Путинның Украинага каршы сугышына протест белдереп, Көнбатышның IT-ширкәтләре Русиядән китте. Кайбер белгечләр бу Русия ширкәтләренә бушап калган урынны алу, үз продуктларын тәкъдим итү өчен форсат дип саный. Әмма чит ил програмнарын җирлеләренә алыштыру җиңел булмаячак. Русия софты әлегә кулланышта нибары 30-35% тәшкил итә.
Русия Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле аңа каршы санкцияләр кертелгәч, дөньяда софт җитештерү лидерлары Русиядән китүен белдерде. Алар арасында Американың Microsoft, SAP, Oracle, Adobe кебек танылган ширкәтләре бар. Белгечләр беренче өч ширкәтнең програмнары урынына ил эчендәге аналогларны тәкъдим итә. Мәсәлән, Oracle һәм SAP програмнарының кайбер функцияләрен 1С, PostgresPro, "Ред База данных" кебек програмнар, ә Microsoft продуктларын Русиядә ясалган "МойОфис" һәм "P7-Офис" белән алыштырып була диләр. Ләкин бу програмнарны да тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен шактый көч һәм вакыт кирәк булачак.
Азатлык Русиядә популяр булган Adobe програмнарын кулланучыларга бу санкцияләрнең ничек тәэсир итүе турында профессияләре турыдан туры шушы ширкәт софтларына бәйле һөнәр ияләреннән – фото һәм видеоконтент ясаучылардан белеште. Альтернативалар турында да сораштык.
Исемен атамауны сораган Мәскәү шәһәрендәге татар даирәсендә шактый танылган фотограф-видеограф софтлар вазгыятенә үз бәясен бирде:
— Ничек бар, шулай әйтим! Мин кичә програмга язылу вакыты чыккач, аны озайтып булмавы ихтималын искә алып, интернетта эшләү өчен кирәкле барлык програмнарны да санакка йөкләдем. Мин Adobe Creative пакетын кулланам. Нәкъ менә аларның лицензияләрен тартып алдылар. Санкциягә кадәр булган язылулар ахыргача эшләячәк, ләкин аннары аны озайтып булмаячак диделәр. Ягъни, тәмам. Ахрысы, рунет киңлекләрендәге "кряк"ларны йөкләтергә вакыттыр, мин кичә нәкъ шулай эшләдем. Вакыт узгач барысы да җайланыр һәм без гадәти режимга кайтырбыз дип өметләник.
Мәскәүдә яшәүче тагын бер популяр мөселман фотографы (ул да исемен атамаска сорады) бүгенге көндә андый проблем барын таныды:
— Минем язылу вакыты нәкъ шушы көннәрдә тәмамланды, ягъни 19 март көнне Adobe’ның Photoshop+Lightroom програмына язылуга түләү көне иде, хәзер инде берничек түли алмыйсың, читкә акча җибәреп булмый. Тәмам, каюк. Хәзер интернеттагы ватылган програмнарны куячакмын. Бу түләүләр белән тагын бер мәзәк - минем санак иске, 2011 елгы iMAC, бөтен түләүле язылулыр эшләгәндә дә операцион системның соңгы версиясен берничек тә урнаштырып булмый, ягъни алар инде иске техникага ярашмый.
Татарстанда иҗат итүче бер фотограф та шул ук фикердә:
— Adobe Русиядә ябылды. Минеке һаман эшли әле. Ул туктагач, пират версиясен йөкләп эшлибез инде, диде ул Азатлык соравына җавап итеп.
2013 елда Adobe вакыты чикләнмәгән лицензияләр сатудан түләүле язылулар, файл саклау урынын (болыт саклагыч – ингл. cloud storage) арендага бирүгә күчте.
2022 елның 5 мартыннан ширкәт үзенең продуктларын һәм хезмәтләрен Русиядәге кулланучыларга сатуны туктатты, моннан тыш Русиянең дәүләт матбугат чараларының болытта саклау урыннарын томалады.
Казандагы "Теория" студиясенең арт-мөдире, "Әлбәттә" сайтының җитәкчесе дизайнер Илдар Әюпов, Русиядә алмашка андый софтлар юк, пират версияләрендә эшләргә туры киләчәк ди:
— Adobe безнең бөтен лицензияләрне өзде. Алар әле шундый кызык итеп өзде лицензияне: Creative Cloud’ны ачкач, мәгълүмат чагылмый, әмма ул чагылмый торган кнопкалар барыбер басыла, ягъни эшли. Язылу өчен син ай башында түлисең һәм ул ай беткәнче эшләргә була. Безнең илдә алмашка мондый софтлар юк. Пират версияләрендә эшләячәкбез инде. Эш булса әле. Хәзер төп мәсьәлә шунда.
Шул ук вакытта Русиядә санкцияләрне хуплаган илләрнең програмнарын канунсыз (пират) версияләрен кулланган өчен эзәрлекләү гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу хакта 2022 елның 2 мартында әзерләнгән "Тышкы санкцияләр басымы шартларында Русия икътисады үсешен тәэмин итүнең беренче чираттагы гамәлләре планы"нда әйтелә. Әйтик, "Коммерсантъ" басмасы Русия хакимиятенең әлеге исемлектәге кайбер чараларны инде үти башлавы турында язып чыкты.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!