12 июльдә Татарстанның керәшен авылларында Питрау бәйрәме узды. Бу көнне православлар Изге Петр һәм Павел көнен, керәшенчә әйткәндә, Питрауны билгеләп үтте. Изге Петр — Гайсә пәйгамбәр укучыларының берсе һәм бу апостол христиан чиркәвенә нигез салган, беренче Рим дин әһеле булган.
Кукмара районының Түбән Чура авылында, коронавирус пандемиясе аркасында ике ел Питрау үткәрелмәгән иде. Иганәчеләр ярдәме белән, быел үткәрергә булганнар. Анда меңләгән кеше җыелды. 16 июльдә исә Мамадышның Җөри авылында республикакүләм Питрау булачак.
Кукмараның Петропавел приходы побы Сергей Елисеев ачылышта урысча чыгыш ясады. Тихвин чиркәве побы Алексей Колчерин, Азатлыкка, керәшеннәр арасында поп булырга теләүчеләр бик аз булуы, телне белүче юклыгы турында сөйләгән иде. Аларны руханилар семинариясенә, баллары җитмәсә дә, алырга әзерләр, әмма укырга килүче керәшеннәр юк. Нәтиҗәдә, Питрауда күренгәнчә, бүген керәшеннәрнең бәйрәмендә дә татарча сөйләрлек поп юк.
Бәйрәмгә кунак булып килгәннәр арасында Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Римма Ратникова да бар иде. Мәктәпләрдә туган телләрне мәҗбүри укытуга каршы тавыш биргән Илдар Гыйлметдинов бәйрәм чыгышында Русиянең телләрне һәм халыкларны саклавы белән көчле булуы турында сөйләде.
— Халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре бик кадерле. Безнең илебез шуның белән көчле: без бөтен телләрне, халыкларны, гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз. Илебездә 193 халык яши, без 277 телдә һәм диалектта сөйләшәбез. Барыбыз бергә шушы зур байлыкны сакларга тырышабыз. Үзегезнең гореф-гадәтләрегезгә хөрмәт белән карагыз, телне саклагыз, бигрәк тә яшь буынга аны җиткерүдә бергәләп, матур итеп, кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. Кызганыч, балаларыбыз гореф-гадәтләргә, телебезгә безнең кебек үк тирән итеп өйрәнеп җитмәделәр, шуңа күрә мин үзем белән безнең балаларга, укучыларга ярдәм итәр өчен, җыр китаплары, уку әсбаплары һәм уеннар алып килдем, аны да тапшырып калдырачакмын, — дип сөйләде Гыйлметдинов.
Район башлыгы Сергей Димитриев мондый бәйрәмнәрнең бюджет хисабына узмавын, уза да алмавын, бары иганәчеләр ярдәмендә генә саклана алуын искәртте. Бу Питрау да "Вахит", "Восток" хуҗалыклары, Металл савыт-саба заводының һәм башка иганәчеләрнең саллы ярдәме нәтиҗәсендә генә узган. Түбән Чура кешеләре әйтүенчә, Питрауга Илсөя Бәдретдинованы төркеме белән чакыру гына да 400 мең сумга төшкән. Ачылышта чыгыш ясаган балалар үзләренә 1000 сум бирүләре турында сөйләп утырды.
Ачылышта керәшен халык җырлары җырланды, чабата биюен башкардылар. Питрау белән бәйле төрле ырымнар, әйтемнәр сөйләнде. Мәсәлән, Питраудан соң күке кычкырудан туктый икән. "Шуңа буш сүз сөйләп йөрүче кешеләрне "Питрау күкесе" дип атыйлар", диде алып баручы. Илдар Гыйлметдинов чыгышыннан соң, бу әйтем бигрәк тә мәгънәле төсмер алды.
Печән вакыты, аның төгәлләнүе, Питрауның шуннан соң узуы турында да сөйләнде. Чалгы, тырмалар күтәреп чыгып, ирләр печән вакытын сәхнәләштереп тә күрсәтте.
Эш беткәч ашарга ярый, дигән сыман, мичтә пешкән коймак чыкты. Тамашачыларны шул коймак белән сыйладылар.
Бәйрәмнең төп күрке тәкыя булды. Тамашачылар арасында да тәкыялы кешеләр күп иде. Питрау ырымнарының берсе: бу көннән соң, чәчәкнең шифасы тамырга кача.
Бәйрәм барышында ук тәкыя үреп утыручы кызлар да очрады.
Бу Питрауның үзенчәлеге: быел биредә беренче тапкыр "Керәшен чибәре"н сайладылар. Ул республикакүләм Питраудагы "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашып, Кукмара районы данын яклаячак. Бу бәйгедә биш кенә катнашучы булды.
"Сез нишләп шулай аз?" дигән сорауга, катнашучыларның берсе Оксана Сәфәрова районда керәшен авылларының аз булуын, биредәге катнашучыларның зур авыллардан гына булуын әйтте. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 29 962 керәшен яши дип исәпләнә. Кукмара районында керәшен авыллары – тугыз гына, ул авылларның халкының гомуми саны меңнән артык.
"Керәшен чибәре"н сайлаганда биремнәр арасында тәкыя үрү дә бар иде. Кызлар тәкыяның 12 төрле чәчәктән үрелергә тиешлеге, ул чәчәкләрнең мәгънәсе, дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләде.
Питрауның калган уеннары Сабантуйныкы кебек үк үтте. Шул ук көрәш, тауга каршы йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, чүлмәк вату һәм башка шуның кебек уеннар каралган иде.
Су өстенә куелган авыш баганага менүдә малайлар да, өлкән ирләр дә катнашты.
Бер үзенчәлек: суга егылып төшүчеләр төпкә яшерелгән аракы белән шәрабны эзләп мәш килде. Хәер, бу өлеше хәзер Сабантуйларда да шулайрак уза.
Башка өлеше дә Сабантуйдагы кебек булды. Балалар өчен махсус мәйданчыклар оештырылган.
Сикерү өчен батутлар быел аеруча күп куелган, шушы авыл Питравында гына да 17 батут санадык.
Күңел ачу төрләреннән, тагын атларга яки тарантаска утырып йөрергә мөмкин иде: 2-3 минутлык әйләнә ясау өчен 150 сум түләргә кирәк. Ишәкләр кыйммәтрәк, шул ук юлны алар 200 сумга йөри. Йөрергә теләүчеләр генә бик күренмәде.
Кичке унда Питрауның төп өлеше салют белән тәмамланды. Соңрак учак өстеннән сикерүләр оештырылды. Ырымнарга күрә, Питрау көнне учак аша сикерсәң, ут белән чистарасың: өстеңдәге бозымнар, күз тиюләр, төрле чирләр шунда янып бетә.