Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сильвио Берлускони Путиннан "күңелем кайтты" дип белдерде


Сильвио Берлускони
Сильвио Берлускони

Путин аны 2021 елда теленнан туган көне белән котлаганнан соң Берлускони Путинның "заманның халыкара сәяси аренасында соңгы күренекле лидеры" дип атаган иде. 

Италиянең элекке премьер-министры Сильвио Берлускони үзенең "Италия, алга" фиркасе тарафдарлары алдыннан чыгыш ясап, Русия президенты Владимир Путиннан аның Украинага басып керүе өчен "күңелем кайтты" дип белдерде.

"Украина кебек нейтраль илгә моңарчы күрелмәгән агрессия бу. Ул үз азатлыгы өчен зур намус белән көрәшә. Украинага каршы агрессия Русияне Кытай кулларына китерде. Кызганыч, бөтен дөнья алдында бик җитди җаваплылык алган Владимир Путиннан күңелем кайтты һәм мин бик борчулы", дип китерә Берлускони сүзләрен фирка матбугат хезмәте.

il Giornale басмасы хәбәр итүенчә, Берлускони шулай ук Киев өлкәсе Буча шәһәрендә "чын хәрби җинаятьләр кылынган, һәм Русия үз җаваплылыгын кире кага алмый" дип белдергән.

86 яшьлек миллиардер Русия Украинага бәреп кергәннән бирле моңа кадәр Владимир Путин исемен бер дә телгән алмаган иде, бары тик "конфликның кискенәюенә карата борчылуын" әйтте дип искәртә.

Элегрәк Берлускони Путинны үзенең дусты дип атап килде, алар бер-берсенең резиденцияләренә килә иде. Путин аны 2021 елда телефоннан туган көне белән котлаганнан соң Берлускони Путинның "заманның халыкара сәяси аренасында соңгы күренекле лидеры" дип атаган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG