Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия Луһански һәм Донецки "халык республикаларын" аннексияләргә җыена


Майкл Карпентер
Майкл Карпентер

Луһански һәм Донецкиның фетнәчеләр контролендәге җирләрендә Мәскәү фиктив референдумнар үткәрергә җыена, аларда бу төбәкләрне Русиягә кушу турында карар кабул ителәчәк диелә.

Кушма штатлар мәгълүматына күрә, Русия фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" аннексияләргә һәм Херсон "халык республикасы" игълан ителгәннән соң, Херсон өлкәсенең бәйсезлеген танырга җыена.

Бу хакта Америка күзләвенә сылтама белән 2 май, дүшәмбе көнне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Америка илчесе Майкл Карпентер белдерде.

Луһански һәм Донецкиның фетнәчеләр контролендәге җирләрендә Мәскәү "фиктив референдумнар" үткәрергә ниятли, аларда бу төбәкләрне Русиягә кушу турында карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Карпентер. Аның сүзләренчә, Русиянең Херсон бәйсезлеге турында "референдум" әзерләү билгеләре дә бар.

"Без Кремль фиктив референдумнар үткәрергә тырышырга мөмкин дип саныйбыз. Мондый фиктив референдумнар, хәрәмләшүле нәтиҗәләр канунлы дип танылмаган кебек, Украина җирләрен өстәмә аннексияләргә тырышулар да канунлы дип танылмаячак", дип искәртте Майкл Карпентер.

Бу адымнар май уртасында булырга мөмкин диелә. Мәскәүнең мондый ниятләре булуына урыс гаскәрләре оккупацияләгән җирләрдә шәһәр мэрларын һәм җирле шура әгъзаларын урлау, аларны интернет һәм телефон элемтәләреннән аеру, җирле мәктәпләрдә Русия мәктәп програмнарын кертергә ниятләүләре ишарәли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG