Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәмәгать урыннарында үзегез татарча эндәшмәсәгез, тел иҗтимагый киңлектә кулланылмаячак"


Каталония бәйсезлеге тарафдарлары, архив фотосы
Каталония бәйсезлеге тарафдарлары, архив фотосы

Көнбатыш илләрдә азчылык телләрне өйрәнүгә омтылыш бар, ул модалы булып санала. Демократия телләрнең үсешенә тәэсир итә дигән фикер бар. Каталан, татар телләренең уртаклыгы, Каталониядәге яңа ысуллар татар теле үсешенә ничек тәэсир итә алуы турында азчылык телләр белгече белән сөйләштек.

Дөньяда миноритар телләрне, башкача әйткәндә, азчылык яки асаба халык телләрен өйрәнү, аларның үсеш факторларын һәм аларга тискәре йогынтыларны барлау фәнни яктан актив башкарыла. Европа, АКШ университетларында бу темага диссертацияләр языла, фәнни тикшеренүләр уза.

Азатлык та дөньяда булган трендлар, милли телләрнең уңышлы үсеш мисаллары белән укучыларны гел таныштырып тора. Берничә ел элек сезгә "Телләр ничек торгызыла?" әңгәмәләр шәлкемен дә тәкъдим иткән идек.

Испаниядән бәйсезлеккә омтылучы каталан халкы теле еш кына дөньяда шундый милли телнең үсеш үрнәге буларак күрсәтелә. Ләкин соңгы арада Мадридтан көчле басым аркасында алар да кризис кичерә. Шул хакта азчылык телләр белгече, каталан галиме Гильем Бельмар Виернес белән сөйләштек. Ул хәзерге вакытта Калифорния университетында тел белеме юнәлешендә диссертация яза.

— Кайбер белгечләр фикеренчә, бүгенге көндә дөньяда азчылык телләр популярлык казана, аларга игътибар арту, "модага керү" шаукымы күзәтелә. Сез бу фикер белән килешәсезме? Көнбатыштагы фән өлкәсендә бүген миноритар телләргә, асаба халыклар телләренә мөнәсәбәт нинди?

Гильем Бельмар Виернес
Гильем Бельмар Виернес

— Дөньяда ике яклы процесс бар: бер яктан, глобализация бик көчле, күпчелек халыкларны һәм илләрне уртак карашлар, продуктлар берләштерә. Шул ук вакытта без глобальләшүгә карата зур каршылык та күрәбез, глобальгә каршы үз-үзеңне саклау, миллилекне алга сөрү омтылышы да күзәтелә. Шуңа күрә кешеләрдә бер үк вакытта ике якка тартылу бар дияр идем: халыклар глобаль челтәрнең бер өлеше булырга һәм аннан файда күрергә тели, шул ук вакытта алар локаль үзенчәлекне, үзаңны сакларга да омтыла.

Хәзер асаба халыклар телләренә, юкка чыгу куркынычы янаган телләргә карата кызыксыну арту тенденциясе бар

Чыннан да, соңгы вакытта миллилеккә, үзеңне башкалардан аерган нәрсәләргә игътибар арта дип әйтә алам. Хәзер асаба халыклар телләренә, юкка чыгу куркынычы янаган телләргә карата кызыксыну арту тенденциясе бар. Аерым алганда, Америкада үз тамырларыңны өйрәнү, ата-бабаларның ниндидер милли үзенчәлеген табу, аларның телләрен өйрәнүнең күп санлы очраклары күзәтелә.

Хәзер, мисал өчен, "әбием ирланд булган" дип әйтү – тренд, үзенчә мода. Иң мөһиме, ул "мин аермалы булыйм әле" дигән теләктән генә булмасын, чыннан да бу ирланд тамырыңны, телне өйрәнү, мәдәнияткә чуму тырышлыклары да булсын иде.

Миңа алга таба моның ничек барачагы кызык. Киләчәктә тенденция хәзер үз тамырлары белән кызыксынган кешеләрнең никадәр уңышка ирешүенә дә бәйледер. Бу безнең, галимнәрнең һәм тел белгечләренең дә бу юнәлештә никадәр актив эшләвеннән, милли телләрне никадәр заманча өйрәтүдән, "кәттә" эшли алуыбыздан да тора.

— Каталония һәм каталан теле турында аерым сөйләшик. 2017 елда анда референдум узды, шуннан соң Мадрид Каталониядәге хакимиятне алыштырды, кулга алулар да булды. Бүген җирле үзидарә ни хәлдә? Тел ягыннан нинди үзгәрешләр бар?

— 2017 елда Каталония төбәкнең бәйсезлеге турында референдум үткәрде, Испания хакимияте аны танымады. Референдумда халыкның 90 проценты бәйсезлекне яклап тавыш бирде. Шуннан соң безнең җитәкчелек куып таратылды, Мадрид үзәктән туры идарәне кертте.

Мадрид зур игътибар белән күзәтеп бара, җирле үзидарәне контроль итә

Бу вакыйгалар хәзергә кадәр тәэсир итә, Каталония автономиясе әлегә элекке еллар дәрәҗәсенә түгел. Мадрид зур игътибар белән күзәтеп бара, җирле үзидарәне контрольдә тота.

Калифорния университетында миноритар телләргә багышланган чара, уңда - Гильем Виернес
Калифорния университетында миноритар телләргә багышланган чара, уңда - Гильем Виернес

Мәктәпләрдә дә үзгәрешләр булды. Хәзер Испания хакимияте бар мәктәпләрдә укытуның кимендә 30 проценты испанча булырга тиеш дип таләп итә. Бу 1980нче еллардан бирле яуланган казанышларны да юкка чыгара, ул чакта без башлангыч мәктәпләрдә тулысынча каталан телендә белем алу хокукына ирешкән идек. Моңарчы белем бирү системы төбәктәге вазгыятьне тигезли иде, ахыр чиктә мәктәпләрдән чыгучы балалар каталан һәм испан телендә бертигез дәрәҗәдә сөйләшә алдылар. Хәзер исә янә испан теле ягына авышу күзәтелә.

Мультимедиа юнәлешендә дә испан теле зур өстенлекне яулый башлады. Моңарчы каталан телендә мультфильмнар, балалар контентын күбрәк төшерү омтылышлары булса, хәзер бу юнәлештә испан теле тулынча хакимлек итә. Ә испанча мультфильмнарны караган балалар, әлбәттә, күбрәк испан телендә сөйләшә башлыйлар, шул телдә фикер йөртәләр. Гомумән, күңел ачу өлкәсен испан теле баскан, бу мәсьәләдә без оттырдык.

— Каталан телендә элек ачылган телевидение хәзер дә бармы, ул эшләп киләме?

Безнең телевидение эчтәлек ягыннан аксый, заманча рухта эш итә алмый

— Дәвам итә, ләкин аның эчтәлеге хәзер аксый. Заманча һәм популяр фильмнар, сериаллар кыйбат, аларны сатып алып тәрҗемә итә алмыйлар. Заманча мультфильмнарны да каталан теленә тәрҗемә итү бик кыйбат. Шуңа безнең телевидение эчтәлек ягыннан аксый, заманча рухта эш итә алмый.

Хәзер кинотеатрларда каталан теленә тәрҗемә ителгән Disney мультфильмнарын күрсәтү проекты бар, ләкин проблем шунда: аларны күпмедер вакыт кинотеатрда күрсәтәләр, шуннан соң исә аларны беркайда да табып булмый. Disney+, Netflix кебек платформалар каталан телен үзләренә алмый, шуңа аптырыйм, чөнки аларга өстәмә акча да түлисе юк бит, әзер тәрҗемәне тотып куясы гына. Ниндидер пират юллары белән дә фильмнарны таратып булмый, бездә Twitch платформасында каталанча мультфильмнарны тарату очраклары бар, тик алар тиз томалана.

— Netflix кебек зур платформаларның милли, азчылык телләрне танымау проблемы нәрсәгә бәйле? Бу эре ширкәтләрне милли телләргә ничек каратып була?

— Бу эшне дәүләт эшләргә теләсә, бик җиңел башкара алыр иде. Ягъни проблем күбесенчә үзәкнең, Испания очрагында Мадридның, Татарстан очрагында Мәскәүнең бу юнәлештә эш итәргә теләмәве. Әлбәттә, Русия халыклары өчен Netflix хәзер эшләми, шуңа сезгә бу ысулны куллану кыен.

Каталан иҗтимагый активистлары шундый омтылыш ясап карады, Netflix фильм-сериалларына каталан телен өстәү турында сөйләшүләр алып барды. Бу уңышсыз булды, сөйләшүләр бик авыр барды. Испания тарафыннан да кызыксыну булса, әлбәттә, бу процесс җиңелрәк булыр иде.

Эре платформаларга зур саннар, караулар кирәк. Әлбәттә, милли телләр шулкадәр зур карауларны китерә алмый. Шуңа бу платформаларны башкача юллар белән кызыксындыру мөһим.

— Netflix-ка нинди активистлар чыкты? Бу кайсы оешманың идеясе булды?

Милли телләр торгызылуына багышланган онлайн-чара
Милли телләр торгызылуына багышланган онлайн-чара

— Twitter-да каталан теленә фильмнар тәрҗемә итүче һәм бу эшне системлы эшләргә өндәүче иҗтимагый активистлар аккаунты бар. Асылда, Netflix-ка алар чыгып карады һәм аларга язылучыларны да бергәләп хатлар язарга өндәде.

Алар башка платформаларга да язып карады, төрле сайтларда каталанча фильмнар булсын дип тырышты. Disney+ кебек эре хезмәтләрдә уңышка ирешеп булмаса да, берничә җирле, кечерәк стриммингта күпмедер фильм чыкты. Сүз инде әзер тәрҗемәләр турында бара, ягъни платформаларга бу эшкә өстәмә финанс җәлеп итү дә кирәкми иде.

Тагын бер нәрсә тискәре йогынты ясады: узган ел Испания Netflix-ны контроль итү өчен канун кабул итте, анда "Европадагы испан теле" өчен минимумнар билгеләде. Netflix-та испан телендә контент күп, ләкин ул күбесендә Өмексикан испан телендә", Испаниядә кулланылган испан телендә түгел. Шуңа бәйле Netflix та испан теленә зур игътибар бирде, Мадрид исә каталан теле өчен аерым преференцияләр сорап тормады, әлбәттә.

— Каталония хакимияте хәзер нинди карашта? 2017 елда хакимият алышынды дидегез. Хәзер җирле хакимият нинди? Ул Каталония бәйсезлеге яклымы, әллә Мадрид кушканын гына үтиме?

— 2017 ел азагында бездә сайлау узды, парламентка Каталония бәйсезлеге тарафдарлары да, Испаниядә калу яклы сәясәтчеләр дә узды. Бәйсезлек яклы сәясәтчеләр якынча 47 процент җыйса, Испания бөтенлеге өчен чыгучылар якынча 43 процент тәшкил итә.

Җирле хакимиятне Мадрид яклы дип атап булмый, ләкин ул Испания хакимиятенең ачуын чыгармаска тырыша

Ләкин эш шунда ки, 2017 елгы референдум үткәргән хакимият вәкилләренең бер өлеше хәзер төрмәдә утыра. Шуңа күрә хәзерге җитәкчелек курка һәм бик салмак кына эш итәргә тырыша. Аларны Мадрид яклы дип атап булмый, ләкин ул Испания хакимиятенең ачуын чыгармаска тырыша. Мадридтан күзәтү исә бик көчле. Шуңа җирле хакимият Каталония киләчәге өчен әлләни тырышмый, нидер эшләргә курка.

— Тел, демография ягыннан хәзерге Каталониядәге вазгыятьне ничек бәяләр идегез? Яшьләр каталанча яхшы сөйләшәме, җәмгыятьтә каталан һәм испан телләренә мөнәсәбәт нинди?

— Кызганыч, соңгы елларда тел ягыннан вазгыять каталан теле файдасына түгел. Яшьләрнең, яшүсмерләрнең зур өлеше аеруча зур шәһәрләрдә көндәлек аралашуда испан теленә өстенлек бирә. Каталан теле, мәдәнияте яшьләр күзлегеннән бик үк кызык түгел була башлады. Бу борчу уята, каталан теленең элекке казанышларын да кире бора кебек.

Каталан телен белеп тә, каталанча сөйләшергә теләмәгән кешеләр күбәя бара

Каталан телендә аз кеше сөйләшү проблемы бездә юк, алар күп. Эш шунда: каталан телен белеп тә, каталанча сөйләшергә теләмәгән кешеләр күбәя бара. Бу испан теленең көчлерәк булуына, күңел ачу контентының күбесенчә испанча булуына бәйле дип уйлыйм. Каталония акрынлап күп теллелектән бер теллелеккә күчә.

Менә бу мәсьәләдә Каталониянең хәзерге хакимиятен тәнкыйтьләүчеләр күп. Ләкин, миңа калса, алар хәзер күп нәрсә эшли алмый, Мадрид аларга нәрсәдер эшләү инструментларын бирми дә.

"Бу каталанча белми, ул каталанга охшаш түгел" дип әйтү – расизм

Җәмгыятьтә ялгыш фикер яшәп килә, янәсе урамда яки кибеттә каталанча эндәшү – расизм. Чынбарлыкта исә кешенең кыяфәтенә карап кына, "бу каталанча белми, ул каталанга охшамаган" дип әйтү расизм дип әйтер идем. Кешенең тышкы күренешенә карап, аның турында нәтиҗә ясарга ярамый, иң беренче чиратта, каталанча эндәшеп карарга кирәк.

Бу кагыйдәне барлык азчылык халыклар кулланырга тиеш дип уйлыйм. Җәмәгать урыннарында үзегез, мәсәлән, татарча сөйләшә башламасагыз, эндәшмәсәгез, ул тел иҗтимагый киңлектә кулланылмаячак дигән сүз. Аны өйрәнергә теләгән кешеләр дә шул телне ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм калачак.

— Татарстанда татар телен өйрәнергә теләмәүчеләрнең гадәттә куллана торган аргументлары бар. "Татар телендә аз кеше сөйләшә, Татарстаннан читтә ул кирәкми, шуңа урысча, инглизчә, кытайча өйрәнсәң, файдалырак" диләр. Каталаннарда да андый проблем бармы? Бу аргументка ничек җавап бирер идегез?

— Әйе, бу азчылык халыклар телләре өчен уртак проблем, бу аргументны бөтен диярлек очракта кулланырга яраталар. Безнең очракта испан теленең дөньяда бик популяр булуы да хәлне катлауландыра, чөнки "испанча 500 млн кеше сөйләшә, ул кирәгрәк" дип еш ишетеп була.

Испанча 500 млн кеше сөйләшүдән сиңа ни файда?

Мин бу очракта еш шулай җавап бирәм: син ул 500 млн кешенең һәрберсе белән сөйләшергә җыенасыңмы? Әлбәттә, моңа вакытың җитмәячәк, димәк, испанча 500 млн кеше сөйләшүдән сиңа ни файда?

Төп мәсьәлә шунда: кайда яшәргә җыенасың, якын киләчәгеңне кайда күрәсең. Күбесенчә, бу – син туган һәм яшәгән төбәк. Бу очракта сиңа барыбер җирле телне, милли телеңне белү файдага булыр. Әйтик, кытайча 1,5 миллиард кеше сөйләшә диләр, ләкин син Татарстанда яшисең икән, синең тирәдә барыбер күбесенчә татарлар һәм урыслар булыр, димәк бу телләрне өйрәнү файдалырак булыр, кытай телен Татарстанда белү бик үк кирәкми дип уйлыйм.

Ягъни бу очракта җавап кешенең кайда яшәргә җыенуы, аның тирәсендә кемнәр булуыннан тора. Ул чыннан да Кытайга күченергә теләсә, ярый, мондый кешеләрне фикереннән кире кайтару кыендыр. Ләкин күпчелек очракта кешеләр азмы-күпме барыбер туган төбәгендә яшәячәк.

— Русия соңгы елларда демократиядән читләшә, һәм без биредә милли телләрнең авыр хәле һәм көчле ассимиляция күренешләрен күзәтәбез. Демократик Европада исә Уэлс, Каталония, Ирландия халыкларыныкы кебек чәчәк аткан милли телләр мисаллары бар. Демократия белән милли телләр үсеше арасында туры бәйләнеш бармы? Ил демократик булган очракта, анда азчылык телләргә мөмкинлекләр ачыламы? Асылда, Испания хакимиятенең Каталониягә басымын тасвирлаганда да, бу демократиягә каршы бер адым буларак кабул ителә дигән нәтиҗә ясарга мөмкинме?

Азчылык телләргә демократик дәүләтләрдә үсеш алу җиңелрәк, ләкин ул гына җитми

— Кызыклы һәм катлаулы сорау. Болай дияр идем: әйе, милли, азчылык телләргә демократик дәүләтләрдә үсеш алу җиңелрәк. Демократик принциплардан тайпылу очрагында милли телләргә басым да күзәтелергә мөмкин.

Шул ук вакытта, милли телләр үсеше өчен демократия гына җитми, әлбәттә, чөнки демократия – күбесенчә күпчелек халык идарәсе. Ягъни күпчелекне тәшкил иткән халыкның мәнәфәгате азчылык халыкның мәнфәгатьләреннән югарырак булырга мөмкин. Моның белән сак булырга кирәк.

Милли телләр торгызылуына багышланган онлайн-чара
Милли телләр торгызылуына багышланган онлайн-чара

Конкрет мисалларга күз салсак, капма-каршы очраклар күренә. Әйтик, демократик ил буларак, Британиядә уэлс, ирланд, шотланд телләренең үсеше өчен мөмкинлекләр бар, ләкин шулай ук демократик булып саналган Франциядә азчылык телләргә мөнәсәбәт коточкыч.

Шуңа күрә милли телләргә демократик илләрдә үсеш алу җиңелрәк, ләкин ул гына җитми, башка факторлар да мөһим булып чыга.

— Өч ел элек безнең белән әңгәмәдә милли тел үсеше өчен иң әһәмиятле факторлар буларак милли телдә аралашу, социализация һәм мәгарифне атаган идегез. Бу мәсьәләдә карашыгыз үзгәрдеме? Милли тел үсеше өчен нинди адымнар мөһим?

— Элеккечә, беренче урынга мин телне даими куллану, аеруча гаиләдә милли телдә аралашуны куяр идем. Тел аралашуда, практикада яши, кешенең һәрвакыт ул телне ишетү һәм аны кайдадыр куллану мөмкинлеге булырга тиеш. Моның өчен дәүләт тә, тел активистлары да шартлар тудырырга тиеш: дәүләт оешмаларында милли телдә аралаша алу мөмкинлегеннән башлап, ниндидер сөйләшү клубларына кадәр.

Мәгариф тә зур үсеш юнәлеше. Милли телнең стандартка килүен, төрле өлкәләрдә кулланылуын һәм төрле дәрәҗәдә сөйләшүчеләргә яраклаштырырга телисез икән, әлбәттә, сезнең милли телдә эшләүче мәктәп системы булырга тиеш. Мәктәп булмаган очракта, аны алыштырган башка институцияләр турында уйланырга кирәк: каядыр барып, телне анда кулланырга, сөйләшергә мөмкинлек булырга тиеш.

Тел үсеше өчен ул телдә күңел ачу контенты күп булырга тиеш

Күңел ачу да мөһим, тел үсеше өчен ул телдә күңел ачу контенты күп булырга тиеш. Моны мин каталан теле мисалында инде аңлаттым, бу безнең хәзерге проблем. Netflix, Disney+ кебек зур платформалар, төрле яшьтәге кешеләргә кызык булган фильмнар, мультфильмнар, сериаллар, компьютер һәм смартфон уеннары, уен җиһазлары һәм башкалар... Берәр телдә сөйләшү – бер нәрсә, уен яки мультфильм аша игътибар җәлеп итү бөтенләй башка.

Әңгәмәне мин шул фикер белән тәмамларга теләр идем: без еш кына миноритар тел вәкилләре шуны һәм шуны эшләргә тиеш, без телне сакларга бурычлы дип әйтәбез. Икенче яктан, күпчелекне тәшкил иткән халык җаваплылыгы турында күп әйтелми, аеруча Европада. Милли телләрне саклау һәм үстерү – бу күпчелекне тәшкил иткән халык вазифасы. Бу да мөһим. Бу хакта сөйләргә һәм моңа басым ясарга кирәк дип саныйм. Милли телләрнең хәзерге халәте – күпчелекне тәшкил иткән халыкның җаваплылыгы.

* * *

Гильем Бельмар Виернес 1991 елда Каталониянең Җирона шәһәрендә туган. Барселона университетында һәм Нидерландның Гронинген университетында белем алган. Каталан, инглиз һәм кытай теле укытучысы. Гронинген университетында Европа азчылыклары тарихы һәм хәзерге Европада азчылык халыклар мәсьәләсе фәннәрен укыткан. Баск, каталан, окситан һәм көнбатыш фриз телләренең торгызылу мәсьәләләрен өйрәнә.

2019 елның көзеннән башлап Санта-Барбарада Калифорния университетында тел белеме юнәлешендә диссертация яза. Фәнни тикшеренүе миноритар телләре һәм кайчандыр юкка чыгу куркынычы янаган телләрнең торгызылуына багышлана. Үз эшендә каталан, баск, көнбатыш фриз телләре үрнәкләрен тирәнтен өйрәнә.

Каталан теле

Катала́н теле –​ һинд-европа телләре​нең көнбатыш роман төркеменә караган тел, каталан халкының милли теле. Дөнья буйлап каталан телендә 11 миллионга якын кеше сөйләшә. Испаниянең Каталония, Валенсия, Балеар утраулары һ.б. төбәкләрендә, Франция, Андорра, Италиядә кулланыла. Каталан теле Каталония, Валенсия, Балеар утраулары, Андорада рәсми статуска ия.

Каталан теленең кулланылышы XV гасырда кысыла башлый, җитәкчелек күбрәк кастил (испан) телен куллана, тел мәгарифтән чыгарыла. XIX гасыр башына каталан теле күпчелек кулланылыш даирәләрдән кулланудан туктый. Франко диктатурасы вакытында (1939-1975) Испаниядә каталан телен иҗтимагый урыннарда куллану тыелган булган.

Бүгенге көндә каталан телен куллану берничә оешма тарафыннан (Каталан тикшерүләре институты, Валенсия академиясе) идарә ителә. 1985 елда Termcat исемле терминология үзәге булдырыла, ул каталан телендә күп санлы сүзлекләр чыгару, терминологияне үстерү белән шөгыльләнә. Телне үстерү һәм аның кулланышылыш киңәйтү белән шөгыльләнгән күпсанлы дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшләп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG