Башкорт авыллары белән Мәскәү ширкәтләре арасында алтын каршылыгының яңа чоры башланырга охшый. 9 апрельдә Баймак районындагы Басай авылын яклап, республиканың башка төбәкләреннән дә башкортлар күпләп җыелыр, бу якларда моңарчы күрелмәгән зур флешмоб узар дип көтелә. Соңгы көннәрдә бу хәбәр социаль челтәрләр аша республиканың башка районнарына да таралды һәм авыл халкы кешеләрнең күпләп килүен көтә.
66 йорты булган Басай өчен генә түгел, тирә яктагы башка авыллар өчен дә аяк асларындагы алтын бер каһәргә әйләнгән. Соңгы елларда мәктәпсез, юлсыз калган, медпункт вәгъдәләреннән дә өметләрен өзгән басайлар хәзер сусыз да калабыз дип борчыла.
Хуҗалары бер үк булган, Мәскәүдә төрле исемнәр белән бер үк адреста теркәлгән ширкәтләр Баймак һәм күрше Әбҗәлил районнарындагы бу авылларның җирләрен дистә еллап элек алтын эзләп актара башлаган. Алтынны читкә алып китәләр, авылларда исә халык аннан бернинди файда күрмәвенә, киресенчә, шуның аркасында үз тормышларының нарачайганнан начарая баруына зарлана.
Шул ук Баймак районында, басайлар янына Урал тауларына кушылучы Ирәндек тавы ашы йөрүче Илсур Ирназаров үз якларындагы авылларда халыкның алтын казучыларны соңгы бер-ике елда 10-15 тапкыр җыелып чыгып туктатуын әйтә.
— Алтын чыгаручылар берәр җирдә хакимияткә якын килә алса, шунда алтын эзли башлыйлар. Аларның акчасы күп, администрацияләргә акча төртәләр дә, башта тыйнак кына, аннан киңәеп китеп эшли башлыйлар. Аларның эшчәнлегендә канун бозулар турында без язган шикаятьләр нигезендә прокуратур җинаять эшләре дә ача, әмма ул эшләр сузыла да, каядыр юкка чыга бара, — ди Ирназаров.
Аның әйтүенчә, алтын чыгаручылар бу авылларда ризасызлык белдерүчеләрне бастыру өчен дә хакимият белән бергә эшли.
Хакимият халыкка ярдәм итәргә тиеш, ә чынлыкта читтән килгән алтын чыгаручыларга яшел ут яндыралар
— "Участковыйлар" да, кизү полициясе дә, "оперативниклар" да активистларның өйләренә килеп, алтын чыгаручыларга каршы чараларга бармаска дип кисәтеп йөри. Ә халык чыга, чөнки аларның көтүлекләре, печәнлекләре шунда. Халык ач утыра алмый бит, яшәргә кирәк. Малларыңны ашата алмасаң, кем сиңа китереп тоттыра? Безнең авыллар моны берләшмичә, ялгыз гына ерып чыга алмый. Административ ресурс белән шул хәтле көчле басым бара. Бюджет хезмәткәрләре чыкса, мәктәптән, башка җирләрдән үзебезнең үк җитәкчеләр карап тора. Андыйларны теркәп баралар. Гади кеше булып киенгән шул ук хакимият вәкилләре видеога төшереп ала да, актив чыгыш ясаганнарны, үз фикерен әйткәннәрне "эшкәртә" башлый. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән исә йөрәкләре янган бик сирәкләре генә чыга, алары да сан өчен генә катнаша, чыгыш ясый алмый. Чөнки андыйларны йә эштән куалар, йә башкача чара күрәләр. Күбрәк мал асрап көн күрүче, эшсез, гади халык чыга анда. Хакимият халыкка ярдәм итәргә тиеш, ә чынлыкта читтән килгән алтын чыгаручыларга яшел ут яндыралар, — ди Илсур Ирназаров.
Басай авылының бер кешесе, үзләрендәге хәлне Азатлыкка сөйләгәч, бюджет оешмасында эшләмәсә дә, хакимиятнең үч алуыннан куркып, исемен язмауны сорады.
Алтын юа башлаганнар иде, чишмәләре дә кибә башлады, мәктәпләрендә дә су бетте
— Безне иң борчыган нәрсә — су мәсьәләсе. Тирә якта сусаклагычлар, күлләр юк. Елгабыз да бәләкәй генә. Шулай да авылдагы һәр ишегалдында кое бар. Ә алтын юуучылар суны, артезиан коесы тишеп, тирәннәнрәк ала, башка су юк бит. Алар тирәндәге суны алгач, безнең коелардагы су аска китә, бездә дә, күрше авылларда да су бетә. Бездән биш чакрымлап ераклыктагы Төрекмән авылы янында күпләп артезиан коелары тишеп, шул су белән алтын юа башлаганнар иде, чишмәләре дә кибә башлады, мәктәпләрендә дә су бетте. Су бөтен авылда бетмәде, ләкин күпләр сусыз калды, су алырга башкаларның коесына йөри башладылар. Хәзер алтын юуу сезоны башлангач тагын шул булачак. Әле бу Төрекмәннән биш-алты чакрымдагы алтын юуучылардан килгән хәл. Ә хәзер безнең Басайдан 500 генә метрда башларга җыеналар, — ди туган авылын саклап калырга теләүче абзый.
Алтын юуучылар күренүгә, басайлар тиз генә хәбәрләшеп, урамга ашыга, шунда ук йөзгә якын кеше җыела. Күптән түгел авыл янына экскаватор алып килүчеләрне дә шулай җыелып кире борып җибәргәннәр. Башка авылларның дәррәү чыгып, алтын эзләүчеләрне куып җибәрә алганын ишетеп, шундый ук юлны сайлаганнар.
Басай иң кечкенә авылларның берсе булса да, хәзер алтын чыгаручыларга каршы иң зур җыенны кабул итәргә әзерләнә. Бу якларда яшәүчеләр бер-берен бик яхшы аңлый — халыкның күпчелеге мал асрап, "вахта эшенә" йөреп көн күрә. Суның кими баруы да уртак проблем.
Күрше Әбҗәлил районының Хәлил авылында, Басайдан 12 чакрымда яшәүче Вагыйз һәм Мәрзия Ирназаровлар да флешмобка җыена, үз авылдашларын да басайларга ярдәмгә чакыра. Алтын чыгаручылар элек Хәлил тирәләрендә дә казынган булган.
— Аллага шөкер, куып чыгардык, былтыр рекультивация ясап, казыган җирләрен кара туфрак белән каплап киттеләр. Безнең авыл җиңде, ә башкалардан әле чигенмиләр. Без Куштаудагы җиңүне күреп каршы төштек, күрше авыллар бездән күреп, әһә, була икән дигәннәрдер инде, — ди Мәрзия ханым.
Вагыйз Ирназаров алтын һәм су каршылыгындагы бөтен юридик нечкәлекләрне белеп торырга тырыша.
— Башкортстанда алтын казучы ул ширкәтләр төрле исемдә булса да, Мәскәү адреслары бер үк, бүлмә номерлары гына аерыла. Без аларны инде күптәннән беләбез. Берәр авылга килүләре белән халык җыела да чыга. Хәлилләр шулай котылды, башкалар да шулай көрәшә, — ди Вагыйз Ирназаров.
Басайларга 2020 елгы Куштау вакыйгаларыннан соң экологияне саклау максаты белән оешкан "Яшел калкан" ("Зеленый щит") активистлары да кушылды. Экология активисты, былтыр өч кеше тарафыннан кыйналып, кабыргалары, аягы сындырылган Илдар Йомаголов, әле савыгып җитә алмау сәбәпле, флешмобка килә алмаса да, бу хәлләрнең үзәгендә кайнавын, алтын чыгаручыларга каршы көрәшүче авыллар белән даими элемтәдә торуын әйтә.
— Алтын эзләүчеләр лицензия алалар да, шул җитә дип, казый башлыйлар. Ә казу өчен геологик һәм иң мөһиме — экологик экспертиза кирәк. Аларның эшчәнлеге грунт суларына ничек тәэсир итәчәк? Анда тирә яктагы бөтен авыллар карап торган бердәнбер, кечкенә генә Туялас елгасы бар. Халык исә кое суы белән яши. Төрекмән авылы янында алтын юуучылар 15ләп артезиан коесы тишеп, суны күпләп суырта башлагач авыл халкының сусыз калуы иң сискәндергән нәрсә булды. Лицензиябез бар дип киләләр дә, экологик нормаларны тупас бозып казый башлыйлар. Былтыр Баймакның үзеннән биш чакрымда гына "Таналык" ширкәте шулай нормаларны бозып эшләгәч, без шау-шу күтәрдек, һәм аларга 700 млн сум штраф салдылар. Канун нигезендә, алтын чыгаручылар кара туфракны бер урынга күчереп куеп, астагы катламнан алтынны юып алгач, өске кара катламны урынына кире кайтарып куярга тиеш. Ә Баймак янында алтын кара туфракта, һәм алар шул кара туфрак катламын тулысынча юып, елгага агызганнар. Заманалар үзгәрә ул, ә туфрак урынында калырга тиеш, — ди Йомаголов.
Аның әйтүенчә, берничә ел элек, алтын чыгаручылар ул авыллардагы халыкка юлларны, клубны яки башка берәр корылманы төзекләндерүне вәгъдә итеп, каршылыкны җиңел генә сүндерә торган булган. Хәзер Басай янында алтын эзләргә җыенучы "Алтын юл" ширкәте әле дә авыл халкын шулайрак ризалаштырмакчы. Авыл халкы белән соңгы очрашуда "Алтын юл" вәкиле Илдар Суюшев экологиягә зыян китерми генә эшләячәкләрен, алтын акчасының авылларга ярдәм итү фондына тамып торачагын вәгъдә итте.
Тик баймаклар моңа инде ышанмый. Алар күрше Әбҗәлил районында алтын чыгаручыларның канун бозу-бозмауларын тикшереп, төрле оешмаларга сораулар җибәргән һәм авыл халкын алтын чыгаручылардан нәтиҗәлерәк яклауларын белдерүче "Служу России" иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Әлеге хәрәкәт вәкиле Дилсут Ширматов Азатлык белән сөйләшүдә "Графское" ширкәтенең лицензиясен гамәлдән чыгарып, бу районнарда инде елларча алтын юуучы "Весна"га тотынуларын әйтте.
— "Весна"да да шундый ук канун бозулар бар. Хәзер аларның да лицензияләрен алу өчен көрәшәбез. "Алтын юл"ны әле ныклап өйрәнмәдек. Ныклы нигез булырга тиеш. Аңлыйсыздыр, хәзер бик катлаулы чор. Ялгыш сүз әйтсәң, хаталансаң — бетте. Һәр сүзеңне үлчәп әйтергә кирәк, — дип, Украинадагы сугыш сәбәпле, бу авылларны яклауның катлаулануына ишарәли Ширматов.
Аның әйтүенчә, тиешле оешмалар алтын чыгаручылар эшчәнлегендәге канун бозу-бозмауны тикшереп тормый, ул эшне әлеге авылларда яшәүчеләр башкарырга мәҗбүр, ә канун бозу очраклары бик еш була.
— Бу якларда су бик аз. Алтын чыгаручылар техник планда күпме су кулланачакларын күрсәтергә һәм хисап биреп барырга тиеш. Ә алар суны суырта торалар, агыза торалар. Үзләренә уңайлы булганча эш итәләр. Хәзер без моны контрольгә алырга тырышабыз, — ди Ширматов.
Алтын чыгаручылар эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу авыллар өчен иң зур проблем су булса, икенче проблем — кара туфракның юкка чыгуы. Хөкүмәт кайгыртуын күрмәгән авыл халкы малчылык белән көн итә. Малны ашату өчен, авыл тирәсендә көтүлек, печән үсәрлек кара туфрак кирәк. Авыл халкы алтын чыгаручыларның авыр машиналары юлларны бозып бетерде дип тә зарлана. Алтын чыгаручылар су тапкан урынга тирә яктан туфрак ташый, өстәвенә бу районнарда мәрмәр таш шахталары да бар.
Сусыз, җирсез дә яши алырлармы икән дип, ниндидер һетто оештырылган кебек
— Бу авылларда яшәүчеләр хәерче хәлендә. Социаль мәсьәләләрне хәл итү турында йөкләмә алган алтын ширкәтләре мәктәптә тәрәзә алыштыруны зур эш, йөкләмәне үтәү итеп күрсәтә. Хакимият тә алар ягында уйный. Район хакимиятенең аларны куып чыгару яки канунны бозмыйча эшләргә мәҗбүр итү өчен нидер эшләгәнен күргәнем булмады, кызганыч, берни эшләмиләр. Бу авылларда халык яшәми, ә исән калу өчен көрәшә. Ниндидер сынау уздырыла кебек, сусыз, җирсез дә яши алырлармы икән дип оештырылган һеттога охшый бу. Ә сусыз нинди тормыш була ала? Телисеңме, теләмисеңме — урамга чыгарга туры килә. Кешеләр арды һәм бу хәлдән чыгу кирәклеген аңлый башлады. Элек бар нәрсә дә булган җирләр хәзер чүлгә әверелә. Аннан халыкны кысып чыгарырга телиләр дип уйлыйм. Кояш белән һаваны гына аласылары калды инде. Алтын чыгаралар икән, анда мәктәпләрне ябу түгел, махсус һөнәри мәктәпләр ачып була. Шушы юнәлештә эшлисе урында, республика хакимияте кешеләрне таптый. Мондый шартларда халыкның оешуы дөрес күренеш дип саныйм, — ди Ширматов.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!