Соңгы елларда Сарытау өлкәсенең көньяк-көнчыгышындагы татар авыллары сусызлыктан интегә: буалар корыган, Идел елгасыннан суыртылып китерелүче су торбалары искергән. Бу үз чиратында авылда эшсезлек артуга да китергән. Бүген җир кешеләре хуҗалыкларда мал-туарны счетчик аша узган су эчертеп асрарга мәҗбүр. Эшсезлек аркасында халык саны кими, мәктәпләргә юкка чыгу куркынычы яный.
Азатлык хәбәрчесе Казакъстан чигендә – Алтын Урда даласында урнашкан Сарытау өлкәсенең Дергач районындагы Алтата, Сәфәр (Сафаровка) һәм Илмин (Верхазовка) авылларында булып кайты. Аннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Бу Алтата авылы. Риваятьләргә ышансаң, беренче итеп бу җирләргә алты бабай килеп урнашкан. Алтата исеме әлеге "алты бабай"дан барлыкка килгән, дип сөйлиләр.
Ул киң урамнары белән каршы ала... һәм ташландык йортлары белән.
Авылда яшәүче Рөстәм Әминев кунакларга шат. "Авылдан яшьләр китте. Хәзер монда пенсиядә утыручылар гына яши", ди ул. 1990нчы еллардан башлап яшь буын Сарытау, Мәскәү якларына күченү ягын карый.
Үз вакытында бу урында буа булган. Соңгы елларда Алтататадагы биш буа да корыган, күлләр дә юкка чыккан. Бу урында хәтта сазлык та калмаган.
Авылның аксакалы Җәмил Бакиров Алтатаның тормышы буалар хисабына корылган иде дип аңлата. Еллык явым-төшем җитмәү сәбәпле, күлләр корыган. Кышын кар юк, язын – яңгыр юк.
"Иделдән суыртылып китерелүче су торбалары искерде. 1972 елда төзелгән 45 сантиметрлы торбаларда тишекләр күп, алар ватылып тора", дип дәвам итә ул. Шул сәбәпле, авылда зур фермерлар юк, эшсезлек хөкем сөрә.
Җәмил абыйның хатыны артыгын сөйләми, күбрәк ире әйткәннәрне хуплап утыра. "Кара күпер" буасыннан техник суны 8 мең сарык, 1,5 мең сыер эчә иде. Дуңгыз да тоттык, кош-кортлар да", дип искә алды колхозның гөрләп эшләгән вакытларын Җәмил Бакиров.
Җәмил абыйлар бу йортны үзләре балчык белән саламнан төзегән. Агачтан тышланганга гына ул гадәти йорт кебек күренә. Күпчелек йортлардагы кебек аларда да спутник тәлинкәсе урнаштырылган. Аның аша татар телеканалларын карыйлар. Шушында ук кондиционер да куелган. Ни дисәң дә, далада урнашкан татар авылында җәйге эссе челләдә яшәү шактый кыен.
Алтатада 9 еллык мәктәп эшли: 17 балага 10 укытучы белем бирә.
Бер дәрестә берьюлы ике сыйныф белем ала. Укытучыларның бер өлеше читтән килеп укыта. Дәресләр урыс телендә бара. Балалар татарча чиста сөйләшми. Татарча биргән сорауларга күбрәк урысча җавап кайтара.
Балалар бакчасына йөрүчеләр биш балага гына калган.
Алтата урамнары күренеше.
Бусы – Сәфәр (Сафаровка) авылы. Бүген анда 575 кеше яши дип санала (2020 елгы мәгълүмат). Авыл кирпечтән салынган мәчете белән дан тота. Алтата авылындагы кебек үк монда да җирле халык суга кытлык кичерә.
Мөхәммәт һәм Мансура Мәүлетовлар бу. Өч балалары да шәһәрдә яши. Моңа аларның артык исләре китми. Авылда картлар гына калды, яшьләргә киләчәк юк дип җавап кайтаралар.
Мансура ханым мал һәм кош-кортны счетчиклы краннан су эчертеп асрарга мәҗбүр. Тикшереп йөриләр, ди ул. Су булмагач, хуҗалыкта мал башын киметкәннәр. Бүген бер сыер, 10 баш сарык һәм кош-корт асрыйлар.
Дергач районының татар авылларында сакланган бердән-бер урта мәктәп Сәфәр авылында гына калган. Монда да балалар саны нык кими, шул сәбәпле, белем йортының киләчәге билгесез.
Татар теле кабинетының ишегендә йозак эленеп тора. Бүген туган телнең торышын моннан да яхшырак тасвирлаган фотоны табуы кыендыр.
Мәктәп мөдире Алия Ягъфәрова соңгы елларда татар теле укыту кимеде дип сөйләде. Аның урынына чит тел, информатика өстәлгән.
Сәфәр авылы күренеше.
Бусы –Илмин (Верхазовка) – Дергач районындагы иң зур татар авылы. Рәсми мәгълүматка караганда, монда 600дән артык кеше яши дип исәпләнә. 4 мең кеше яшәгән заманнар булды дип сөйлиләр.
Авылда ташландык йортлар да еш очрый. Аеруча салам белән балчыктан төзелгән йортлар бу.
Авылда ике катлы мәктәп бинасы тора. 1971 елда төзелгән бинада 700 бала белем алган. 2014 елда мәктәп 9 еллыкка кала. 2021-2022 уку елында 18 бала белем алган.
Мәктәптә 1933 елда Муса Җәлилнең авылга агитатор булып җибәрелүен телгә алырга яраталар. Ул монда халык мәхәббәтен тиз яулап алган, хәтта хат ташучы Фәйрүзәгә гашыйк булган һәм ике айлык сәфәрен өч айга кадәр озайткан дип сөйлиләр мәктәп бусагасында.
Инкыйлабка кадәр Илмин авылында биш мәчет булган. Большевиклар дүрт мәчетнең манарасын кискән. 1870 елда салынган иң борыңгысын авыл халкы дәһри совет хакимиятеннән саклап кала алган.
Мәчет имамы Ренат Бикмөхәммәтов: "Мәчетләрнең дүртесен теткәннәр. Бишенчесенә килгәндә Әмир исемле кеше чалгы тотып: "Кәферләр, тимәгез мәчеткә", дип каршы чыккан. Мәчетне саклап калыр өчен бер кеше корбан булган" дип аңлата.
Бүген җомгага 30лап кеше йөри, ди хәзрәт.
Алтата һәм Сәфәр авылыннан аермалы буларак, Илмин авылында бер буа бар. Шунлыктан биредә мал тотучылар күбрәк.
Мондагы җирләр игенчелек белән шөгыльләнер өчен кырыс булуга карамастан, берничә ел элек татар эшмәкәре буадан су суыртып игенчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган.
Шул ук вакытта буш яткан җир кишәрлекләрен инвесторлар сатып ала башлаган. Авыл халкы моңа каршы, ләкин берни эшләтеп тә булмый диләр.
Илмин авылы күренеше.