Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. "Басма матбугат үлсен өчен, бүген барысы да эшләнә"


Сугыш Русиядә газет-журнал чыгару эшенә дә яңа кыенлыклар өстәде. Типография чыгымнары арта, буялар бетә, интернеттан фотосурәтләр алу кыенлаша, нәшрият програмнары эшләми башларга мөмкин. Азатлык Казандагы татар газетлары мөхәррирләре һәм типография җитәкчеләре белән сөйләште.

Басма матбугатның типография чыгымнары, кайда басылуына карап, соңгы дүрт айда 10-20 процентка арткан. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә банклар аша түләү мөмкинлеге ябылгач, фотосурәтләр сатып алына торган сайтлар белән дә хезмәттәшлек өзелгән. Кайбер редакцияләр тиздән лицензияле программнар белән эшләү дә кыенлашачагын әйтә.

Баш мөхәррирләр әйтүенчә, матбугатка язылу бәясе декабрь аенда ук билгеләнә. Шул чакта алар каталогка кертелә һәм анда мәгълүмат чарасының хакы куела. Типография яки почта бу айда бәяләрне арттырды дип кенә ул хакны үзгәртеп уйнап булмый. Шуңа редакцияләр көтелмәгән чыгымнарга дучар булачак.

Соңгы вакыттагы вазгыять сәбәпле, типографияләр бәяләрнең артачагын хәбәр иткән инде. Татарстандагы бер хосусый типография мөдире, исемен язмау шарты белән, бәяләрнең ни өчен артуын Азатлыкка сөйләде. Аларның типографиясендә ике айга җитәрлек буяу калган, Русиядә бүген полиграфия буявы сатып алу мөмкин түгел. Булган калдыклар бик кыйбат, ә яңа җитештерүчеләрдән кайтару юллары әлегә хәл ителмәгән. Ил эчендә газета буявы җитештерә торган соңгы завод узган ел банкротлыкка чыккан.

Ул буяу бөтенләй беткәч нишләрбез – белмим

— Бүген безнең типографиядәге иң зур проблем — буяу мәсьәләсе. Русиядә полиграфия буяулары җитештерелми, читтән генә кертелә. Бөтен илгә бердәнбер булган "Торжок" полиграфия буяулары заводы былтыр банкротлык игълан итте, хәзер анда да газета буявы ясамыйлар. Украинадагы сугыш сәбәпле, йөк машиналары Польша чиген уза алмый, шуңа Русиягә буяулар читтән дә кертелми, дип сөйләшәләр. Кытайда тагын коронавирус сәбәпле кайбер шәһәрләр ябык. Ә ул бездәге кебек ярым-йорты гына ябык түгел, ә гомумән эштән туктау дигән сүз. Без бар булган акчабызга ике айга җитәрлек буяу алып кала алдык. Анысын да Мәскәү аша кайтарттык. Бу хәлгә кадәр Казанда "ОктоПринт Сервис" склады бар иде. Ул hubergroup концерны буяуларын сата иде, әмма ябылды. Русиядә хәзер алып булырдай урыннардан буяулар алынып бетте. Ул буяу бөтенләй беткәч нишләрбез – белмим. Кәгазь белән проблем юк анысы, газетка яраклы сары кәгазь үзебездә җитештерелә, аның бәясе 1 февральдә бер кат күтәрелгән иде инде. Әлегә дәшмиләр, ай саен күтәреп булмый, диләрме икән, белмим, - дип сөйләде типография мөдире.

"Ирек мәйданы" газеты (36272 данә тиражлы) баш мөхәррире Раиф Усманов апрель аеннан типография чыгымнарының 10 процентка артуы турында әйтте. Ул хезмәттәшлек итүче Татарстан типографиясендә бу быел икенче тапкыр бәя арттыру булса, Уфадагы типография инде өч тапкыр күтәрергә өлгергән.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

— Казандагы типография бәяләрне ел башында бер кат арттырган иде, 5 апрельдән тагын 10 процентка күтәрелүе турында хат җибәрде. Ул арада Уфадагы типография хакларны аз-азлап өч тапкыр күтәрде инде: февральдә, мартта, менә хәзер апрельдә арттырып куйды. Узган елны да типография бәяләре ел башында бер кат – 10 процентка, 1 июльдән тагын 10 процентка күтәрелгән иде. Җәй көне тираж төшә, ул артуны "тираж төшү сәбәпле" дип аңлаттылар. Доллар үзгәрешсез торганда да бәя үсте. Ел азагына тираж да артты, әмма бәя генә төшмәде.

Почта да һәр ел башында бәяләрне арттыра. Шуңа без укучыларны матбугатка ташламалы вакытта язылып калырга үгетлибез. 4-14 апрельдә, 6-16 июньдә абунәчеләр декадасы игълан ителә. Шул чакта без язылу бәясен 10 процентка төшерсәк, почта да үз ягыннан 10 процентка төшерә. Шуның хисабына, ярты елга 840 сум торган язылу бәясе 739,80 сум булып кала. Хәзер кешенең ашау, киенү һәм башка чыгымнары арткан чакта, без дә эт чаба дип бет чапсак, югары бәядән яздырсак, ул газета турында уйламаячак, ә башка ихтыяҗларын кайгыртачак. Бу елны шушы хаклар белән ничек тә яшәп бетерергә кирәк, бәлки, дөньялар рәтләнеп китәр. 2023 елның каталогына кергәндә, киләсе елга бәяләр куйганда уйлашырбыз әле, — ди Усманов.

"Ирек мәйданы" редакциясендә соңгы вазгыять сәбәпле килеп туган кыенлык — моңарчы кулланган фотобанктан фотолар ала алмау.

— Без фотоларны Adobe Stock дигән сайттан ай саен 750 фотога язылу белән сатып ала идек. Март уртасыннан безнең язылу өзелде, чөнки сайт Американыкы, ә анда бездән түләүләр башкарып булмый. Шуңа хәзер март уртасыннан Кытайның фотобанкына күчәргә мәҗбүр булдык. Ә лицензияле программнар белән кыенлыклар тумаска тиеш, чөнки 2005-2006 елда вакыты чикләнмәгән лицензия буенча сатып алынган программнар белән эшлибез, — диде Раиф Усманов.

"Безнең гәҗит" газеты (тиражы – 10 мең данә) баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та бәяләр артуга зарлана һәм кешедә бүген газет кайгысы түгел, ә тамак кайгысы алга чыкты ди.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

— Бу ел башында, бәяләр бер тапкыр арткан чакта, типография белән сатулашып, килешеп, анысын булдырмый кала алдым. Хәзер инде тәгаен артачак дип көтәбез, чөнки типографияләрнең хәле бик мөшкел. Урман уртасында яшәп, үзебездә кәгазь җитештерү дә проблем; буяу мәсьәләсен дә ничек хәл итәргә белмиләр – анысы бөтенләй чит илдән генә кертелә; хәтта газет баса торган станокларны юа торган сыекчаларына кадәр чит илнеке икән. Типографиядә шулай дип сөйләделәр. Почта әлегә хак арттыру турында әйтми, ул ел башында бер кат арттырды инде. Тиздән лицензияле программнарның эшләү вакытын озайтырга кирәк булачак, анысын ничек башкарырбыз?!

Киләсе елга нәрсә буласын уйларга да куркам. Әгәр бу рәвешле барса, мин киләчәгемне күрмим. Быелны эшләп бетерергә дип планнар корам, ләкин бу шартларда газетны саклап калу өчен, элекке запасларга керергә туры килмәгәе. Ниндидер грантлар, ярдәм чаралары килеп чыкмаса, авыр булачак. Бар җирдә бәя 30-40 процентка арткан чакта, без дә шулай бәя арттыра башласак, аңа әби-бабайлар язылыр дип уйлыйсызмы? Тамак кайгысымы, газет кайгысымы?! Ике көн элек кибеткә кердем – кәбестә 119 сум булган. Былтыргы үзебездә үскән кәбестә бу. Шундый шартларда алар газетны яздырып ала алырмы, мөмкинлеге булырмы? – дип борчыла Илфат Фәйзрахманов.

"Сираҗи сүзе" газеты (6000 данә тиражлы) баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи да типография чыгымнарының соңгы ярты елда – 20 процентка, ә почта чыгымнарының 10 процентка артуы турында әйтә.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

— Без язылу бәясен Яңа ел алдыннан ук игълан итеп куябыз. Ул вакытта бәяләрнең шундый зур процентлар белән күтәреләсен, мондый ук чыгымнар буласын күз алдына да китермәгән идек. Быел типография чыгымнары ел башында бер тапкыр 10 процентка арткан иде инде, менә тагын апрельдән 10 процентка күтәрделәр. Әле монысы да соңгысы булмаска мөмкин дип әйтеп куйдылар. Чөнки буяулар чит илдән кертелә, аларның бәясе бик нык күтәрелде. Долларның төшә башлавы өмет уята, әмма бу бәяләр төшәчәк дигән сүз түгел, билгеле. Бу илдә бәя төшүенә өмет юк, тагын да күтәрелмәс дигән өмет турында сүз бара. Ел башыннан почта чыгымнары да 10 процентка күтәрелгән иде. Бу шартларда анысы да яңадан бер кат арттырмаслар дип ышанып әйтеп булмый. Басма матбугат үлсен өчен бүген барысы да эшләнә. Почта бәяләре күтәрелә, шул ук вакытта почта бүлекләре күпләп ябыла, газетыбыз алдырырга теләгән укучыларына да барып җитә алмый, — ди Искәндәр Сираҗи.

Ә менә лицензияле програмнарга килгәндә, ул мондый санкцияләргә карата "контрсанкция" буларак, пират програмнары кулланыла башлауны фаразлый.

"Гыйбрәтханә" (13 мең данә), "Ясминә" (40 мең), "Язмыш кочагы" (26 мең), "Безнең авыл гыйбрәте" (13 мең), "Софья" (21 мең), "Моя жизнь" (14 мең), "Хорошие советы друзьям" (7 мең) газеталарын бастыручы нәшрият йорты мөдире Айдар Мирсәитов та типография чыгымнары артачагын әйтә.

— Типография бәяләре артачак дип кисәтеп куйдылар. Күпме артачагын төгәл генә әйтә алмыйм, 10 процентка кадәр булыр, мөгаен. Газетка яраклы сары кәгазь үзебезнеке булгач, анысына бәя артмаган, ак кәгазьгә генә арткан ахры. Буяулар бик кыйммәтләнгән. Ел ахырына кадәр әле ул артулар күпме булыр – билгесез. Тик без язылу бәясен арттыра алмыйбыз, ул инде декабрьдә үк каталогка кертелгән. Шул кыйммәтләнүләрне, стабиль булмаган вазгыятьне истә тотып, экономия йөзеннән, абунәчеләр декадасының беренчесендә – апрельдә узган ун көнлек ташламалы язылу акциясендә катнашмадык. Шундый ук акция июнь башында да булачак, шунысында гына 5 процент ташлама ясап кына катнашырбыз дип торабыз. Гадәттә, бу абунәчеләр декадасының икесендә дә катнашып, 10 процент ташлама куя идек. Ә хәзер без акчаны декабрьгә кадәр ничектер җиткерү турында уйларга тиеш булабыз, — ди Айдар Мирсәитов.

Ул да газетта кулланылучы фотосурәтләрне ала торган фотостоклар белән кыенлыклар тууын әйтте.

— Редакция эшендә кулланылучы програмнар әлегә эшли. Мәҗбүр калсак, киләчәктә аларның кытай аналогларын карап өйрәнербез дип торабыз. Бүген безнең тагын бер проблема: басмаларда кулланылучы фотосурәтләрне сатып ала торган фотосток сайтлары килешүләрне өзү турында хатлар җибәрде. Фотобанклар Америка, Европа сайтлары белән бәйле иде. Аларга бездән акча күчереп, фотоларны сатып алып булмый башлады. Хәзер моңарчы сатып алынган, архивта ятучы фотоларны кулланабыз. Киләчәктә моны да ничектер хәл итәргә кирәк, — ди Мирсәитов.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG