Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Русия Украинадагы сугышка җибәрү өчен Үзәк Азия илләре ватандашларын җыя


Русиянең Киевтагы илчелеге янында каршылык чарасы
Русиянең Киевтагы илчелеге янында каршылык чарасы

Кыргызстан һәм Үзбәкстанда яшәүчеләрне Русия төбәкләрендәге шәхси сак оешмаларына эшкә җыялар дип белдерелсә дә, аларны Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алалар, диелә тикшеренүдә.

Кыргызстан һәм Үзәк Азиянең башка илләре ватандашларын Русия ягында сугышу өчен Украинадагы сугышка җыялар. Бу хактагы тикшерүне журналист Али Токтакунов җитәкчелегендә үзенең YouTube-каналында "МедиаХаб" иҗтимагый фонды редакциясе чыгарды, дип хәбәр итә Азатлыкның кыргыз хезмәте.

Үзәк Азия илләрендә, аерым алганда Кыргызстан һәм Үзбәкстанда яшәүчеләрне Русия төбәкләрендәге шәхси сак оешмаларына эшкә җыялар дип белдерелә. Мондый игъланнар социаль челтәрләрдә чыккан диелә. Чынлыкта исә, тикшеренү авторлары сүзләренчә, алар Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алына.

Игъланнарда эш эзләүчеләргә "Русиянең ерактагы төбәкләрендәге сәнәгать объектларын сакларга" кирәк булачагы әйтелгән.

Журналистлар эш бирүчеләр белән элемтәгә чыккач, аларга башка төрле эш тәкъдим иткәннәр: Украинада "махсус операция барган зонада бурычларны үтәгән өчен" 240 мең сум түләнә дигәннәр.

Шул ук вакытта эшкә алучы оешманы Русия саклану министрлыгы мәнфәгатьләрендә эш итә, ә "имгәнгән очракта бернинди компенсация каралмый" дигәннәр.

Эш эзләүчеләргә Краснодар краендагы Молькино утарына килергә тәкъдим ителгән. Элегрәк журналистлар тикшерүләрендә биредә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте базасы урнашуын ачыклаган иде.

Эш игъланы һәм хезмәт шартлары җибәрелә торган телефон номерының да "Вагнер"га катнашы бар ди журналистлар.

Кыргызстан ватандашларының башка илләрдәге хәрби низагларда катнашуы Кыргызстанда җинаять санала.

Элегрәк ВВС "Вагнер"ның Украинага каршы сугышы өчен яллы гаскәриләр җыя дип хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта "Вагнер" һәм аның сугышчылары турында Кремль хакимиятен яклаучы мәгълүмат чаралары һәм Telegram-каналлар гел язып торса да, Русия хакимиятләре бу оешманың булуын рәсми танымый.

Азатлыкның кыргыз хезмәте Кыргызстанның кимендә ике ватандашы Украинадагы сугышта һәлак булуын яза. Руслан Полотов һәм Аманбек Курбанбаев Русия гаскәрләре ягында сугышкан, аларның анда ни рәвешле килеп эләгүе билгеле түгел.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG