларга Фаил Алчынов җавап бирүдән баш тарткан. Шулай да Украин вакыйгалары белән республикадагы экология протестлары арасында бәйләнеш күрмим, "кырмыскалы дүртлеген" эзәрлекләүне гаделсез саныйм дип җавап биргән.

Бүген шулай ук "Башкортстанның яшел калканы - Куштау" иҗтимагый хәрәкәтенең ике активисты тоткарланган. Вадим Искәндәров һәм Дмитрий Петров Күмертаудан Баймакка барырга чыкканда тоткарланган.

Флешмоб алдыннан полиция "Яшел калкан" активисты Рәмис Теләпколовта һәм Стәрлетамакта тагына берничә кешедә тентү уздырды. Ишембай һәм Баймак районында хокук бозу ярамаганлыгы турында кисәтүләр таратып йөрделәр.

Баймак районы халкы инде берничә ай дәвамында алтын чыгаручыларга каршы көрәшә. Алар Мәскәү ширкәтләре, байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый дип чаң кага.

9 апрельдә Баймак районындагы Басай авылын яклап, республиканың башка төбәкләреннән дә башкортлар күпләп җыелыр, бу якларда моңарчы күрелмәгән зур флешмоб узар дип көтелгән иде. Ләкин авылга керү юлларын полиция камап алган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG