2017 елда 74 бала татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырган булса, 2018 елда аларның аны 24кә кими. Татар теле өчен көрәшнең әле чаткылары бар, кешеләрдә ниндидер каршылык күрсәтү тырышлыгы да күзәтелә, шуңа балаларның киләчәктә татар телле белгечлекне сайлавы табигый кебек күренә. Балаларның бер өлеше татар теле укытучылары, татар журналистлары булырга тели. Шул юнәлештә КФУга белем алырга теләүчеләргә татар теленнән дә имтихан бирү кирәк, бу өстәмә балл булып санала. КФУның Татаристика бүлеге һәр баланы белде, исәптә тоты. Әмма белгечәр ул чакта ук кысыр өметләр белән яшәргә кирәкми диде, прокуратурының мәктәпләрне пыр туздыруының кайтавазы каты булуы берничә елдан күренәчәк дип кисәтте. Шулай булды да. 2019 елда татар теленнән БРИны тапшыручылар 15 кешегә калды, 2020 елда татар телен нибары 9 бала сайлады. 2021 елда пандемия аркасында аны тапшыру каралмады. Ә быел 4 миллионнан артык халкы булган бөтен республикага бер кеше генә табылды.
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын быел ике укучы бирергә җыенган. Ахыр чиктә бер бала баш тарта. Нәтиҗәдә бу сынауны Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова гына уза. 16 июньдә тапшырылган имтиханның баллары билгеле, ул имтиханда 86 балл туплаган. Бу – яхшы күрсәткеч. Әдилә үзе Азатлык белән сөйләшкәндә имтихан җиңел булды, "барысы да мин белгән биремнәр иде" диде ул.
Әдилә татар теленнән берүзе генә имтихан биргәненә горурлана да, шул ук вакытта кыенсына да. Игътибар да зур, сынатмау йөге дә бар дип аңлата бу халәтен һәм "тагын бер кеше булса да татар телен сайлаган булса, күңеллерәк булыр иде", дип сөйли.
Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң кая барачагын инде берничә ел элек үк белә. Аның хыялы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Авылыма кайтып балаларга белем бирәсем килә, шулай ук татар телле укучылар өчен яңа дәреслек язу теләгем дә зур, ди. Шуңа да ул инде күптәннән район, республика күләмендә уздырылган барлык олимпиадаларда катнаша, призлы урыннар ала.
— Мин татар теле белән бәйле хәлләрне беләм. 2017 еллардагы вакыйгаларның шаһите булдым. Укытучыларның елаганын да, борчылуын да, аннары татар теле сәгатьләренең киметелүен да күрдем. Үзем дә авыр кичердем ул хәлләрне. Татар җанлы кеше битараф калмады бугай ул вакытта, — дип сөйли ул. — Әмма ничек кенә булмасын, барыбер татар теле белгече буласым килә. Татар теле укытучым Энҗе Әсәдуллина кебек мөгаллим буларак үсәсем килә. "Нигә кирәк ул татар теле? Нинди акчага яшәячәксең?", "Татар теле бетәчәк" дигән сүзләрне еш ишетәм. Ниндидер бөтен яктан тискәре фикерләр ишетелә, көлемсерәп тә карыйлар. Исем китми. Әйтсеннәр. Акча түләмәячәкләр дип мин балачак хыялымнан баш тартырга тиешме?
Әдиләнең мәктәбе татар мәктәбе булып санала, әмма 10-11 сыйныфта белем алу урысчага күчә. 2017 елдан соң мәктәптә урыс теле сыйныфлары да барлыкка килгән. Ике сыйныфта та балалар саны тигез. Әдилә урыс сыйныфында белем алган. Ул моны әти-әниләрне БДИларны җиңелрәк бирү өчен урыс телен камилләштерүгә уңайлы булыр дип уйларга этәрү максатында ясалган адым дип аңлата.
Ике телдә камил фикерлим, сөйләшәм, язам дип саныйм, әмма туган телдә аралашу күпкә рәхәтрәк
— Урыс сыйныфында белем алсам да, бу һич кенә дә минем татар телемә тискәре йогынты ясамады. Ике телдә камил фикерлим, сөйләшәм, язам дип саныйм, әмма туган телдә аралашу күпкә рәхәтрәк, — ди ул. — Дуслар, сыйныфташлар белән дә үзара татарча аралашабыз, татарча җырлар тыңлыйбыз. Мин гомумән соңгы елларда татар теллеләр саны артты дип саныйм. Казанда да кемдер татарлык кими дип саный, миңа киресенчә, гел татарча кебек тоела.
Әдилә күп балалы гаиләдә туган. Алар – дүрт бала, ул – олысы. Әнисе – балалар бакчасы мөдире, әтисе экскаваторда эшли. Әдилә гаиләсен актив, милли җанлы дип сурәтли һәм үзенең татар теле юнәлешен сайлавын хуплавы турында әйтә. Ул татар телен югалтмауның рецепты бик гади, ди.
— Гаиләдә татарча гына аралашабыз, барыбыз да туган телне камил дәрәҗәдә белә. Аннары телне чарлар өчен мохит кирәк. Минем өчен мәктәп, авыл шул рольне үтәде. Үземә кызыклы мәгълүматны татарча таба алам. Җырларны да татарча тыңлыйм, күңел өчен чаралар бар. Казанда үземнең татар телле мохитне таба алачакмын, — дип аңлата ул. — "Болай да татар телен беләбез, ник укырга?" дип әйтүчеләр бар, менә алар өчен мотивация тудыру мөһим. Бу – дәүләт бурычы, кызыклы укыту программнары кирәк, тагын да кызыклырак дәреслекләр, кино, мультфильмнар булуын телим.
Әдилә үзен соңгы могикан дип санамый, ул киләчәкне өметле итеп күрә. Яшьләрчә. Ул үзе кебек милли җанлы татарлар шактый дигән фикердә. Әмма чынбарлык кырысрак була ала. Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту дәрәҗәсе төшә бара. Ата-аналар балаларының "Адымнар" мәктәбенеке кебек купшы биналарда белем алуын тели, ләкин шул ук вакытта татар теле дәресләренең күп булуына, катлаулы програмнарга зарлана. Татар теле укытучылары да үзләрен читкә этәрелгән итеп хис итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да, республика җитәкчелеге дә 2017 елдагы вакыйгалардан соң барысы да контрольдә тотыла дип ышандырса да, милли мәгариф үсешенең аерым стратегиясе күренми.
Татарстан парламенты депутаты Рамил Төхвәтуллин республикадагы бердәнбер баланың татар теленнән чыгарылыш имтиханы бирүен фаҗига дип атады. Аның фикеренчә, милли мәгарифкә игътибарны арттыру зарури, әмма Русиядәге сәяси вазгыятьтә милли мәгариф тармагында куллар богаулы.
— Килеп җиттек, егетләр. Татарстанга бер генә бала татар теленнән имтихан бирсен әле?! Куркыныч вазгыять. Борчылырлык хәл. Бер генә бала киләчәген татар теле белән бәйләргә тели дигән сүз бу. Мотивация юк. Татар теленә ихтияҗ юк. Теләк юк. 2017 елдан соң татар телен мәҗбүри уку бетте, әмма татар теленә мәхәббәт, кызыксыну калырга тиеш иде бит, — дип аптырый депутат. — Киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары булмый, балаларның үз киләчәкләрен татар теле белән бәйлисе килми. Хакимият бу вазгыятьне аңлый дип беләм. Стратегия дә бар ул, әмма аны куллану мөмкинлеге юк.
Рамил Төхвәтуллин бүгенге көндә татар ата-аналары белән тыгызрак эшләргә кирәк дип саный, балаларны кимендә татар мәктәпләрендә укытырга, туган тел итеп татар телен сайларга кыстау эше булырга тиеш, ди. Татарстан президенты каршындагы Татар теле һәм республиканың башка телләре комиссиясе эшчәнлеген мәдәнияткә түгел, мәгарифкә юнәлтү мөһим дигән фикердә ул.
Тарих институтының Милли мәгариф бүлегендә эшләүче галим (әйткән фикерләре өчен эзәрлекләүләрдән куркып, исемен язмауны сорады) Азатлыкка БРИны тапшырырга бер генә кешенең табылуы Русиядә барган процессларның объектив нәтиҗәсе дип саный. Бүгенге милли мәгариф кичергән хәлләр Совет берлеге чорындагы вазгыятьтән киеренкерәк дип аңлата ул.
Тел сәясәте тискәре якка тиз үзгәрә, ә торгызу, яхшырту авыр
— Тел сәясәте тискәре якка тиз үзгәрә, ә торгызу, яхшырту авыр. Бу бөтен телләргә дә кагыла. Татар телендә сөйләшүчеләрнең санын бер процентка арттырам дигәндә дә хакимият, фән ияләре, җәмгыятьнең биниһая тырышлыгы, зур финанслары, җигелеп эшләве кирәк. Русиядәге сәяси вазгыять телне өйрәнүгә киртәләр генә тудыра. Телләрнең хәлләре яхшырыр дип уйларга бернинди дә өмет юк. Европа илләрендә дә икътисади, сәяси вазгыять яхшы булган очракта да телне саклау авыр. Ә бездәге хәлләр күпкә катлаулырак, — ди ул. — Татар теленнән БРИны бер генә баланың бирүе сюрприз түгел. Ел саен кимеде. Ничек артсын инде ул? Русиядәге хәлләр татар телен сайлмагыз, татар телен укымагыз дип кычкырып тора. Шуңа бу кыз баланың сайлавын батырлык дип тә бәяләргә кирәк.
Совет берлегендә бүгенге хәлләр юк иде. Мин ул чорны мактамыйм, аның төрле чорлары була. 1920нче елларда уңай иде, "коренизация" програмы була. Соңыннан урыс булмаган халыкларның мәктәпләренә игътибар кими. Әмма халыклар дуслыгы буш шигар булып торып калган чорда да СССР күләмендә мәгарифнең милли мәсьәләләре белән аерым институт эшләде, һәрбер республикада аның филиаллары булды. Ул милли мәгариф проблемнары белән таныш булган, контрольдә тоткан. Бүген исә федераль үзәк милли мәгариф мәсьәләсен чишүгә киртәләр генә тудыра, — ди галим.
Хакимият барсын да белә, күрә, аңлый дип саный ди ул, әмма сәяси вазгыять ачыктан-ачык эш итәргә мөмкинлек бирми, ди.
Дөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Илгиз Халиков аңлатуынча, аларның эшчәнлеге беренче чиратта төбәкләрдәге татарлар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Татарстандагы татар теле торышы өчен җаваплылык республика мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципалитетлар карамагында кала. Халиков татар теленнән имтихан бирүченең бер кешегә генә калуы күңелне төшерә торган күренеш дип бәяли һәм татар теле белән киләчәкне бәйләүчеләр саны азая бару – хакимияткә сигнал дип кисәтә.
— Бу кыз, аңлавымча, татар теле укытучысы булырга тели. Моңа кадәр дә БРИ бирүчеләр күп очракта шул һөнәрне сайлагандыр. Быел бер кеше икән, димәк татар теле укытучысының дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәгән дигән сүз. Аның хезмәт хакы аз, ата-аналардан, җәмгыятьтән кыйнала, ул кәгазь эшенә баткан. Татар теле укытучысы гомумән сәгатьләрсез интегә, — ди ул. — Нишләргә? Татар теле укытучыларына грант системы булдырырга кирәк. Килде ди мәктәпкә яшь татар теле укытучысы, аңа яраклы грант булсын. Ташламалы ипотека мөмкинлеге тудырылсын. Татар теле укытучылар өчен һөнәри конкурслар бар, әмма приз фонды кечкенә. Арттырырга кирәк.
Халиков әйтүенчә, Татарстан муниципалитетлары татар теле белгечләрен әзерләүне үзләре игътибар үзәгендә тота ала, татар телле белгечләре аларга да кирәк. Шул вакытта БРИны да тапшырырга теләүчеләр барлыкка килә ала. "Энгел Фәттахов мәгариф министры булган вакытта милли мәгариф концепциясе барлыкка килде, аны киштәдән алып, тузанын сөртергә, яңадан өйрәнергә, бүгенге шартларга туры китереп үзгәрешләр кертеп, муниципалитетларга кулланырга кирәк", диде ул Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!