Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Русия хәрбиләренә һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчыларына каршы җинаять эшләре ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда русияләрне Мотыжин авылы старостасы Ольга Сухенко һәм аның гаиләсен канунсыз тоткарлау, җәфалау һәм үтерүдә, берничә авыл кешесен үтерүдә, һуманитар ярдәм китерүче ике волонтерга һөҗүм итү һәм үтерүдә гаеплиләр.

Украинада Русиянең биш хәрбиенә һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең өч яллы сугышчысына каршы җинаять эшләре ачылган, аларны сивил затларны җәфалауда һәм үтерүдә гаеплиләр.

24 февральдә Русия Украинага сугыш башлагач Русия гаскәре Киев өлкәсендәге кайбер торак пунктларны контрольгә алган иде, Украина Баш прокуратурасының 24 майда тараткан хәбәренә күрә, сүз шул чорда Киев өлкәсендә булган вакыйгалар турында бара.

Җинаять эшләрен Киев өлкәсе прокуратурасы һәм Киев-Святошински бүлгесе прокуратурасы ачкан. Аерым алганда русияләрне Мотыжин авылы старостасы Ольга Сухенко һәм аның гаиләсен канунсыз тоткарлау, җәфалау һәм үтерүдә, берничә авыл кешесен үтерүдә, һуманитар ярдәм китерүче ике волонтерга һөҗүм итү һәм үтерүдә гаеплиләр.

Украина иминлек хезмәте шикләнелүчеләрнең исемнәрен чыгарды.

Тулаем алганда 14 очрак турында әйтелә, аларда өч кеше исән калган, дип яза "Немецкая волна".

Тикшерү ышандыруынча, Ольга Сухенконы, аның ире Игорьне һәм улы Александрны Русия гаскәрләренең вакытлыча оештырылган базасына мартта алып киткәннәр. Анда аларны җәфалаганнар, старостаның күз алдында башына атып улын үтергәннәр.

"Күпсанлы атыш яраларыннан бөтен гаилә үлгән", диелә прокуратура хәбәрендә. Аларның мәетләре Русия гаскәрләре киткәннән соң табылган. Җәсәдләренең фотолары Украинада кылынган сугыш җинаятьләренең иң билгеле дәлилләреннән берсе булды, дип искәртә "Медуза".

Украина хакимиятләре сугыш барышында Русия гаскәрләренең якынча 10 меңләп сугыш җинаяте кылуын әйтә. Мәскәү исә барлык гаепләүләрне берничә мәртәбә катгый рәвештә кире какты, Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми диде.

Мәскәү "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлегенә катнашы булуын да кире кага, ә бу хәрби оешманы Русия президентына якын булган эшкуар Евгений Пригожин белән бәйлиләр.

Май башында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Вагнер" хезмәткәрләре Украинада катнашмый, ә алар турында сөйләү Киевка "Көнбатышның яллы сугышчыларыннан игътибарны читкә юнәлтү өчен кирәк" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG